16+

«Каңгырап йөрергә вакыт булмады минем»

Бу көннәрдә «Архидети» проекты турында сүз кайчанга караганда да ешрак кабатлана икән, моны яхшыга юрарга кирәк. Бу - беләләр, киләләр дигән сүз, чөнки нәкъ менә шушы арада проект яңа балалар кабул итә. Шарты: бала (12 яшьтән 15 яшькәчә) актив, иҗатка тартылучан (рәсем, модельләр ясауга, уйлап табуга, креатив видеолар төшерүгә хирыс...

«Каңгырап йөрергә вакыт булмады минем»

Бу көннәрдә «Архидети» проекты турында сүз кайчанга караганда да ешрак кабатлана икән, моны яхшыга юрарга кирәк. Бу - беләләр, киләләр дигән сүз, чөнки нәкъ менә шушы арада проект яңа балалар кабул итә. Шарты: бала (12 яшьтән 15 яшькәчә) актив, иҗатка тартылучан (рәсем, модельләр ясауга, уйлап табуга, креатив видеолар төшерүгә хирыс...

Проект кысаларында, балалар рәсем, композиция, живопись, каллиграфия, стрит-арт, сәнгать тарихы, архитектура тарихы һ.б.ны өйрәнеп кенә калмый, төрле фестивальлар, сәнгать әһелләре белән очрашулар да көтә аларны. Әгәр дә инде бала «Архидети» проектын бик яхшы тәмамлый һәм моны чыннан да үзенеке дип саный икән, тагын бер зур стимул бар! Ул да булса, укуын КГАСУ - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты каршындагы ДАШКАда, ягъни балалар архитектура мәктәбендә түләүсез дәвам итә ала. Сүзне «Архидети» проекты һәм ДАШКА турында очраклы гына башламадым, чөнки бүгенге кунагыбыз шуларның эчендә кайнаучыларның берсе - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 5 нче курс студенты (архитектура факультеты) Илья ФӘТТАХОВ. Архи балалар тирәсендә чыннан да архи сәләтле кешеләр. Ильяның мавыгулары хәзерге заман сәнгате - арт-объектлар, макетлар... Хәер, бу хакта сөйләүне аның үзенә калдырыйк.
- Илья, сез күптән түгел балалар белән Киевтә «Гоголь fest»та катнаштыгыз. Анда катнашучылар алдында нинди бурыч тора иде? Башкалар белән чагыштырганда, Казан балалары кай ягы белән аерыла?
- «Гоголь fest» - чит илдә без катнашкан беренче фестиваль. Моңа кадәр үзебездә Черек Күлдә узган арт-Паркта чыгыш ясаган булды. Безнең балалар һич арттырусыз аерылып торды: фикер йөртүләрендә сизгерлек, үткенлек бар, алар мөстәкыйль. Без аларны шуңа өйрәтәбез дә. Алар башкалардан өлгергәнрәк. Без ясаган макет «Киләчәк шәһәре» дип аталды. Ул шундый каркаслы куб, аның эчендә кварталлардан торган каркаслы төзелеш үсеп чыга, ягъни макет аскы яссылыкта да, һавада да. Безнекеләр, әлеге макетның идеясен белгән хәлдә, Киев балаларына куб эченә - һавага эленәчәк элементларны ясарга өйрәтте. Балалар өчен бик мавыктыргыч интерактив мәйдан хасил булды.
- Балалар белән эшләү шәхсән үзеңне кай ягы белән җәлеп итә? Син үзең ДАШКАга ничек килеп эләктең?
- Гомумән алганда, балалар белән эшләү миңа ошый. Монда син башкаларга үрнәк булырга тиеш. Балаларның төрлесе бар. Арада, әлбәттә, бик яхшылары да табыла, ә андыйлар белән аеруча кызык һәм шулар белсен өчен тырышасың да. ДАШКАга килгәнче үк, балалар белән эшләүдә тәҗрибәм бар иде, чөнки «Архидети» проектында укыта идем. Ә мәктәпкә завуч Д.Галиәкбәрова чакырып алды. Ул да минем кебек университет хорында җырлый.
- Сине музыка мәктәбенең баян классын тәмамлаган дип беләм. Күптәннән җырлыйсыңмы? Булачак архитекторга музыка нәрсәгә кирәк булды?
- Кечкенәдән җырлыйм. Казанның А.Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгенә татар театр студиясенә йөрдем, бергәләп чыгышлар ясый идек. Бервакыт 6-7 яшьләрдә үзем яздырган аудиокассеталарым килеп чыкты. Шул вакытларда телевидениедә барган сериаллардагы саундтрекларны испан һәм инглиз телләрендә җырлаганмын. Бу мине кузгатып җибәргәндәй булды, ниндидер этәргеч бирде. Миңа ул вакытта 15 яшьләр булгандыр. Шуннан бирле гитарада уйнап җырлый башладым. Гомумән, урамда каңгырап йөрергә вакыт булмады минем. 6 нчы сыйныфта укыганда бер үк вакытта кул көрәшенә дә, фигуралы шууга да, музыка мәктәбенә дә йөрдем. Кайсы ныклык, кайсы җитезлек бирде, ә баян классы фикерләргә өйрәтте. Миңа калса, архитекторлар арасында сәнгатькә тартылучылар шактый. Бөтен әти-әниләргә дә, балагыз кечкенәдән күңеленә ятышлы шөгыль тапсын, дип киңәш итәр идем.
- Киләчәккә планнарың?
- Минем планнар архитектура белән бәйле. Экологик векторны алып барасым килә. Җырлар язуны да дәвам итәчәкмен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading