Сугышта әнинең бертуган абыйсы Каим абый Ситдыйков та һәлак булды.
Бу җиңү бары тик халкыбызның батырлыгы аркасында яуланган. Шул ук вакытта зур югалтулар йөрәкне әрнетә. Сталинның ялгышлыклары булмаса, ул югалтулар, бәлки, күп тапкыр азрак булган булыр иде. Күңелдә мең төрле сорау. Мин сәясәтче түгел, әмма бу сорауларны бирергә һәммәбез хаклы, безнең бу сугышта туганнарыбыз, газизләребез һәлак булган.
Гитлер бик әзерләнгән, алар ул вакытка бөтен Европаны диярлек җиңеллек белән басып ала. Францияне - 36, Польшаны 28 көн эчендә, шулай ук берничә көндә Сербияне, Бельгияне... Һәм бу уңышлар белән канатланган Гитлер безне дә ике-өч айда җиңәргә, 25 августта Мәскәүнең Кызыл мәйданында парад оештырырга ниятли.
Безнең Көнбатыш чикләребез дошманның һөҗүменә бөтенләй әзер булмый. Нигә? Чөнки Сталин сугышның шулай тиз башлануына ышанмый. Янәсе, без Германия белән дус, янәсе, килешү бар.
Гитлер баштанаяк коралланган гаскәрләре безнең чикләргә таба килә. Безгә каршы сугыш башлыйсыларын фашист солдатлары кичен беләләр. Аларга «Мировой большевизмга каршы иртәгә сугыш башлыйбыз», - дип, безнең җиргә кергәч, юл билгеләрен укырга рус алфавитлары таратып чыгалар. Хәтта бер немец лейтенанты кич соң гына хатынына язган хатында, мин бу алфавитны өйрәнергә дә өлгермәдем, «руки вверх» дигән сүзләрне генә ятладым, дигән. Шул ук лейтенант хатында: «Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан безнең бер ветеран, бу рус җиренә баруыгыз - ахмаклык, сез шул Русия киңлекләрендә үзегезнең әҗәлегезне табарсыз, дигән иде. Әгәр дә мин чыннан да анда ятып калсам, дип сиңа язам», - ди хатынына. Бу юлларны язган лейтенант, иртәгәсен, сугышның беренче көнендә үк, Брест крепосте алдында җан бирә.
Фашист кораллы көчләреннән болай да күпкә калышкан безнең солдатлар берни абайламый, бернинди шиксез, ямьле җәй төнендә, ял көненә каршы тугарылып ял итәләр, йоклыйлар. Ил чигеннән 60 чакрым гына Белосток шәһәре бар. Әнинең бертуган абыйсы Каим абый да шунда. Ул хезмәткә 1940 елның көзендә алына. Брест - Белостоктан 120 чакрым.
Ә фашистлар йокламый, иртә таңда, 3 сәгать 15 минутта биреләчәк боерыкны көтәләр. Ниһаять, кешелеккә каршы иң зур җинаять боерыгы бирелә. Матур таңны ярып, снарядлар шартлый, күкне ярып, фашист самолетлары күтәрелә, туплар коела. Күк җир белән тоташа.
Көнбатыш чикләрендәге аэродромнарда безнең 888 самолет (сугыш алдыннан безнең барлыгы 1540 самолет була) брезент каплаган килеш «ял итә», шактые ватык хәлдә. Ә шулай да 223е күккә күтәрелеп, батырларча, дошманга каршы тора. Калган 665е сугышның беренче көнендә үк, березент капланган килеш, бомба астында калып юкка чыга.
Кызганычка, солдатларның күбесе, йоклаган килеш, казармаларда ук корбан була.
Каим абый Ситдыйков дүртенче мотоциклчылар полкында хезмәт итә. Аның адресы - Белосток өлкәсе, Супрасль почтасы. Алар Белостоктан 16 чакрым булган Супрасль шәһәрендә урнашкан булгандыр, мөгаен.
Сугышның беренче көнендә бигрәк тә Белосток һәм Брест юнәлешендә фашистларның иң яхшы көчләре туплана. Бу ут казаныннан котылып, сугышның ахырына кадәр көрәшеп, исән кайтканнар да бар. Шуларның берсе - безнең Тәтешле районының Нижбалтач авылыннан (Башкортстан) удмурт егете. Кызганычка, исемен белмим.
Ул Каим абый белән бергә хезмәт иткән, бер казармада яшәгәннәр. Ул исән-имин кайткач, Каим абыйның ничек һәләк булганын дәү әтигә, ягъни Ситдыйк бабайга килеп сөйли. Шулай булса да ул бүгенге көнгә кадәр «хәбәрсез югалганнар» исәбендә.
- Без ул төнне йокламый яттык. Каим, гадәттәгечә, мәзәкләр сөйләп, безне көлдереп чыкты. Таңга таба, кинәт гөрселдәгән авыр тавыш килә башлады. Без барыбыз да сикереп торып тәрәзәгә ташландык. Урамнан эшелоны белән немец танклары уза. Без барыбыз да ак йокы киемнәре белән урамга чыгып йөгердек. Корал юк, йөгерә торгач, безнең арттан үзебезнең бортлы машина куып җитте. Безнең янда туктамады, акрынайды, шул китеп барган машинага без төялә башладык. Каим безнең барыбызга да машинага менәргә ярдәм итте» - дигән ул. Соңыннан үзе сикереп менәм генә дигәндә, аңа аталар һәм ул яраланып юл читендәге канау шикелле җиргә тәгәрәп төшкән. Арттан килгән фашист танкы шул турга җиткәч, ул яткан җиргә борылып аның өстенә менеп, таптап чыккан ди.
Шулай итеп, Каим абый сугышның миллионлаган корбаннарының берсе. Ул үзе турында гына уйлый торган кеше булмаган, күрәсең. Бездә Каим абыйның армиядән язган өчпочмаклы хаты саклана. Фотосы да бар. Ул хатында бары тик кайту, авылны сагынуы турында сөйләгән. Авылда чакта егетләр арсында чабата үрү буенча ярышлар, төрле җырлы-биюле уеннар уздыра торган булган ул. Оештырган ярышларында гел үзе беренче урынны ала торган булган.
Ситдыйк бабам исә сугыш вакытында ач, ятим балаларны, чиратлап үзенә алып кайтып ачтан үлмәсеннәр дип ашата торган булган. Мәскәү ягыннан эвакуацияләнеп килгән бер рус хатынын да (ул хатын бик начар хәлдә булган) шул рәвешле коткарып калган. Башкалар, күрәсең, авылда русча да белмәгәндер, шуңа да дәү әти үзенә алгандыр аны. Ә ул беренче бөтендөнъя сугышында да катнашкан кеше буларак, русча яхшы белгән. Каим абыйга да кешегә яхшылык эшләү дәү әтидән күчкән булган күрәсең...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар