16+

Карга «кар» дип нәрсә әйтергә тели?

«Урамда бар җир ап-ак. Беренче кар бөртекләре акрын гына җиргә төшә. Карина да, беренче карга сөенеп, урамга чыккан. Кинәт бер карга: «Кар!» - дип кычкырып җибәрде. Ул да беренче карга сөенә: «кар - снег», ди. Менә, балалар, кар ул снег була». Гөлчәчәк Кәримова рус телле балаларга татар телендәге сүз­ләрне әнә...

Карга «кар» дип нәрсә әйтергә тели?

«Урамда бар җир ап-ак. Беренче кар бөртекләре акрын гына җиргә төшә. Карина да, беренче карга сөенеп, урамга чыккан. Кинәт бер карга: «Кар!» - дип кычкырып җибәрде. Ул да беренче карга сөенә: «кар - снег», ди. Менә, балалар, кар ул снег була». Гөлчәчәк Кәримова рус телле балаларга татар телендәге сүз­ләрне әнә...

ТРның 2010-2015 елларга мәгарифне үстерү стратегиясе - «Киләчәк» программасы кысаларында, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ике дәүләт теленә өйрәтү буенча методик укыту кулланмалары эшләп чыгару өчен, Татарстан буенча белгечләр­не иҗади төркемнәргә җыялар. Алар арасында 1нче категорияле татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Гөлчәчәк Кәримова да була. Шул рә­вешле, күмәк көч белән, рус балалары өчен татар телен өйрәтүнең яңа әсбаплары бастырыла, махсус эш дәф­тәрләре булдырыла. Интерактив такталар ярдәмендә балалар белән уен формасында кызыклы дәресләр алып барыла башлый. Татар әсәрләре русчага тәрҗемә ителгән хрестоматия дә төзелә. Анда балалар Г.Тукай, А.Алиш, Дәрдемәнд һәм бүгенге чор әдипләре белән дә таныша алалар. «6-7 яшьлек рус телле бала, бакчадан мәктәпкә киткәндә, норма буенча 167 сүз белергә тиеш. Төп максат - аларны татар телендә аралашырга өйрәтү. Кар ул - снег, ипи - хлеб, дип кенә өйрәтсәк, сабый, әлбәттә, аны икенче көнгә үк онытачак. Җитмәсә, рус телле гаиләдән булса, өйдә дә татарча сүзләрне кабатлап торучы булмаячак. Шуңа да төрле вакыйгалар, хикәяләр аша балаларга яңа сүзләрне өйрәтәбез», - ди Гөл­чә­чәк.
Яңа укыту-методик кулланмаларын, беренчеләрдән булып, Совет районындагы 60 нчы балалар бакчасы сыный башлаган. Ул үзенә күрә төп тәҗрибә мәйданы булып тора. «Совет районына кергән 75 балалар бакчасының 90 проценты укыту-методик комплексы белән тәэмин ителгән. Дөрес, мультимедиа язмалары, интерактив такталар һәр балалар бакчасында ук юк. Әмма яңа төзелгән биналарда алар белән актив эшлиләр. Тәр­биячеләр өчен махсус автор курслары уздырыла. Бу программа әле бер еллап кына эшләсә дә, нәтиҗәләр сөендерә. Балаларга ошый, ата-аналар канәгать», - ди Казан шәһәре методик үзәгенең Совет районы буенча мәгълүмати методик бүлеге методисты Наталья Романова.
Гөлчәчәк Хаҗиәхмәт кы­зы эшли торган 50 нче балалар бакчасының мөдире Валентина Попова рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен барысын да башкара. Шул рәвешле, бакчада татар мохитен тудырырга тырыша ул. Балаларның кечкенәдән үк төп ике телне камил белүләре мөһим, дип саный Валентина Васильевна.
Гөлчәчәк Кәримова исә, балалар бакчасында татар телен генә укытып калмый, вокал дәресләре дә алып бара, музыкаль җитәкче вазифасын да башкара. Озак еллар тупланып килгән тәҗрибәсе белгечкә иркенләп тулы көченә эшләргә ярдәм итә. Һөнәри эшчән­леген Апастагы «Салават күпере» балалар бакчасында башлап җибәргән яшь кыз хезмәт итү чорында күп кенә уңышларга ирешкән. Казанның 261 нче «Сәйлән» балалар бакчасында ул алып барган театр түгәрәгенә йөргән балалар, шәһәр күләмендә уздырылган «Яшь артист» бәйгесендә катнашып, Гран-прига лаек булганнар. Гөл­чәчәк әзерләгән ачык дәрес­ләрнең күбесен «Яңа Гасыр» телеканалында «Күчтәнәч» тапшыруыннан күрсәтеп барганнар, аның укучылары радиоларда чыгыш ясаган. Төрле грамоталар, мактау кәгазьләре - болар тәрбияче ирешкән уңышларның бер өлеше генә, балаларын җыр-бию серләренә өйрәткән, театр дөньясына алып кергән өчен, ата-аналарның рәхмәте бихисап.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading