16+

Казанда холера тапканнар?!

«Кычытмаган җирне кашымыйлар» дигән мәкальне белсәм дә, «Әллә нәрсә баш әйләнеп тора», - дип, теге атнада анализлар биреп йөргән идем. Шуларның нәтиҗәләрен белергә дип барсам, сырхауханәгә кертмиләр. Ничек инде мине, авыруны, дәвалану учреждениесенә кертмәсеннәр?! Кем чыгарган закон бу? Кайда язылган? Бу нинди башбаштаклык тагын?

Казанда холера тапканнар?!

«Кычытмаган җирне кашымыйлар» дигән мәкальне белсәм дә, «Әллә нәрсә баш әйләнеп тора», - дип, теге атнада анализлар биреп йөргән идем. Шуларның нәтиҗәләрен белергә дип барсам, сырхауханәгә кертмиләр. Ничек инде мине, авыруны, дәвалану учреждениесенә кертмәсеннәр?! Кем чыгарган закон бу? Кайда язылган? Бу нинди башбаштаклык тагын?

Без дә бит төшеп калганнардан түгел, ишектән кертмәсәләр, тишек тә таба беләбез. Сырхауханәнең арткы ягыннан кереп, баскычлардан җилдәй җитез очып кына өченче катка менеп киттем. Шөкер, берәү дә күрмәде, «Кая барасың?» - дип, артымнан кычкырып калмады. Өченче каттагы табиб кабинетына кереп, анализларымның начар булмавына эчтән генә сөенеп, кайтырга борылган идем, чыгармыйлар. Ишеккә аркылы бер юан түтәй баскан. Элек авыл өйләрендә зур мич була иде бит, ак халаттан да булгач, нәкъ шуны хәтерләтте. Менә сиңа вәт яме. Шул арада арткы ишеккә дә йозак элгәннәр.

- Ни булган? - дибез барыбыз, беравыздан.
Минем шикелле ничарадан бичара «тоткыннар» шактый иде. Беребез дә сәбәбен белми, утырабыз аптырап. Шулай күпмедер утыргач, һәрхәлдә, миңа вакыт бик озак тоелды, чиратны «Холера!» дигән сүз сискәндерде.
- Холера?!
- Мондамы?!
- Каян килгән?!
- Аллам сакласын!
Исемен ишетүгә үк эчләр, быгырдап, авыртып куйды.
Шулай ни уйларга белми, шомланып торганда тагын шунысы да мәгълүм булды. Бүген берәүдә шул куркыныч чирне тапканнар, ди. Инфекция таралмасын өчен, хәзер беркемне кертмиләр дә, чыгармыйлар да икән. Әле бөтенебезне бергә төяп, йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрмәгәйләре, ди. Утырабыз тагын ни булыр икән дип, белгәннәрне укып, сабырлыкны учлап. Шулай берәр сәгать билгесезлектән тилмергәннән соң, коридор башында марсиан шикелле ямь-яшелдән киенгән, кулына дәү шланга тоткан берәү күренде. Башыннан алып аягына кадәр төренгән булгач, аның ирме, хатын-кызмы икәнен дә белерлек түгел иде. Ул коридор һәм бүлмәләргә микроб үтерүче эретмә сиптерергә җыена иде бугай. Ул арада ишекләрне ачтылар, русча итеп әйтсәк, «ложный вызов» кына булган. Шөкер, холера булмаган.
Артка да борылып карамыйча, тиз генә чыгып йөгердем. Ирекнең нинди татлы икәнен бөтен җаным-тәнем белән татып, тирән итеп сулыш алып, кайтканда юл буе үз-үземне тиргәдем. Шул кирәк сиңа! Кертмәгәч, кермиләр, ниең калган анда? Тукта, тукта, алай дисәң, бу кызыкны (хәзер кызык инде, ул чакта бер дә көләсе килмәгән иде) күрми һәм бу маҗаралар турында дә язмый кала идем ич...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading