16+

Көчле халык без

Элегрәк - әле без бала чакта да нык таза, көчле иде безнең як халкы. Туган авылым егетләре район буенча Сабантуйларда беренчелекне бер 30 еллап беркемгә дә бирмәде. Борынгырак чорга карасак, табигый, химиясез ризык ашаган, чиста су эчкән, саф һава сулаган баҗайлар тагын да гайрәтлерәк булган, әлбәттә.

Элегрәк - әле без бала чакта да нык таза, көчле иде безнең як халкы. Туган авылым егетләре район буенча Сабантуйларда беренчелекне бер 30 еллап беркемгә дә бирмәде. Борынгырак чорга карасак, табигый, химиясез ризык ашаган, чиста су эчкән, саф һава сулаган баҗайлар тагын да гайрәтлерәк булган, әлбәттә.

Хәзер инде исеме дә онытылган бер абзый турында сөйлиләр иде картлар. Имеш, бу ат белән печән алырга барган. Нык итеп төягән инде арбасына, матур гына кайтып килгәндә арбасы бер сазлык җирдә баткан моның. Күпме генә тырышса да, ат арбаны саздан чыгара алмый икән. Шуннан абзый атны туарган да, үзе тәртәләреннән тотып, печән төягән арбаны сазлыктан тартып чыгарган. Авылга кайткач:

- Аны нинди ат тарта алсын, әле үзем дә көч‑хәл белән тартып чыгардым сазлыктан, - дип сөйләгән.

Сабантуйларда гел көрәшкән, беренчелекне бирмәгән бу абзый турында тагын бер сүз йөри. Дөресрәге, аның үзе кебек таза, олы гәүдәле хатыны турында.

Авыл Сабан туена күрше авылдан тагын бер баһадир төшә. Көрәш азагына якынлашкач, әлеге абзый белән икәү калалар болар мәйданда. Кем баш батыр булачак - шуны ачыклау бара. Икесе дә куәтле. Эссе, икесе дә бил бирми, көрәш озакка сузыла. Халык та арый башлый. Тик юк, һич кенә дә берсе дә көндәшен сыртына сала алмый. Болар һаман шулай азапланып ятканда мәйданга, эре‑эре атлап, авылдаш абзыйның хатыны чыга. Чыга да, ирен бер читкәрәк этеп, тегенең кулыннан сөлгесен тартып ала. Тартып та ала, күрше авылдан килгән батырны күтәреп сыртына да сала.

Аннан:

- Менә шулай көрәшергә кирәк аны, - дип, ирен җитәкләп, мәйданнан чыгып та китә.

Тәкәне шул апага би­рәләр. Апа, эре генә:

- Мин бу бәрәнегезне күтәреп, кешелеккә дигән күлмәгемне пычратмыйм, - дип, бозау хәтле тәкәне күтәреп, иренең җилкәсенә сала...

Картлар әлеге кешеләрне исемнәрен, нәселләрен әйтеп сөйлиләр иде дә бит - ул чакта язып куелмаган, хәзер инде онытылган. Ничек булса да, якташларыма дога булып барып ирешсен инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading