16+

Кем ярдәмгә мохтаҗ?

Егерме яшьлек «Мәгърифәт» газетасына алмашка килгән «Гаилә һәм мәктәп» журналы ай саен «түгәрәк өстәл» уздыра. Аның чираттагысы «Татарстанда иганәчелек эшчәнлеге: кем ярдәмгә мохтаҗ?» дип исемләнде.

Егерме яшьлек «Мәгърифәт» газетасына алмашка килгән «Гаилә һәм мәктәп» журналы ай саен «түгәрәк өстәл» уздыра. Аның чираттагысы «Татарстанда иганәчелек эшчәнлеге: кем ярдәмгә мохтаҗ?» дип исемләнде.

Бу, дөрестән дә, бик мөһим мәсьәлә. Чөнки телевизор экраннарында, газета битләрендә, игълан такталарында ярдәмгә мохтаҗ балаларның рәсемнәре еш күренә. Булышлык күрсәтергә әзер торучы юмартлар өчен исәп-хисап счетлары тәкъдим ителә. Мондый күренешкә юлыккач, күңелгә: «Безнең Россиядәге медицина шулкадәр көчсезме икән?» - дигән сорау килә. «Әллә кайберәүләр, баласын акча җыю чыганагына әйләндереп, баеп калырга омтыламы?» - дип тә уйлыйсың. Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Дамирә Галиева фикеренчә, әгәр малайларда, кызларда кан рагы, баш мие шеше фаразланса, кара кайгыга калган ата- аналар тыз-быз чабыша башлый. Алар, үзебездә дәвалану мөмкинлеге булса да, әле төгәл диагноз да куелмаган килеш, чит илгә бару мәсьәләсен күтәрәләр.
Читтә дәвалану, билгеле, бик кыйммәт. Моңа хезмәт хакы гына җитми. Йөзәр мең, кайчакта миллионнар кирәк. Иганәчеләр теләктәшлегеннән башка юлга кузгалып булмый. Әмма монда да, Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый ярдәм фонды рәисе, Россиядә беренче булып яман шеш белән авыручы балаларга махсус хоспис төзетүче Владимир Вавилов әйткәнчә, сүз адреслы булышу турында барырга тиеш. Иң беренче шуны белергә кирәк: табиблар авыруга нинди диагноз куйган? Моны Казанда яки Мәскәүдә генә дәвалап булмыймы? Акча җыю башлангач та ачыклык күрсәтү сорала: кем нинди ярдәм күрсәткән? Һәрбер сум тиешле максатка тотыламы?
Әңгәмәләшү күрсәткәнчә, чит илдә дәвалану тәкъдим ителүче балаларның гомуми исемлеге юк икән. Шуңа күрә, кемнең мондый ярдәмгә мохтаҗлыгын ачыклау өчен, хәзергә төп киңәшче табиб булып кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading