16+

Кесәсендә 300-400 сум акчасы булмаган ир – нинди ир инде ул?!

Узган шимбә дә Казан агропромпаркында һәм Кольцо сәүдә үзәгендә «Языл һәм радиосәлам юлла» проекты башланды.

Кесәсендә 300-400 сум акчасы булмаган ир – нинди ир инде ул?!

Узган шимбә дә Казан агропромпаркында һәм Кольцо сәүдә үзәгендә «Языл һәм радиосәлам юлла» проекты башланды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проект 12 ноябрьдән алып 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр атнаның шимбәсендә «Казан» агропромпаркында сәгать 9.00 дән 12.00гә кадәр «Татар радиосы», «Кольцо» сәүдә үзәгендә сәгать 16.00 дән 19.00гә кадәр «Бим Радио» аша сәлам юлларга мөмкин булачак. Моның өчен «Татмедиа» басмаларына язылу кирәк.

Без үзебезнең «Шәһри Казан» газетасына язылучыларны «Казан» агропромпаркында каршы алдык. Рәт-рәт тезелеп, җиләк-җимеш, ит, сөт белән сәүдә итәләр һәм алар янәшәсендә без халыкка рухи азык тәкъдим иттек. Әлбәттә, өзелеп ашыйсы килгәндә газета укыйсы киләдер дип уйламыйм. Аллага шөкер, бүген республикабызда беркем дә ачлыктан тилмерми дип тулы ышаныч белән әйтеп була, шуңа күрә редакцияләрнең агропромпаркка килүе үзенә күрә бер матур яңалык кына булды. Почтага барып язылып йөрү үзе бер мәшәкать, ә монда почта хезмәткәрләре дә бар, сорауларын булса журналисталар да шушында гына. Бүләкләр, радиосәламнәр тапшыру бәйрәм өстенә бәйрәм кебек.

Мактанулардан булмасын, халык белән күрешеп аралашканнан соң «Шәһри Казан" газетасына атап әйтелгән бик күп яхшы фикерләр ишеттек. Шунысы гына борчуга салды, бик күпләр газетаны даими укып бара алмыйлар.

Казан яны бистәләрендә яшәүчеләрнең газетаны яздырып ала алмыйлар, сәбәбе - хат ташучылар даими йөрми, гел алмашынып торалар. Казанның үзендә күп катлы йортлар да яшәүчеләрнгең почта әрҗәләре юк, газеталар югала.

- Шәһри Казан газетасын киосклар да бик сирәк була. Әле бетте диләр, әле килеп җитмәгән. Газетагыз кулга эләксә яратып укыйм, мондый бәхет гел тәтеми шул ди, 2нче Азино урамында яшәүче Наил Идрисов.

Үзебезнең татар ир-егетләрен генә күреп ни шатландым дип, ни кайгырдым дип әйтә алмыйм.
Тормыш чәчәкләре - хатыннары сөт-май алганда безнең янга килеп газета, журналлар белән кызыксынып укып торалар да, язылырга теләмисезме дигәч, хатыннан сормасам ярар микән дип бөтенләй уйга калалар. Бер уйласаң шатлык, менә ничек хатыннарын хөрмәт итеп, алар белән гел киңәшеп торалар, шул ук вакытта кесәсендә 300-400 сум акчасы булмаган, үзе теләгән газетага язылырга хокукы да булмаган ир нинди ир инде ул. Әллә аларның тормыш кыйммәтләре башкамы? Газетаның бер хәрефен дә калдырмыйча укып бара торган авыл агайларын юксынды күңел.

Трактористлар, шоферлар укыганнан соң газета журналлар мазутланып, тапланып бетә торган иде. Менә шуларны сагынып искә алырбыз дип кем уйлагаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading