«Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез.Аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк», - диде Президент Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында.
Президентыбызның менә бу соңгы җөмләсе бик күпләр өчен көтеп алынган бер таяну ноктасы кебегрәк тә яңгырый. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда ишегаллары машина белән шыплап тулды. Алар тротуарларны гына түгел, агач-куаклар утыртылган газоннарны, балалар мәйданчыкларын да басып алды. Бер караганда, машина йөртүчеләргә дә җиңел түгел. Йортлар төзегәндә ишегалдыннан бераз читтәрәк машина кую урыны булдыруны планлы рәвештә эшләргә булыр иде дә бит… Ни кызганыч, бу хәл төзелеш барган яңа микрорайоннарда да юк шикелле (элиталы йортларны искә алмаганда). Яшь гаиләләр кредитка бата-чума фатир, машина юнәтә, ике-өч бала тәрбияли, ә балалары машина газы белән агуланып, яшеллек күрми үсә. Шундый йортларда яшәүче өлкән буын да һаваның пычраклыгыннан зарлана. Хәзерге заманның автотранспорт чаралары һәр көн саен 5 миллиард кешегә җитәрлек кислород ашый. Табигатькә булган саксыз караш аркасында киләсе буын авыру, ә тереклек дөньясы юкка чыгарга мөмкин. Агач-куаклар, чәчәкләр, елга-күлләр бетсә, безгә кислородны кем бүлеп чыгарыр, сулар һавабызны кем сафландырыр?
Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның 2030 елга Казаныбызның үсеш перспективасы турындагы чыгышында экологиягә, ишегалларын яшелләндерүгә кагылышлы бер генә кәлимә сүз табылмады кебек. Гомер озынлыгы безнең әйләнә-тирә мохиткә, экологиягә дә бәйле бит. Дөрес, каланың 40 процентын утыртылган яшеллек бизәячәк дигән өмет бар- барын. Ишегалларын бүген яшелләндермичә машина кую урыны итсәк, тагын берничә елдан аның яшел калачагына шик туа. Бүген таш җәелгән урынга агач үсеп чыкмый ләбаса!
Экологик тәрбияне сабый чактан ук башларга кирәк. Бүген үзебез дә тәрбиясезгә әйләндек бугай. Урамда чүп-чар калдыру, тәмәке төпчеге ташлау һәм башка күңелсез күренешләр адым саен. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр балконга яки лоджийга чыгып тәмәке көйрәткәннән соң төпчеген тәрәзәдән генә аска ташлый, подъездларны әйткән дә юк. Соңгы елларда җитәкчеләребез Сингапур тәҗрибәсен алыр өчен, шул якларга махсус сәфәрләр дә оештырды, укыту системасына да кайбер Сингапур алымнары кертелде. Ә менә экологик яктан берәүнең дә Сингапур законнарын өйрәнүен әлегә ишеткәнем юк. Югыйсә бу бик әһәмиятле тормыш тәҗрибәсе булыр иде. Сингапурда тәмәке төпчеген ташлаган өчен - 1 мең доллар, чәйнәгән сагызыңны төкергән өчен - 3 мең доллар, тиешсез урында тәмәке көйрәткән өчен - 1 мең доллар, җиргә төкереп китсәң, 500 доллар штраф салалар.Төнлә эт өрә икән, аның тавыш ярыларын кисәләр. Йорт тирәләре яшеллеккә күмелгән. Урамда утырганда эскәмиядә акча янчыгыңны онытып калдырсаң да аңа тиюче булмаячак. Монда кеше әйберенә тию дигән төшенчә бөтенләй юк, закон катгый.
Кодрәтемнән килсә, җитәкчеләрне төнге рейдларга чыгарыр идем, күреп гыйбрәт алсыннар иде, күпкатлы йортлар янәшәсендәге норматив буенча каралган яшеллекне күпме машина басып алган? Яхшылык йөзеннән шунда берәр агач- куак утыртканыңны күрсәләр, машина йөртүчеләр берәр этлек эшләргә җай таба.
Кешелек дөньясы гомер-гомергә туган як мохиткә, табигатьне саклауга зур игьтибар биргән. Язучы- шагыйрьләребез үз әсәрләрендә әлеге теманы кат-кат яңарткан. Антон Чеховның «Дядя Ваня»сында язылганча, «Урманда агачны кирәк өчен генә кис, нигә аны юкка чыгарырга?» дигән фикерен искә төшерик. Валентин Распутинның 1976 елда кечкенә авылның юкка чыгуы турында язылган «Матера белән хушлашу» повесте, Чыңгыз Айтматовның кеше белән табигать бәйләнешләрен яктырткан «Плаха» дигән романы, Сергей Залыгинның «Экологик роман» әсәре һәм татар язучыларыннан Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Альберт Хәсәнов, Гарәфи Хәсәнов һәм башка әдипләребезнең Табигать-анабызга сак караш тәрбияләргә кирәклеге турында күпме әсәрләре әйтерсең лә бүгенге көнне күздә тотып иҗат ителгән!
Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның 2017 елны «Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы» буларак игълан итеп, «аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк» дигән бик тә кадерле сүзләре күпләрне куандырып җибәргәндер. Чыннан да, тирә-ягыбыз, туган-җиребез - яшел бишеккә тиң бит. Сулар һавабыз, эчәр суларыбыз безнең битарафлыкка сыкранып утырмасын иде. Юкка гына табигатьне ана белән тиңләмиләрдер. Җир-ана, Табигать-ана. Ә без аның - балалары. Балаларыбыз сәламәт булганда гына ананың күңеле тыныч була. Шуңа күрә «Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында үзебез яшәгән йорт яннарына, балалар мәйданчыкларына аерым игътибар бирсәк иде.
Фото: ProKazan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар