16+

Көтәбез сине, Федя!

Федя дип йөртәләр инде аны монда. Федор Фәләнович та, Фәләнов та түгел - Федя. Бай кеше. Затлы машиналарда җилдерә, затлы... хәер, нигә тәфсилләп торырга... «Просто Федя» - «просто бай кеше».

Көтәбез сине, Федя!

Федя дип йөртәләр инде аны монда. Федор Фәләнович та, Фәләнов та түгел - Федя. Бай кеше. Затлы машиналарда җилдерә, затлы... хәер, нигә тәфсилләп торырга... «Просто Федя» - «просто бай кеше».

Бер генә бөртек бодай да урламыйча, беркемне дә алдамыйча, гомер буе намус белән яшәп, хәләл тирен түгеп тапкан хәләл акчасына йорт төзеп керә бу. Гади йорт түгел, әлбәттә. Әллә ничә миллионлык. Зур йорт, патша сарае чаклы. Ике катлы, фәлән квадратлы. Әллә кайдан күренеп тора, биләмәсен дә урап узарлык түгел. Урыны да яхшы. Табигать - искиткеч: яшеллек, биек агачлар, кошлар сайрый. Ә иң мөһиме - туп-туры күлгә чыкмалы.

Тик бер генә әтнәкәсе бар, якында гына бетон коймалар белән әйләндереп алынган зиярат. Күңел өчен зур сөенеч түгел. Өс­тәвенә, киткәндә дә, кайтканда да шул зияратның коймасына карап узасың. Анда: «Үлгәннәрнең каберен бел», - дигән такта тора. Бүтән юл юк, башкача мөмкин түгел. Тик әллә ни зыяны да тими - мәетләре тыныч, тәртипле. Өрәкләр бик борчып йөрми... Ну, зиярат тек зиярат инде. Аны күчереп куясыңмыни.

Зиярат булгач, билгеле инде, тере кешеләр дә бар. Алар аз гына читтәрәк, бер авыл булып оешкан. Ул кешеләрнең кайберсен Ходай Тәгалә үзе, Федяга хезмәт итсен өчен, махсус ясаган, кайберләрен болай гына, эшсезлектән генә сыр­лап утыр­ган, шуңа бик уңышлы чыкма­ганнар.

Ләкин көтмәгәндә тагы бер... ммм... җитешсезлек дип булмый инде аны... кимчелек тә түгел... проблема дисәң дә зур була... Шундый мәсьәлә ачыклана, кыскасы. Федяның йорты яныннан узып, урындагы халык күлгә йөри икән - су керергә. Федя кергән суда коенырга йөри. Әйтерсең Федя белән бер суда коенырга хакы бар. Әйтерсең күлләр-елгалар гади халык өчен яратылган. Ну, гади халык - кара сарык инде, тагы нәрсә дисең.

Ну «просто Федя» артык ­уйлап тормый, күлгә килгән юлны киртә­ләп ала, кечкенә шлагбаум, сакчы куя. Кешеләр бер-ике омтылып карыйлар да күлгә юлны оныталар. Яхшылап төшендерсәң, хәтта кара халык та аңлый ич инде кайбер нәрсәләрне. Болар да шулай. Федя тик­лем Федя белән бер күлдә коеныр­га ярамаганын күңелләренә киртеп куялар.

Гади халык җавапсыз да калмый. Шулар аркасында, төнге сменада торган берничә каравылчыны куып җибәрергә туры килә, ләкин көн саен каравылчы куып та булмый. Алар урынына бит башканы табарга, эшкә урнаштырырга, тәртипкә өйрәтергә туры килә. Өстәмә мәшәкать туа.

Юк, беркем дә төнге һөҗүм ясамый инде «просто Федя»га. Аның шәхси күлендә су коенырга дип агачлар арасыннан шуышып килүче дә, снайпер мылтыгыннан каравылчыларга атучы да, хуҗа би­ләмәсенә шартлаткыч ыргытучы да булмый. Җирле халык барысын да тыныч кына, демократик юл белән хәл итә. Һәр иртә саен зиярат коймасындагы «Үлгәннәрнең каберен бел» дигән такта урынында «Көтәбез сине, Федя!» дигән язу пәйда була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading