16+

Кыш бабайдан нәрсә сорыйсыз?

Без кечкенәдән Кыш бабай һәм Кар кызына ышанып яшибез. Инде акыл кереп, шактый ук тормыш тәҗрибәсе туплагач та, кеше Яңа ел могҗизасына ышанудан туктамый, сәгать телләре 12не сукканда, барчабыз да теләк тели, хыялларының тормышка ашуын сорый. Илдә, дөньяда нинди генә вакыйгалар булмасын, бу серле, сихри төнне барыбыз да көтеп ала,...

Кыш бабайдан нәрсә сорыйсыз?

Без кечкенәдән Кыш бабай һәм Кар кызына ышанып яшибез. Инде акыл кереп, шактый ук тормыш тәҗрибәсе туплагач та, кеше Яңа ел могҗизасына ышанудан туктамый, сәгать телләре 12не сукканда, барчабыз да теләк тели, хыялларының тормышка ашуын сорый. Илдә, дөньяда нинди генә вакыйгалар булмасын, бу серле, сихри төнне барыбыз да көтеп ала,...

Алия Исрафилова, җырчы:

- Яңа елга мин бик зур өметләр баглыйм. Кыш бабайга күптән инде ышанмыйм, чөнки мөселманнарга андый әйберләргә ышану дөрес түгелдер дип саныйм. Шулай да Ходайдан һәрвакыт үземә, туганнарыма исәнлек, иминлек, саулык сорыйм.

Гүзәлия, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы:

- Киләсе елдан һәм Кыш бабайдан мин даимилек көтәм һәм сорыйм. Илебездә икътисади хәлләр җайлансын иде, бик авыр вакытлар бит. Барыбызга да тынычлык телим. Үземә исә нәрсә теләгәнне әлегә әйтмим, тормышка ашмавы бар. Ул нәрсә турында мин инде бик күп еллар хыялланып яшим...

Гөлназ Батталова, җырчы:

- Узып баручы ел минем өчен бик авыр ел булды. Мин автоһәлакәткә эләктем һәм ике операция кичердем. Шуңа да бу елның тизрәк тәмамланып, 2015 нче ел килгәнен түземсезлек белән көтәм. Яңа елның могҗизасына ышанам, чөнки ул минем елым - Кәҗә елы булачак. Ул ел, һичшиксез, бәхетле ел булыр дип ышанам! Яңа елга зур өметләр баглыйм һәм барлык планнарым да тормышка ашыр дип хыялланам. 2015 елда мин баш рольне уйнаган спектакльнең март аенда Мәскәүдә премьерасы булачак. Минем күптән көтелгән беренче альбомым чыгар дип ышанам һәм сольный концертымны бирергә ниятлим. Алла боерса, бу хыяллар барысы да тормышка ашырга тиеш! Кыш бабайдан исә бар кешегә дә бүләк итә ала торган яхшы кәеф сорар идем.

Гөлнара Тимерҗанова, җырчы:

- Булганына рәхмәт әйтеп, Аллага шөкер итеп яшибез. Иң мөһиме − Җир шарында сугышлар булмасын, илебезнең күге аяз булсын! Кыш бабайдан исә, иң беренче чиратта, сау­лык-сәламәтлек, гаилә бәхете сорыйм.

Илгәрәй, телетапшырулар алып баручы, җырчы, тамада:

- Дөресен генә әйткәндә, Кыш бабайдан нәрсәдер сорау хакында бер дә уйлаганым булмады, бар нәрсәм дә җитеш, Аллага шөкер! Әти-әниемә, гаиләмә, үземә, якыннарыма, туганнарым-дусларыма исәнлек-саулык телим. Соңгы вакытта дөньяда мәшәкатьләр күбәеп китте, шуңа да дөнья тынычлыгы сорар идем Кыш бабайдан.

Рәфинә Ганиуллина, җырчы:

- Яңа елда безнең гаиләдә арту көтелә, бәби алып кайтабыз. Бәләкәй чакта Кыш бабайдан гел матур курчак сорый идем, быел «тере курчак» бүләк итсә, безгә иң зур бүләк шул була, Алла боерса! Яңа елда ирем Рәзил белән җиң сызганып эшләргә ниятлибез: иҗатыбызны тагын да баетып, яңа җырлар яздырып, тамашачыларыбызны сөендерәсебез килә.

Алсу Фазлыева, тамада, җыр­чы:

- Киләсе ел тагын да уңышлырак, матур вакыйгаларга бае­рак булсын иде. Балаларыбызның сәләтләре ачылып, безне куандырсыннар, күңелләребез тыныч, көткәннәребез аклануын телим. Кыш бабайга теләгем шул: каршыбызга бары тик изге ниятле кешелэрне генә җибәрсен. Якыннарыбыз белән бәхетле, тынычлыкта яшәргә язсын! Хәләл көчләребез белән тапкан малларыбызның бәрәкәтен күрергә насыйп булсын!

Алинә Шәрипҗанова, җыр­чы:

- Яңа елда нинди могҗизалар булырга мөмкин булса, мин аларның барысын да көтәм! Бала чакта, ел саен мин кыш бабайга хатлар әзерли идем. Быел исә балалар белән үзебезнең теләкләребезне Кыш бабайга юлларга җыенабыз. Мин анардан исәнлек-саулык, иминлек, тынычлык сорыйм. Тату итеп яшәргә язсын, иҗади уңышлар насыйп булсын иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading