Телевизор карап утырам. Кешеләрне алдаучы аферистлар турында тапшыру бара. Бер медицина фәннәре докторы интервью бирә: «Гадәттә, ялганчыларның кармагына могҗиза көтүче, тиз ышанучан, беркатлы, кинәт кенә баерга хыялланган, җиңел генә акча эшләргә теләгән кешеләр эләгә»...
Шулчак ишектә кыңгырау шалтырады. «Без акция буенча», - дигәч, ачтым. Костюм-чалбардан, галстук таккан өч егет кулларына зур гына пакетлар асканнар. «Сезнең янда гына кибет ачылды бит, менә шул кибет ачылышы уңаеннан, без бүләкләр өләшәбез, бәхетегез, бүләк Сезгә тәтеде», - дип, берсе миңа зур гына тартма сузды. Ни дияргә дә белмичә: «Рәхмәт», - диеп, «бүләкне» алдым. «Бу бушлаймы соң?» - дип кызыксынам.
- Бушлай, әлбәттә. Сезнең өчен генә тагын бер сюрприз бар бит әле. Менә. Бу - миксер, диделәр бугай, кибетнең җитәкчесе монысын да Сезгә тапшырырга кушты...
- Ой, рәхмәт...
- Ирегез өйдәме соң?
Ирем өйдә булмаса да, өйдә, дип ялганладым.
- Чакырыгыз әле?
- Ә ул яткан, уятып тормыйм инде...
- Алайса, ирегез өчен тагын бер бүләк - менә, шәпме?!..
Егет сузган пычаклар җыелмасын күрергә дә өлгермәдем, ул бер пычакны чыгарып ниндидер тасма да кисәргә тотынды, янәсе, әнә нинди үткен пычаклар, кайрак та кирәк түгел...
Пычакларны күрүгә, әнинең авылда булган бер хәл турында сөйләгәне искә төште. Ниндидер аферистлар авылда ялгыз яшәүче әбиләргә, социаль ярдәм күрсәтү хезмәтеннән дип, пычаклар таратып йөргәннәр. пенсионерлар исә, үзләре дә сизмәстән, ялганчыларга шактый акчаларын чыгарып биргәннәр. Күңелгә шик керде. Ул да түгел йокысыннан уянган баламның елаган тавышы сискәндереп җибәрде. Чынбарлыкка кайткандай булдым. Кинәт каяндыр тагын ике егет пәйда булды, шкаф кадәрлесе, ишеккә аркылы ук басып: «Бу бүләкләр, Сезнеңчә, кибеттә ничә сум тора инде?» -дип сораулар бирә башлады.
- ?!
- Ун мең сумнан артык, тик бүген кибет ачылу уңаеннан, бары сезнең өчен генә 3 меңгә дә алырга була...
- Юк, рәхмәт, кирәкми, барысы да үзебездә бар, дип, бүләкләрен кире бирә башладым. Тиз генә ишекне ябып кереп китмәкче идем дә, кая ул... Бүләк таратучылар басым ясый ук башлады: «Аласыз булгач аласыз, акчасын өлешләп тә түләргә ярый». Инде курка ук башладым. Йә Аллам, никләргә генә ишекне ачтым икән? Бала да елый. Араларыннан берсе бала тавышына битараф кала алмады бугай: «Ярар, егетләр, киттек, баласы бар бит», - диде. Мин исә, тизрәк ишекне бикләп, баламны кочаклап, белгән догаларымны кабатлый башладым. Аллам сакласын, ә шунда бүләк итәм дигән пычаклары белән янап, фатирыңны талап чыксалар, балага зыян салсалар?! Безнең янда бернинди дә кибет ачылмаганын да беләм ләбаса, аның җитәкчесенең дә нәкъ менә миңа дип кенә бүләк бирүе дә хәзер инде көлке тоела... Тик егетләр тәмле телле: матур сүзләр сөйләгәндә, сихерләнгән кебек, шуларны тыңлап торасың. Шулай булмый ни? Махсус дәресләрдә кешенең психологиясен аңларга, ничек басым ясарга, ышандырырга кирәклеген әйбәтләп өйрәткәннәр шул инде аларга. Аферистлар, төп башына утыртучылар турында мең кат укыйбыз, язабыз югыйсә, ни хикмәт, барыбер чак кына шуларның капкынына эләкми калабыз... Фатирыгызга килеп бушлай бизәндерәм, келәмнәрегезне чистартып китәм, дигән белдерүләр белән еш шалтыраталар. Тик өеңә килеп битеңә ни сылап китәселәрен, келәмеңне чистартам дип нинди бәндә киләсен бер Алла гына белә. Кеше алдауның тагын бер популярлашкан алымы - СМСлар җибәрү. Инде балагыз төрмәдә, әниегез хастаханәдә, сез миллион сум оттыгыз, дигәннәренә ышанмыйм. Ә менә «исәп счетыгызга ялгыш 300 сум акча күчердем, зинһар, кайтарыгыз әле» дигән хәбәр ялгандыр дип башыма да китермәгән идем. Җитмәсә, аңа кадәр, «сезнең телефоныгызга 300 сум акча күчте», дигән СМС та тора бит. «Әй, берәү ялгышкан инде», - дип, теге кешенең номерына 300 сум салырга җыенганда гына телефонымдагы акчаны тикшереп карарга уйладым. Ни хикмәт, бернинди дә артык 300 сум юк бит. Баксаң, шундый ук эчтәлектәге СМС әниемә һәм иремә дә килгән булып чыкты.
ТР Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, быелның гыйнварыннан октябрь аена кадәр республикада шундый алдау очрагыннан 417 кеше зыян күргән. Шуларның 311е ялган СМС хәбәрләргә ышанган. Корбаннарның күбесе - пенсионерлар. Шулай ук, «банктагы картагызны вакытлыча яптылар, кабат ачтыру өчен фәлән номерны җыеп хәбәр юлларга кирәк», кебек СМСлар җибәреп алдаучылар да шактый. Олы яшьтәгеләрнең башларын төрле авырулардан дәвалаучы БАДлар белән катыралар. Кызганыч, телефон аша алдаучыларны күп очракта ачыклавы да авыр, чөнки күбесенең телефоны тиешенчә рәсмиләштерелмәгән йә башка кеше исеменә теркәлгән була икән.
Ялганчы егетләр чыгып киткәннән соң берничә сәгать узгач, очраклы рәвештә генә тәрәзәгә күзем төште. Тегеләр бишәү генә түгел булып чыкты. Машиналарын ишегалдына туктатканнар да, тартма-тартма бүләкләрен күтәреп, кырмыскалар кебек, бер йортка керәләр, икенчесеннән чыгалар. Ә машинада теге кибет ачылышыннан иң бәхетлеләргә генә тәти торган бердәнбер бүләкләр багажник тулы...
Комментарийлар