16+

Өлкәннәр белән яшьләр бер сәхнәдә

Шушы көннәрдә «УНИКС»та узган ретро концертта халкыбызның яраткан артистлары гына җыелды. Илһам Шакиров, Флюра Сөләйманова, Исламия Мәхмүтова, Зөһрә Сәхабиева, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Асаф Вәлиев кебек җырчыларны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.

Өлкәннәр белән яшьләр бер сәхнәдә

Шушы көннәрдә «УНИКС»та узган ретро концертта халкыбызның яраткан артистлары гына җыелды. Илһам Шакиров, Флюра Сөләйманова, Исламия Мәхмүтова, Зөһрә Сәхабиева, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Асаф Вәлиев кебек җырчыларны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.

Чөнки 70-80 нче елларда халык күңеленә үтеп кергән моңлы, тирән эчтәлекле җырларны онытырга мөмкинме соң?! Озак еллар узса да, халык элекке җырларны ярата, сагына, көтә. Илһам абый Шакиров башкарган «Бик еракта идек без» дигән җыр нинди тирән мәгънәгә ия бит!
Әниемнең абыйсын язмыш ерак Себер якларында яшәргә калдырды. Алар Илһам Шакировның килүен бик көтеп алалар. Мөхәммәтхан абый: «Ул җырлаганда, күңелләр тула иде, туган якларны искә төшереп, сагынып, моңланып утыра идем», - дип искә ала иде. Флюра Сөләйманованың «Әниемә» дигән җырын мәктәптә укыганда җырламаган бала калмагандыр. Алтын хәзинә бит андый җырлар! Зөһрә Шәрифуллина «Су буенда учак яна» җырын башкарганда тамашачыларны яшьлекләренә, кадерле балачакларына алып кайтты.
Исламия апа белән Илдар Әхмәтов башкарган «Кыр казлары артыннан» дуэты 70 нче елларда куелган, күпләребезнең яратып караган спектаклен искә төшерде. Ул чакта төп рольләрне уйнаган Хәлил Мәхмүтов белән Исламия Мәхмүтоваларга соклана идек.
Шөкер, элеккеге буын артистларына алмашка килерлек талантлы, сәләтле яшьләребез үсеп җитте. Халык яратып, якын итеп өлгергән егетләребез һәм кызларыбыз - Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Филүс Каһиров, Илназ Баһ, Ләйсән Гыймаева һәм Бәширә Насыйроваларны халык көчле алкышларга күмде.
Өлкән буын артистларына халыкның мәхәббәте элеккечә икән. Яшь буын җырчыларга шундый күренекле өлкән артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау үзе бер дәрәҗә, горурлык әлбәттә! Мондый кичәләр халык өчен дә, артистларыбыз өчен дә зур бәйрәм. Әлеге традиция дәвамлы булсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading