16+

Марат Кәбиров: "Аллага шөкер икән..."

Заманның тизлеге зур, бөтен нәрсә үзгәрештә. Бу көнкүреш мәсьәләләренә генә түгел, сәясәткә дә, сәнгатькә дә, башкасына да кагыла. Бер төрле законнар кулланыштан чыгып, аны икенчеләре алыштыра. Үзеңә бик кагылышлы булмаганнарының бармы-юкмы икәнен дә белмисең. Һәрхәлдә, мин үзем шундыйрак инде. Яңа хәбәрләрне бөтен кеше китереп элгәннән соң гына ишетәм. Һәрбер яңалыкны...

Марат Кәбиров: "Аллага шөкер икән..."

Заманның тизлеге зур, бөтен нәрсә үзгәрештә. Бу көнкүреш мәсьәләләренә генә түгел, сәясәткә дә, сәнгатькә дә, башкасына да кагыла. Бер төрле законнар кулланыштан чыгып, аны икенчеләре алыштыра. Үзеңә бик кагылышлы булмаганнарының бармы-юкмы икәнен дә белмисең. Һәрхәлдә, мин үзем шундыйрак инде. Яңа хәбәрләрне бөтен кеше китереп элгәннән соң гына ишетәм. Һәрбер яңалыкны...

Заманның тизлеге зур, бөтен нәрсә үзгәрештә. Бу көнкүреш мәсьәләләренә генә түгел, сәясәткә дә, сәнгатькә дә, башкасына да кагыла. Бер төрле законнар кулланыштан чыгып, аны икенчеләре алыштыра. Үзеңә бик кагылышлы булмаганнарының бармы-юкмы икәнен дә белмисең. Һәрхәлдә, мин үзем шундыйрак инде. Яңа хәбәрләрне бөтен кеше китереп элгәннән соң гына ишетәм. Һәрбер яңалыкны экраннан йотып, гәзит битләреннән кырып алып чәйнәп йөри торган кешеләргә сокланып та, аз гына көнләшеп тә куям. Беркем белми торган нәрсәләрне иң беренчеләрдән булып ишетү бәхетнең бер төредер кебек тоела. Яңалык ишеткән саен, алар үзләрен Гагарин сыманрак тоялардыр кебек.

Бу хакта да ишетәсе түгел идем, ярый әле авылда чак туры килде. Кибет янында икмәк китергәннәрен көтеп үзара гәпләшә торган бер төркем бар бездә. Болар алдарак килеп, дөнья хәлләре белән уртаклашып, яңалыклар алмашып, мәш киләләр. Заманча әйтсәк, авылның яңалыклар агентлыгы инде. Болар Африканың хуа-чуа кабиләсе башлыгының нинди сәясәт алып барганыннан башлап, сары Сәүия кызы Саниянең бүген кем белән йоклаганына кадәр беләләр. Хәер, соңгысы - җөмлә матурлыгы өчен генә, анысын авылда белмәгән кеше юктыр инде. Әнисе белән йоклый Сания. Шулай булмый ни, бер яше дә тулмаган ич әле.

Бу юлы авыл халкы кара кайгыга баткан сыман иде. Кәефем яхшы булса да, аларны күреп, мин дә йөземә матәм битлеген кигән кебек иттем. Һәм ул тиз генә шуып төшмәсен дип, авылдагы авыр хәлләр турында уйларга тырыштым. Шайтан алгыры! Барып җиткәнбез икән коммунизмга. Уйлап кәефне кырырлык бер нәрсә табарлык түгел!

Мәктәпне яптылар ябуын... Хәзер укытучылар эшсез калды. Күрше авылга йөреп укыталар - ерак. Ләкин бу кәеф төшерерлек нәрсә түгел, ерак йөрергә теләмәсәләр, фермага барсыннар, әнә. Ул якын. Балалар өчен дә борчылып булмый, беренче сыйныфта ук читтә йөриләр дип. Бу һәркемнең шәхси проблемасы, бөтен авыл белән борчылырга өмә белән тапкан баламыни?!. Аннан соң, ни өчен яптылар мәктәпне? Балалар аз булган өчен! Аптырарсың инде хәзерге кешегә... Элекке сыман «әйдә, басуга эшкә, әйдә, тегендә эшкә» - дип йөдәтеп йөрүчеләр юк. Өстәвенә, бала тапкан өчен өеп-төеп акча түлиләр. Өстәвенә, атналар буена электрны сүндереп торалар. Төннәрен «Интернационал» җырлаган тавыш та ишетелми, ичмасам. Аптырарсың инде... Тагы нәрсә бар соң кәеф төшерерлек... Юлларның рәте юк инде. Сазлык. Борынгы заманда ук шулай булган ич ул. Хәтта данлы Алтын Урда чорында да асфальт җәюче булмаган. Аның өчен имынны бүген борчылыр­га тиешме мин? Хәзер менә! Суны авыл читендәге чишмәдән ташыйбыз. Чакрым ярым. Физзарядка гына ул. Өстәвенә, карт-корыга су китереп берәр чәкүшкә юнәтергә дә була әле. Үзенә күрә, хезмәт урыны. Борчылырлык, кәеф төшерерлек берни юк авылда. Билләһи, менә...

Бәхеткә, матәм кыяфәте чыгарып, озак интегергә туры килмәде. Авылдашларның кара кайгыга батуына сәбәп гади генә икән. Озын колак Гаптери, кулындагы гәзитен селки-селки:
- Менә бит шулай дип язганнар. Чинауникларга чит ил самолеты белән очуны тыялар икән, - дип, болай да һушы киткән халыкны тагын бер кат тетрәнергә мәҗбүр итте. - Хәзер алар үзебезнең самолетлар белән генә очарга тиеш булып чыга.
- Алар болай да гел үзебезнең самолетлар белән генә оча иде ич инде, - дип сүзгә кушылды яңарак кына килеп җиткән Партулла абзый. - Илле-алтмыш кеше җыелып алалар да - әйдә, туган илгә хезмәт итәргә!

Партулла абзый элек парторг иде, соңыннан муллалыкка укып кайтты һәм, ни ултара, ни пултара булып, Партулла булып калды. Аның сүзен ишетүгә, авылдашларның иңенән йөк төшкәндәй булды.
- Аллага шөкер икән алайса, - дип куйды кемдер, - чинауниклар үз­лә­рен үзләре чикли башлагач, юньлегә булмас дип курыккан идем. Аллага шөкер икән.
- Бер карасаң, менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк, - дип дәвам итте Партулла абзый. - Болар фәләнешәр мең чакрымнар белән дә исәпләшеп тормый. Атна саен да, көн саен да барырга әзерләр. Ә бит барысы да туган ил өчен, халык өчен. Ә безнекеләр күрше авылга барып эшләүне дә проблемага чутламакчы...

Дөрес сүзгә җавап юк инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading