16+

Марат Кәбиров: «И адәми аппетит!»

Элегрәк район гәзитләрендә, хәтта республиканыкыларда да хезмәт алдынгылары, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, игенчеләр, малчылар турында язалар иде. Һәм андый язмалар беркадәр калыпланганрак була, ә инде жанрның иң югары ноктасы - ниндидер малчының сарык бәрәне яки бозау кочаклап төшкән фотосы була торган иде. Хайваннарның баласы да бала бит инде. Матур алар шундый....

Марат Кәбиров: «И адәми аппетит!»

Элегрәк район гәзитләрендә, хәтта республиканыкыларда да хезмәт алдынгылары, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, игенчеләр, малчылар турында язалар иде. Һәм андый язмалар беркадәр калыпланганрак була, ә инде жанрның иң югары ноктасы - ниндидер малчының сарык бәрәне яки бозау кочаклап төшкән фотосы була торган иде. Хайваннарның баласы да бала бит инде. Матур алар шундый....

Элегрәк район гәзитләрендә, хәтта республиканыкыларда да хезмәт алдынгылары, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, игенчеләр, малчылар турында язалар иде. Һәм андый язмалар беркадәр калыпланганрак була, ә инде жанрның иң югары ноктасы - ниндидер малчының сарык бәрәне яки бозау кочаклап төшкән фотосы була торган иде.

Хайваннарның баласы да бала бит инде. Матур алар шундый. Соклангыч. Аларны чынлап та кочаклыйсы, иркәлисе килә. Бүген андый язмалар юк инде, авыл хуҗалыгы үзе дә юкка чыгып бара бугай.
Кайчагында шундый язмаларны сагынам мин. Алар тансык булып тоела. Гәзит өчен үзем эшләрмен әле дип уйлыйм да - онытам. Кайбер төбәкләрдә, тыйнак кына итеп: «Бездә малчылык юк шул инде», - диләр. Кайсысында - сарык, кайсысында - бозау, кайсысында айнык малчы табып булмый. Соңыннан онытыла.

Ниндидер савымчы яки бозау караучы турындагы язманы укучы кабул итәр иде микән? Белмим, әйтә алмыйм.
Миңа калса, бик исе китмәс идедер кебек. Чөнки без инде гади хезмәт кешесен мактаудан бөтенләй читләштек. Кешеләргә файда китерә торган гамәлләр, әгәр җитди төшем бирми икән, бик сәер булып тоела. Без «файда» һәм «төшем» дигән сүзләрнең мәгънәсен бер иттек.

Аннан соң, без тозлы, борычлы, канлы күренешләргә күнектек. Без телевидениедән үтерешләр белән шыплап тутырылган яңалыклар карыйбыз. Анда «коточкыч» жанрына караган фильмнардан да хәтәррәк хәлләрне күрсәтәләр. Мәетләр, кан, үлем. Без шуларны карый-карый, якыннарыбыз белән гәпләшәбез. Көнбагыш чиртә-чиртә, сагыз чәйни-чәйни.

Менә бу урында минем гел телевидениене гаеплисем килә. Ник сез безгә гел шундый коточкыч хәлләрне генә күрсәтәсез? Һәртөрле фаҗигаләр, аварияләр, янгыннар, кризислар - Русиянең язмышы ул, монда хакимият гаеп­ле түгел дип әйтергә телисезме? Безгә ниндидер фикерне сеңдерергә итәсезме?

Хәтта телевидение генә дә түгел, барлык матбугат чараларын гаеплисем килә. Гәзитләрне, журналларны... Кайсын карама - юл һәлакәте, янгын, фаҗига, җинаять... Кан, үлем, азгынлык...

Гадәттән тыш хәлләрне исәпкә алмасак та әле... «Гадәти фаҗига» дип әйтимме соң инде... Ну, ел саен була торганнары... Россиядә ел саен 30 мең кешене үтерәләр, 30 меңе - юл һәлакәтендә, 15 меңе - батып, 40 меңе - эчеп, 20 меңе - янып, 20 меңе - грипптан, 300 меңе - рактан, 5 меңе СПИДтан үлә. 30 меңе хәбәрсез югала. 50 меңе үз-үзенә кул сала. 1,6 млн аборт ясала. Моңа әле армия­дә үлүчеләр санын, көчләнүгә дучар булучы балаларны, хезмәт урынында үлүчеләрне өстәргә мөмкин. Әллә күпме фаҗигаләр, үлемнәр, җинаятьләр табарга була. Алар хакында җентекләп сөйләргә, һәр детален зур планга алып күрсәтергә мөмкин... Һәм шул рәвешле ел әйләнәсенә дәвам итәргә.

Матбугат чараларын гаеплисем килә дә - гаепли алмыйм. Әйе, үзем бу өлкә белән бәйләнештә булган өчен дә. Журналист яңалык эзли, яңалык сөйли, күрсәтә, яза... Әгәр поезд билгеләнгән урынга барып җиткән икән, бу - яңалык була алмый. Әгәр ул рельслардан чыгып тәгәрәгән, шартлаган, якындагы авыл аша узган һәм бик күп кешеләрнең һәлакәтенә сә­бәпче булган икән, бу - яңалык. Бу хакта берничек тә язмый кала алмыйсың. һәм бу хәлләрне матбугатта чагылдырган өчен журналистны гаепләп тә булмый.

Икенче ягы да бар. Үз вакытында һәм җентекле яктыртылган фаҗига - басманың рейтингы ул. Караучылар, укучылар, реклама бирүчеләр саны. Димәк, бу - редакция өчен тираж, рейтинг, бер сүз белән әйтсәк, акча китерүче күренеш.
Һәм менә инде иң кызык урынына да килеп җиттек бугай. Мин - журналист, әгәр сез теләмисез икән, бернинди фаҗига, үтереш, азгынлык турында да язмыйм да, аны күрсәтмим дә. Мин сез теләгән нәрсәләрне яктыртам: алдынгы малчы тормышын сурәтлим, озак еллар буена тату яшәгән гаилә турында сөйлим, герой ана турында... Телисезме?!

Ә сез теләмисез. Махсус эзләп карадым, өстә телгә алынган темаларга язмалар интернетта юк диярлек. Булса да, аларның рейтингы бик түбән, караучылар саны бик аз. Ә фаҗигаләр, аварияләр, үлемнәр, адәм кыйнау күренеш­ләре... Мондыйларны күрергә теләүчеләрнең чиге-чамасы юк.
«Шундый кансыз күренешләрне күбрәк күргән саен, кешенең хис-тойгысы тупаслана, явызлык аның өчен нормага әверелә», - дип борчылабыз инде без.

Үсмер чакта караган бер фильмнан шундыйрак күренеш хәтердә калган. Исемен хәтерләмим инде. XIX гасыр. Кыш. Халык җәза мәйданына җыелган. Калтыранып басып торалар, көтәләр. Кемнедер асарга тиешләр икән. Ну, алып чыгалар теге гаеп­ле кешене. Башына кара капчык кидерәләр. Аяк астындагы нәрсәне алалар. Бетте. Һәм шунда фильм героинясы, «аһ» итеп, күзләрен каплый. Фильмны мин аңламаганмындыр инде. Миндә: «Соң, күрәсең килмәгәч, ник шул гомер көтеп тордың соң?» - дигәнрәк сорау туганы истә. Ә бит элекке дәверләрдә мондый күренешләр бик табигый булган. Мәйданда кемнедер асалар, кисәләр, аталар икән - моны тамаша кылыр­га халык җыелган. Мондый нәрсәләргә концерт, театр яки циркка йөргән кебек йөргәннәр.

Бәлки, моңа аптырарга кирәкмидер. Без, әлбәттә, кеше дигән затны күкләргә күтәрәбез. Ә биологик яктан караганда, сөтимәрләрнең бер төре бит инде ул. Һәм ит ашаучы сөтимәр. Печән ашау­чы гына түгел. Ә ит ашау өчен яки үзеңә кемнедер үтерергә, яки үләксә эзләргә кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, ерткыч булырга.

Адәм теленә күчерсәк, һәр­төрле фаҗигаләрне, үлем-китемнәрне тамаша кылырга яратуы - адәм баласының бозыклыгы түгел, ә бары тик аның табигый ихтыяҗларын канәгатьләндерү генә булып чыга. Ну, кирәк аның организмына шушындый коточкыч тамашалар. Бу ниндидер гормоннар бүлеп чыгара, үз тормышындагы куркыныч вакыйгаларга тынычрак карарга, аларны салкын кан белән җиңеп чыгарга булыша. Белгечләр шулай ди.

Шулай да... берәр малчы турында язасы, аны, сарык бәрәне тоттырып, фотога төшерәсе килә... Бу минем бозыклыктан түгел, ә кешенең табигый ихтыяҗлары турында уйлаудан. Ну, кирәктер кебек аның организмына шундый самими күренешләр...
Кирәк микән? Сокландырыр иде микән? Аппетитын гына кузгатмас микән?




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading