16+

Марат Кәбиров: «Кайда син, маймыл бабай?»

Соңгы вакытта шәжәрә төзү модага кереп китте һәм... шундыйрак бер нәрсә ачыкланды - барлык татар кешесенең дә нәсел җебе теге яки бу күренекле шәхескә барып тоташа икән. Тарихи шәхес оныгы булуның шундый җиңел нәрсә икәнен белгәч, мин дә шәҗәрә төзергә булдым. Барысыннан да узды­рыр­га иде исәп: «Кешегә әйләнгән беренче маймыл...

Марат Кәбиров: «Кайда син, маймыл бабай?»

Соңгы вакытта шәжәрә төзү модага кереп китте һәм... шундыйрак бер нәрсә ачыкланды - барлык татар кешесенең дә нәсел җебе теге яки бу күренекле шәхескә барып тоташа икән. Тарихи шәхес оныгы булуның шундый җиңел нәрсә икәнен белгәч, мин дә шәҗәрә төзергә булдым. Барысыннан да узды­рыр­га иде исәп: «Кешегә әйләнгән беренче маймыл...

Соңгы вакытта шәжәрә төзү модага кереп китте һәм... шундыйрак бер нәрсә ачыкланды - барлык татар кешесенең дә нәсел җебе теге яки бу күренекле шәхескә барып тоташа икән. Тарихи шәхес оныгы булуның шундый җиңел нәрсә икәнен белгәч, мин дә шәҗәрә төзергә булдым.

Барысыннан да узды­рыр­га иде исәп: «Кешегә әйләнгән беренче маймыл минем дәү әти булган!» - дип әйтергә. Һәм тарихта эз калдырган бөтен кешене дә үзебезнең нәселгә кертеп бетерергә... Тик берни дә килеп чыкмады.

* * *

1859 елның ноябрендә Чарльз Дарвин үзенең шаккатыргыч теориясе белән чыгыш ясый - бар тереклек табигый сайланыш нәтиҗәсендә барлык­ка килгән. Кеше хакында бер сүз әйтелмәсә дә, нәтиҗә аермачык.

Һәм Дарвин мизгел эчендә Кешене Ходай яралткан илаһи зат булудан туктатып, маймыл дәрәҗәсенә төшереп куя. Әлбәттә, яратмыйлар инде Дарвинны. Хәтта һәртөрле эзәрлекләүләргә кадәр барып җитәләр. Үзегез яратыр идегезме соң берәрсе сезне маймыл оныгы дип әйтсә?

Һәр яңалык ул - бер ахмак­лыкның икенче ахмак­лык белән көрәшүе. Һәр яңалык озак еллар буе яшәп катып калган, туң калыпка әйләнгән ахмак­лыкны җиңеп чыга да... бераздан үзе бер калыпка әверелә. Монда да шулай: халык ахмаклыгын Дарвин ахмаклыгы җиңеп чыга... Шуңа күрә бүген хәтта бот буе баладан сорасаң да, күкрәген киереп: «Кеше маймылдан яралган!» - дип чатнатып җавап бирә. Бер икеләнүсез, бер шиксез. Тулы ышаныч белән. Үзе карап торган диярсең.

Нәрсәгәдер ышану кешенең кимчелеге түгел. Ул - кешегә үз-­үзен саклау өчен табигать тарафыннан бирелгән калкан. Һәр белем - яңалык, һәм һәр яңалык - куркыныч: ул кешене күнегелгән тигезлектән, стабильлектән чыгара. Гади генә мисал, әйтик, сез хәләлегезнең сөяркәсе барлыгын белдегез. Һәм - бетте! Тормышыгыз челпәрәмә килде. Ә белмәсәгез, элеккечә бәхетле булып, тату гына итеп тотанаклы тормышта яшәр идегез әле. Берни дә үзгәрмәс иде. Ә белгәч - булмый. Белем - куркыныч нәрсә, ул тормышның астын өскә китерергә мөмкин. Ә белмәс өчен уйламаска, эз­лән­мәскә, тикшермәскә, ишетмәскә, күрмәскә ки­рәк. Бары тик башкалар әйткән сүзгә ышанырга.

Кешеләрнең, тоташ халык­ларның нәрсәгәдер берсүзсез ышануы ул наданлык та, ахмак­лык та түгел, ә нибары ирешелгән тотанаклылыкны җуярга теләмәү генә. Бер карасаң, чынлап та шулай ич инде. Маймылдан яралды ни, кызыл балчыктан ясадылар ни - хаҗәте юк, буласы булган бит инде... Иң мөһиме: сугыш чыкмасын да армиягә алып китмәсеннәр, югыйсә кредитыңны ничек түләрсең.
Ләкин адәм балалары арасында белемнән курыкмаучылар да бар. Һәм алар гасырлар аша Дарвинга болай дип кычкыралар: «Әй, абзый, аң­лашылып җитми торган җирләр күп бит синең бу нәрсәңдә. Әллә килеп төшендереп китәсеңме?» Дарвин дәшми. Аны да гаепләп булмый инде: карт булгач, колагы да ишетми торгандыр, ара да ерак бит.

Ә галимнәр баш вата: маймылның кешегә әйләнү процессы ничек булган соң? Беркемнең дә моны аңлатырлык дәлиле юк. Һәм «Homo sapiensның ни рәвеш­ле барлыкка килүе бүген дә палеонтологиянең иң бөек сере булып кала» (Роджер Левин)
4,6 млн ел эчендә маймыл туры атлаучы кешегә (Homo erectus) әверелә.
Шуннан 1 миллион ел эчендә Homo sapiens дигән аңлы затка әйләнә.
Һәм шуннан соң 200 мең ел (!) эчендә космоска очу дәрәҗәсенә ирешә.

«Кешелекнең мондый сикереше эволюция була алмый, бу революция була, - ди биолог Томас Хаксли. - Ә бит төрләрнең сизелерлек үзгәреше өчен унар миллион ел таләп ителә.»
Һәм тагын бер нәрсә.
Эволюция нәтиҗәсендә адәм баласы бүгенге кыяфәткә кергән. Ул кулына таш, таяк алган, шуның нәтиҗәсе буларак, бармаклары үскән. Бернәрсәгә дә хаҗәте булмагач, койрыгы юкка чыккан. Икенче төрле әйтсәк, яшәү өчен көрәштә кеше үзен уратып алган тормышка яраклаша. Көнкүреш өчен мөһим органнары һәм сыйфатлары камилләшә, ә кирәксезләре юкка чыга. Без шушы фикерләр нигезендә тәрбияләнгәнбез. Эволюция теориясе шуны сеңдерә: «Табигать бер генә төргә дә көндәлек җан асрау өчен мөһим булганнан артык сәләт бирми» (Альфред Уоллес, биолог).

Кешенең иң үсешкә ия һәм иң катлаулы әгъзасы - баш мие. Ул бүгенгә кадәр тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән. Баш миенең мөмкинлекләре чиксез. Адәм баласына шулкадәр акыл сәләте ни өчен кирәк булган соң? Исән калу өченме? Көнкүреш өченме? Ә бит ул бу сәләтенең яртысын да кулланмый диярлек.

Чарльз Дарвинның партнеры Альфред Уоллес моны түбәндәгечә аңлата: «Андый корал (баш мие) кешенең киләчәктәге ихтыяҗ­ларын канәгатьләндерү өчен кирәк».
Әгәр чынлап та шулай икән, ник ул баш мие Homo sapiens дигән төрнең исән калуы өчен күпкә мөһимрәк булган төнлә дә күрү, ис сизү, ерактан ишетү кебек сәләтләрне ныграк үстерүгә булышлык итмәгән? Ә аучылык, игенчелек белән шөгыльләнгән кыргый кешегә җан асрау өчен бик үк мөһим булмаган сәнгати һәм фәнни сәләтләр чамасыз зур үсеш алган?
Тел феноменын да шу­шы өлкәгә кертергә мөмкиндер. Кешенең көн­кү­реше өчен берничә аваз җитә. Ә сөйләшү механизмы үтә дә катлаулы...

Әлбәттә, моны ниндидер рухи ихтыяҗлар белән бәйләргә мөмкин. Әмма тереклекнең бер генә төрендә дә рух төшенчәсе барлыгын белмибез. Изгелек тә, гаделлек тә, намус та табигать өчен ят нәрсә. Җан асрау һәм табигый сайланышта җиңеп чыгу өчен боларның берсе дә кирәкми.
Әгәр кеше маймылдан яралган икән, аның йоны ни өчен коелып беткән? Бу сорауның ахмак икәнен үзем дә чамалыйм инде. Ашыкмый торыйк әле. Йон ни өчен кирәк? Иң беренче чиратта, тән җылысын саклау өчен. Һәм әлбәттә, чебен-черки һ.б. вак-төяк бөҗәкләр бимазаламасын өчен дә. Инглиз зоологы Десмонд Моррис Homo sapiensны 4237 төрле сөтимәр белән чагыштырып карый. Тәне йон белән капланмаган сөтимәрләр бары тик җир астында (тән җылысын саклауга мохтаҗлык­лары юк) яки суда яшәүчеләр (тәннең шудырмалы булуы әһәмиятлерәк) һәм панцирьлылар гына булып чыга. Бу җәһәттән дә кеше - бердәнбер. Һәм аның ялангачлыгын эволюция кануннары белән аңлатып булмый.
Шулай итеп, Дарвин теория­се Җирдәге тереклекнең эволюцион үсешен аңлатуда чиксез зур әһәмияткә ия булса да, кешенең килеп чыгышын тулысынча исбатлый алмый. Һәм «кеше маймылдан яралган» дип тулы ышаныч белән әйтү мөмкин түгел.

Кеше каян барлыкка килгән соң? Моны бүген бер кеше дә белми бугай. Диниләрдән башка, әлбәттә. Хәер, анысы соңрак...

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading