16+

Мәдәнияткә багышланган гомер

Мәгълүм булганча, 2014 ел - Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә Мәдәният елы дип игълан ителде.

Мәдәнияткә багышланган гомер

Мәгълүм булганча, 2014 ел - Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә Мәдәният елы дип игълан ителде.

Без - Чистай районының Татар Сарсазы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәнияткә багышланган елны авылыбызның мәдәният йортында 43 ел буена хезмәт итүче, февраль башында 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Азат Гали улы Габитовның бенефис кичәсен уздыру белән башлап җибәрдек. Әлеге чара район күләмендә узды дисәм дә ялгыш булмас, чөнки аңа күп кенә авыллардан мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Чистай муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Ольга Владимировна Рыжова, методистлар килгән иде.
Кичәне Илнар Сәйфиевнең «Талбишек» җыры белән,сәхнәгә бишек элеп, яңа туган бәбине «әти-әнисе» бишеккә салып тирбәтеп башлап җибәрдек. Аннары сәхнәгә юбилярның үзен чакырдык.
Азат Гали улы Алабуга мәдәният йортында читтән торып режиссура бүлегендә белем ала. Ул авыл клубында театр түгәрәге ачып җибәрә, кашыкчылар ансамбле оештыра, җырга-моңга гашыйк авылдашларыбыз белән төрледән-төрле кичәләр, күңел ачу чаралары уздырып тора.
Азат Гали улын тәбрик итәргә бик күп мөхтәрәм кешеләр килгән иде. Озак еллар буена Чистай шәһәре һәм районы мәдәнияте җитәкчесе булып эшләгән Рафыйк Әхмәтов, бүгенгесе көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз, 4 китап авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Минзифа Әхмәтшина, шулай ук авылыбыз башлыгы Рушан Гарипов, АФ «САРСАЗ»дан кадрлар бүлеге җитәкчесе Миләүшә Рәхимова, Азат абый белән бер казанда кайнаучы сәнгать җитәкчесе Рушания Гатина, Уракчы, Роман, Каргалы, Гаделшә, Татар Ялтаны, Кондрата һәм Йолдыз авыллары мәдәният йорты хезмәткәрләре юбилярны кайнар котладылар, матур җырларын бүләк иттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading