16+

Өметле яшьләребез бар икән

Соңгы вакытларда Тынычлык бистәсе халкы, 23 нче маршруттагы автобусларның азлыгы, аларның көн дәверендә юкка чыгып алулары, эшне бик иртә төгәлләүләре, автобус йөртүчеләрнең яисә кондукторларның пассажирларга карата тупас мөгамәләдә булулары турында зарланып, шәһәр һәм автопарк хуҗаларына еш мөрәҗәгать итеп торды. Үзара көндәшләр булган 23, 56, 69 һәм 69а маршрутлары экипажлары да...

Өметле яшьләребез бар икән

Соңгы вакытларда Тынычлык бистәсе халкы, 23 нче маршруттагы автобусларның азлыгы, аларның көн дәверендә юкка чыгып алулары, эшне бик иртә төгәлләүләре, автобус йөртүчеләрнең яисә кондукторларның пассажирларга карата тупас мөгамәләдә булулары турында зарланып, шәһәр һәм автопарк хуҗаларына еш мөрәҗәгать итеп торды. Үзара көндәшләр булган 23, 56, 69 һәм 69а маршрутлары экипажлары да...

Соңгы вакытларда Тынычлык бистәсе халкы, 23 нче маршруттагы автобусларның азлыгы, аларның көн дәверендә юкка чыгып алулары, эшне бик иртә төгәлләүләре, автобус йөртүчеләрнең яисә кондукторларның пассажирларга карата тупас мөгамәләдә булулары турында зарланып, шәһәр һәм автопарк хуҗаларына еш мөрәҗәгать итеп торды. Үзара көндәшләр булган 23, 56, 69 һәм 69а маршрутлары экипажлары да бары тик үз кесәләре турында гына кайгырттылар. «Юллар начар, пассажирлар аз, монда 4 маршрут автобусларына эш юк», - дигән сүзләре шактый еш ишетелде. Һәм теләкләренә ирештеләр дә. 2011 елның көзе һәм кышы, 2012 елның кышы, язы һәм җәе Тынычлык һәм Петровский бистәләрендә яшәүчеләр, 12 нче урта мәктәп укытучылары, 3 нче хастаханәгә эшкә йөрүче табиблар һәм башка медперсонал, хастаханәгә йөрергә мәҗбүр булган тирә-юньдәге бистәләр дә һәм Идел буе районында яшәүче халык, ахыр чиктә, бистә янындагы бакчаларга йөрүчеләр өчен зур сынау айларына әйләнде.
Бик күп табиб, шәфкать туташлары һәм укытучылар ияләшкән эшләрен ташлап китеп бардылар. Түземлекләре беткән, аптыраган-йөдәгән халык 2012 елның 14 маенда күмәк хат белән Татарстан Президентына мөрәҗәгать итәргә җөрьәт итте.
Май ае ахырларында 23 һәм 56 нчы маршрутлар буйлап йөрүче автобусларның санын берничәгә арттыргач, 2 нче пассажир автотранспорт оешмасына (ПАТП-2) караган (гараж саны 596) автобуста эшләүче яшь кенә кондуктор кыз Ләйсән Хөснетдинова күзгә ташлана башлады. Ул һәрчак аяк өстендә диярлек, әмма арыганлыгын сиздермичә, олысы-кечесенә ярдәм күрсәтә. Төшәргә җыенучы пассажирларны барлап, автобус йөртүчегә кирәкле мәгълүматны җиткерә, ә үзе автобустан төшәргә җыенучының кем - яшьме, картмы, йөге авырмы, ярдәм кирәкме-юкмы, үзе сау-сәламәтме икәнлеген ачыклап, ярдәм кирәк булган очракларда, пассажирның багажын автобустан төшерешә, үзенә исән-имин төшәргә булыша, яңа утыручылар арасында да өлкән, гарип, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне әллә кайдан күреп алып, аларга ярдәм итәргә ашыга.
Автобуста утыргычлар тулган булса, ул аларга үзе урынына утырырга рөхсәт итә, хәлсезрәкләрен җитәкләп тә алып килә әле. Инде: «Автобус йөртүчесе кем соң?» - дисәгез, ул Камил Сәгыйров атлы яшь егет икән. Камил Сәгыйров автобусны шул кадәр оста йөртә ки, әйтерсең лә «баранка» артында 25-30 ел утырган.
Беребезгә дә сер түгел, соңгы елларда Казанга килеп, бернинди тәҗрибәсе булмаган килеш автобус йөртүчеләр күбәеп китте. Камил Сәгыйров кебек оста шоферлар күбрәк әзерләнсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading