16+

Мөфти белән чәй эчтек

Үз вазифасына сайланган көнне ТР мөселманнарының диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Без - татарлар, һәрвакыт иң мөһим мәсьәләләрне чәй өстәле артында чишә алабыз», - дигән иде.

Мөфти белән чәй эчтек

Үз вазифасына сайланган көнне ТР мөселманнарының диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Без - татарлар, һәрвакыт иң мөһим мәсьәләләрне чәй өстәле артында чишә алабыз», - дигән иде.

Әйтергә кирәк, ул үзенең әлеге сүзләрен чынга ашырып та тора. Узган атнада мөфти журналистларны «Кол Шәриф» мәчетендә кунак итте һәм аларның сорауларына җаваплар биреп, Диния нәзарәтендәге яңалыклар белән таныштырып, киңәшләшеп утырды.
Күптән түгел Согуд Гарәбстанына сәфәр кысаларында «Ике изге урын» күргәзмәсендә Мәккәдәге Әл-Харам белән Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчетләренең төрле чорларына караган экспонатларын күреп хозурлануы, Мәккәдә әлеге күргәзмәне оештыручылар белән күрешеп, Россиядә моңарчы күрелмәгән бу күргәзмә экспонатларын Казанга да китертү мөмкинлеге турында сөйләшүләрен җиткерде ул.
Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстанында Россиянең хаҗ сәфәре тарихында беренче мәртәбә булган вакыйга - Россия делегациясе белән Гарәп иленең хаҗ министры Бандәр Хадҗәр шәхсән үзе күрешүе турында да хәбәр итте. Узган ел хаҗ кылучы россиялеләргә квотаның 20 процентын кыскарткан булганнар, изге урыннарны төзекләндерү һәм киңәйтү эшләре барганлыктан, быел да бөтен илләр өчен квоталар киметелә. «Без министрдан Россия өчен болай да аз булган 20,5 мең кешелек хаҗ квотасын киметмәвен үтендек, әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән, әмма үтенечебезне исәпкә алачаклар дип өметләнәбез», - диде ул.
Хаҗ турында сүз чыккач, журналистлар «ДУМ РТ Хадж» атамасының бик котсыз яңгыравын ассызыклады, әлеге исемне һәм «Хузур» кебек атамаларны алыштырырга, татар телендә яңгырашлы итәргә өндәде.
Күптән түгел, Казанның «Тынычлык» мәчетендә җомга көннәрендә ястү намазыннан соң мөфти хәзрәтнең Коръән тәфсире буенча укулар алып бара башлавы мәгълүм булган иде. Бер журналист «Тынычлык» мәчетенең шәһәр читендә, ерак булуын сәбәп итеп: «Әлеге дәресләрне үзәк мәчетләрнең берәрсендә үткәреп булмыймы?» - дип сорау бирде. «Аның каравы, анда тыныч! Мин бит берәү генә, бөтен җиргә дә җитешә алмыйм, эш графигы тыгыз!» - дип җавап кайтарды Камил хәзрәт. Нишлисең, мөфти хәтле мөфтинең үзеннән өйрәнеп, гыйлем эстисең килсә, ул билгеләгән урынга бару җаен табарга туры килә инде.
Журналист Рәшит Минһаҗ исә «Иске таш мәчет»нең язмышы белән кызыксынды, шулай ук «Апанай» мәчетенең кайсы мөфтиятнеке булуына төгәллек кертергә өндәде. «Иске таш мәчет» мәсьәләсендә эшне суд процедуралары аша узмыйча гына җайга салып булмаячагы, ә «Апанай» мәчетенең әлегә ТР мөселманнарының диния нәзарәтенә генә түгел, ә элекке мөфти Илдус Фәиз җитәкчелегендәге «Казан» мөфтиятенә дә каравы аңлашылды. «Киләчәктә бер генә мөфтият булыр! Без шуңа омтылабыз!» - диде Камил хәзрәт.
Әлеге очрашуда журналист Искәндәр Сираҗи да актив катнашты. Ул элек куылган белемле имамнарга тагылган ярлыкларны алып ташлап, аларны кире имамлыкка кайтара башларга, ә Диния нәзарәтенең «Дәгъват бүлеге»ндә эшләүчеләрне болай да имамнары җитәрлек булган Казан мәчетләрендә вәгазь сөйләттереп әрәм иткәнче, авылларга җибәрергә өндәде. «Авыл халкы элекке бригадир Котбетдин абзый вәгазен тыңларга йөрмәсә дә, Казаннан килгән мәртәбәле кунак белән кызыксыначак, мәчеткә тартылачак!» - диде ул, үз фикерен җөпләп.
Очрашуны йомгаклап, журналистларга сәдака итеп, имам Әбу Хәнифәнең тормышына һәм мирасына багышланган ике аудиодиск тапшырылды. «Без Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча яшибез. Республикадагы мең ярым мәчетнең берсе генә дә «Әбу Хәнифә» исеме белән аталмавы сәер. Киләчәктә мондый исемдәге мәчет тә барлыкка килер дип өметләнәм. Әлегә, аңа багышлап диск чыгардык. Прогрессив заманда нәкъ аудиокитап чыгару отышлы, аны машинада барганда да, башка эш барышында да тыңлау уңайлы», - диде Камил хәзрәт, Диния нәзарәтенең «Хузур» нәшрияты биш мең данә тираж белән чыгарган дисклар таратылганда. Нәзарәт киләчәктә аны Казан мәчетләрендә бушка таратырга җыена. Татарча дискның авторы профессор Мөхәммәт Әбү Зәһрә булса, русчасын мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр укый. Әлегә аудиокитапларның саны 30лап, ТР Мөселманнарының диния нәзарәте быел 70кә якын шундый китап чыгаруны үзенә максат иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading