16+

Мин «Шәһри Казан»га рәхмәтле

Бер мәҗлестә бик күп җырлар авторы Сафьян ага Ибраһимов белән таныштым. Ул тиз арада дистәгә якын шигыремә көй язып бирде.

Мин «Шәһри Казан»га  рәхмәтле

Бер мәҗлестә бик күп җырлар авторы Сафьян ага Ибраһимов белән таныштым. Ул тиз арада дистәгә якын шигыремә көй язып бирде.

Икенче очрашуыбызда: «Сөйләшенгән, җырларыңны «Шәһри Казан» газетасына илтеп бирәсе генә калды», - дип җырлап бирде. Хатыны Лена апа исә Госман Садәгә мөрәҗәгать итәргә кушты.

М ин чакырылган вакытка очып диярлек редакциягә килдем. Әмма көндезге аш вакытын хәтерләткән савыт-саба шалтыравын шәйләп, соңрак керермен дип, урамга чыктым. Бәлкем, Госман әфәнде дә тәмәке көйрәтергә чыгар дип, тышта көттем. Чыкты да, күптәнге танышы белән сөйләшкәндәй, төшке аш вакыты беткәнче үк, әйдәкләп, үзе белән алып кереп китте. Мин алып килгән язмаларны дикъкать белән карап чыккач: «Якташ, моңа чаклы син кайда йөрдең?» - дип, миңа карап алды да, бер кочак кәгазьләрне алып, каядыр чыгып югалды. Күпмедер вакыт узгач, көлемсерәп килеп керде. «Римир иптәш, киләсе санда синең шигырьләрең чыгачак», - ди бу. Мин шатлыктан ничек чыгып машинага утыруымны да сизми калдым. Рәхмәт тә әйтмәдем, ахры... Мәрхүм Госман Садәнең кулы җиңел булды. Шулай башланып киткән хезмәттәшлек бик нәтиҗәле булып чыкты.

Иҗатымда «Шәһри Казан» газетасының йогынтысы, аның әһәмияте әйтеп бетергесез. Айга ике-өч мәртәбә язмаларымны бастырган газета миңа бик якын иде. Шуңа да әле бүген дә үземне газетага бурычлы кеше итеп тоям. Әдәбиятыбыздагы зур шәхесләр белән дә, яшь язучылар белән дә таныштырды әлеге редакция мине. Юбилей уңае белән, мин коллективка иҗат уңышлары телим. Бакыйлыкка күчкәннәргә сүзләрем дога булып ирешсен.

Газета мине даими, таләпчән укучысы буларак бүген дә куандыра, иҗат кыры киң булуын исбатлый.

Чирек гасыр хезмәт күрсәтәсең,
Эшең мөһим, кирәк кешегә.
Битләреңдә заман геройлары
Дөрес бәя бирә эшеңә.

Синең белән горурлана Казан,
Сине укый килгән кунаклар.
Кулга алсаң, искә төшә Болгар,
Шул дәүләткә кергән калалар.

Яшең яшь булса да, ким җирең юк,
Үз йөзең бар - матур, илаһи.
Могҗизалы якты киләчәккә
Хокукың бар синең, валлаһи.

Туган көнең белән, «Шәһри Казан»,
Теләкләрең кабул булсыннар.
Җил-давылга каршы тора алсаң,
Халкың сине зурлап җыр җырлар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading