Балаларны күзәтергә яратам мин. Үземнең балам кечкенә булуданмы, әллә ул бәләкәй кешеләрнең гөнаһсыз уй-фикерләре үзенә тартамы - белмәссең...
«Аласың, - дип әмер бирә касса янында торган 5-6 яшьлек малай әти-әнисенә. - Алмасагыз, Мәскәүгә - Путинга язам. Мин шоколад яратам! Ә Путин, синең эшеңә шалтыратып, орышачак». Артларында мин тора идем, сорыйсы иттем: «Ә ничек язып була ул Путинга, миңа да әйт әле».
- Синең интернетта утырганың юкмы әллә? Контактка кер дә Путин дип җый. Ул күптән инде минем дусларда!
Әти-әнисеннән үзе яраткан шоколадны алдырткач кына, җыерылган каш-борыны язылды «егет»нең. Мышык-мышык борынын тартып, шоколадын кимерергә тотынды. Җитди инде үзе - ни дисәң дә, Мәскәүдәге блаты белән куркытып алдырды бит! Үзе, чыга-чыгышлый, бер пакетны да күтәрде әле - зур егет, булган егет, янәсе. Ирексездән, теге соңгы арада модага кергән яшь чикләве турында чыккан яңа канун искә төште. 6+, 12+ дип интегәсе дә юк инде: безгә 5-6 яшьлек бала интернеттагы социаль челтәрләрдә утыра, анда үзен әллә кемнәр дип таныштырган «Путин»нар белән аралаша икән, нинди яшь чикләве ди?! Аны әле олы кеше аңышып бетермәскә дә мөмкин, ә мәктәпкә дә кермәгән баланың белмәгәне юк.
Бөтенесе дә андый булмаса да, индиго балалар чорында кайчак аптырашта да каласың. Касса янында кешедән оят булганга күрә генә тиз-тиз кирәкле шоколадын алып «котылган» ата-ананы аңлыйм мин. Кайвакытта балага ни дип җавап бирсәң, дөрес буласын да чамалап бетереп булмый. Без мәктәп бетереп туган буын булсак, хәзер балалар университетларның кызыл дипломы белән туа шикелле. Мәктәпкә дә кермәгән балаң Россия Президенты белән куркытсын әле! Иртәгә әти-әнисе өстеннән, тавыш күтәрде, хокукымны кыса, дип, шикаять язарга да күп сорамас алар.
Икенче яктан караганда, аларның ата-анасын шул рәвешле кабатларга тырышуы да ярылып ята. Кызымның курчакларын ничек итеп әрләгәнен карыйм да, бу бит кырыйдан караганда мин дип елмаям. Шоколад алдырткан «егет»нең дә «эшеңә шалтыраттырам»ы юктан чыкмаган дип гөманладым.
Ә плюсларга килгәндә, тел очына бер мәзәк килә дә баса. Бер ата улына: «Син үстең инде, улым, хәзер интим темаларга сөйләшү вакыты да җитте», - диюгә: «Сора, әти, нәрсә кызыксындыра?» - дигән бит ул...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар