Әйткәнемчә, хәзер бераз төште бәрәңгенең абруе. Тик шулай да авылларда шактый кеше зур бакчасына печән, башка яшелчә чәчкән булса да, төп культура бәрәңге әле.
- Нәрсәгә шулкадәр утыртканбыздыр, хәзер балалар да алып китми, шул элекке гадәт буенча чиләнәбез инде, - дип зарлана күрше апа.
- Ашалса, аена бер чиләк ашаладыр, - ди якын бер иптәшем. Алай да утырта татар бәрәңгене.Чөнки ул запаслы булырга өйрәнгән, чөнки әби-бабалары күргән берничә ачлык - аның геннарында.
Быел җәй Америка акчасына яшәп ятучы бер татар сайты кызыклы гына материал язды. Анда ике егет, Балык Бистәсе тирәсендә микән, авыл халкыннан сораштырганда, халык Мисыр бәрәңгесе ашавын әйткән. Шул урынны сүзен сүзгә китерим әле:
«Быел җәй башында корылык булу сәбәпле, бу авылда күпләрнең бәрәңгеләре тишелмәгән. «Мисырдан китерелгән бәрәңгене бик яратып ашыйбыз», - ди авыл халкы. Моңа кадәр кыяр белән помидордан кала барлык яшелчә дә Европа илләреннән китерелгән булган». Материал август башында язылган. Иренмичә Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш якларындагы танышлардан сораштым - бәрәңгенең начар булуыннан артык зарланучы булмады. Аннан быел яз бәрәңге тишелмәү белән җәй уртасында Мисыр бәрәңгесе ашауның ни бәйләнеше барлыгы да аңлашылмады.
Әлбәттә, без дә бәрәңгене сатып алгалыйбыз. Алай булса да, Мисырда үскән бәрәңге сатып алмыйбыз. Базарда үзебезнең татар абый-апалары саткалап тора - шулардан алабыз.
Комментарийлар