16+

«Мәскәүләре үзләренә булсын, анда минем акчага бер көн дә яшәп булмый»

Мәскәү белән Казан арасы ерак юл түгел: кичтән Татарстан башкаласында поездга утырып, йокларга ятасың да, иртән Мәскәүдә уянасың. Болай ансат булгач, безнең ише карт-коры да өйдә генә утырмый бүген.

«Мәскәүләре үзләренә булсын, анда минем акчага бер көн дә яшәп булмый»

Мәскәү белән Казан арасы ерак юл түгел: кичтән Татарстан башкаласында поездга утырып, йокларга ятасың да, иртән Мәскәүдә уянасың. Болай ансат булгач, безнең ише карт-коры да өйдә генә утырмый бүген.

Күптән мишәр кодагый да чакыра иде. Тәвәккәлләдем. Кичтән олы малай озатып җибәргән иде, иртән кыз белән кияү каршы алырга килгән. Беренче көнне бергә уздырдык, зурлап кунак иттеләр. Икенче көнне иртүк һәммәсе дә эшкә китте. Оныкны да миңа комачауламасын дип, бакчага илттеләр. Кодагый яшь әле минем, ул да эшли. Болын хәтле өйдә берүзем утырып калдым. Иптәшкә песи генә дә юк, ичмасам.

Өйлә намазымны укыгач та урамга чыгып керергә булдым. Ерак түгел генә бер сәүдә үзәге бар икән. Кечкенә кызым кофта сораган иде, шуны алып, баламны сөендерү инде исәбем. Миңа кирәк кибет булырга охшаган - Италия модасы дигән. Элгечләргә шактый матур кофталар да эленгән. Бер күңел ятканының бәясен карыйм әле дисәм, күзләрем шакмак булды. 6 саны янында дүрт нуль. Дөрес күрсәтми бугай дип, күзлегемне әйбәтләп сөртеп, кабат киеп карадым. Юк, һаман да шул 60 мең. Башым әйләнеп туктагач, мием исәпләргә кереште. Минем ярты еллык пенсиям була түгелме соң бу?! Юка бер кофта өчен ничек инде күрәләтә шулкадәр хәләл акчаңны чыгарып бирмәк кирәк.. Булса да, кызганыч.

Элеп куелган киемнәрнең башкаларын карасам, аларның да хакы шул дүрт нульле. Ачуың да чыкмаслык түгел Ә бит кибет «Старт» дип атала иде. «Финиш»ы нинди була инде моның дип, аптырап чыгып киттем. Моннан бер ун ел элек Мәскәүгә баргач, бер чынаяк чәйнең 80 сум торуына шаккатып кайткан идем инде. Бу юлы да гаҗәпләндерде Мәскәү. Беренчедән, бәяләргә исем китсә, икенчесе - урамнарда Кытай кешеләренең күплегенә хәйран калдым.

Бик кыстасалар да, озак тормадым Мәскәүдә. Көчкә өч кич кундым да юлга чыктым. Нишлим анда? Минем акчага анда бер көн дә яшәп, берни дә алып булмый. Әллә соң Мәскәүдә акчаны капчыклап, санамыйча бирәләрме? «Мәскәүләре үзләренә булсын, үзебезнең Казан яшәсен!» - дидем дә кайтып киттем. Бу Мәскәүнең пенсионер карт-карчыклары нәрсә киеп, нәрсә ашап яшиләр икән?» - дип, юл буе уйлап кайттым, күземә йокы кермәде.





Фото: http://idemgulyat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading