16+

Ничек түздең икән, әбием?

1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы. Ут эченнән килгән хатлар. Хәбәрләре килми торса, нәрсәгә юрадың да ничек түздең икән, әбием? Өч якын кешеңне югалту ачысына ничек чыдадың икән?

Ничек түздең икән, әбием?

1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы. Ут эченнән килгән хатлар. Хәбәрләре килми торса, нәрсәгә юрадың да ничек түздең икән, әбием? Өч якын кешеңне югалту ачысына ничек чыдадың икән?

Япь-яшь килеш кызың Бисал, үз теләге белән, сугышка киткән. Алар авылдан берничә була. Бисалны иптәш кызы Гөлсем белән хәрби заводта эшкә калдыралар. Монда сумала эретү эшендә катнашканда, апамның өстенә кайнар сумала ага - тәненең күп өлеше җәрәхәтләнә. Табиблар апамны саклап кала алмыйлар. Авылга апамның дус кызы гына кире әйләнеп кайта. Фаҗигале хәбәрне алгач, әбием тавышсыз гына елап түзгәндер...

Олы улың Шәйхетдиннең хәбәрсез югалуын белсәң дә, син аны соңгы көннәреңә кадәр көттең. Ул сугыш кырында яраланып, бер күзен югалта. Аны, хезмәтен пешекче булып дәвам итәргә, Суслонгерга җибәрәләр. Анысы - Мари урманнары арасында. Әнием -Шәйхетдин абыйның сеңлесе. Абыйсының монда якында гына булганын белгәч, янына барып кайтырга җыена. Үзенә күрә күчтәнәчләр алып, әнием Суслонгер урманнарын эзләп китә. Очрашалар. Абыем, әнине урман аша озата чыкканда: «Син ничек монда килеп җитә алдың, сеңлем, монда бит бер тәмәке төпчеге өчен дә кеше үтерәләр», - ди. Шул күрешүдән соң абыемның хатлары килүдән туктый. Хат язмагач, үзе кайта торгандыр инде, дип, әбием аны көтә башлый. Шулай итеп, баласын, хатынын, әти-әнисен, туганнарын калдырып, абыем хәбәрсез югала.

Сугыш елларында бабам, олы яшьтә булуына карамастан, каравылчы булып эшли. Радио­дан соңгы хәбәрләр тапшыр­ганда: «дошманның фә­лән кадәр техникасы тар-мар ителде», - дигәнне ишетүгә, мо­ңа кадәр сугышларда катнашкан бабам, ачынып: «Сез монда техника санап ятасыз, ә дошман җиребезгә керә», - дип әйтеп ташлый. Бу сүзләрне шунда җыештыручы булып эшләгән карчык тиешле урынына җиткерә. Бабамны алып китәләр. Хәсрәтләрен уртак­лашыр кешесен дә югалта әбием.

Бабам авылыбызның оста скрипкачысы булган. Туй-мәҗлесләрдә скрипка уйнап, авылдашларының күңелен күтәрә торган булган. Шул китүеннән бабам да әйләнеп кайта алмаган. Уйлыйм-уйлыйм да үз-ү­зе­мә һаман шул бер сорауны бирәм: «Ничек түздең икән, әбием?»


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading