16+

Пенсия арттымы, яшәү кыйммәтләнә...

8 нче катта яшәүче танышым Коръән ашы уздырды. Кунакка җайлы гына лифтта менеп киттем. Ике сәгатьләп утырганнан соң, өйләргә таралыштык. Кире төшәргә дип лифт төймәсенә баскан идек, ул эшләми. Сигез катны җәяү төшәргә туры килде. Миңа сиксән яшеннән узган ак яулыклы әбиләр дә, бозда егылып аягын сындырган, култык таякларына таянган...

Пенсия арттымы, яшәү кыйммәтләнә...

8 нче катта яшәүче танышым Коръән ашы уздырды. Кунакка җайлы гына лифтта менеп киттем. Ике сәгатьләп утырганнан соң, өйләргә таралыштык. Кире төшәргә дип лифт төймәсенә баскан идек, ул эшләми. Сигез катны җәяү төшәргә туры килде. Миңа сиксән яшеннән узган ак яулыклы әбиләр дә, бозда егылып аягын сындырган, култык таякларына таянган...

Йортка яңа гына күченгән чакта лифт ярты еллап эшләмичә торды. Күченгән кешеләр авыр җиһазларны, зур-зур төенчекләрен җәяү ташырга мәҗбүр булды. Яңа җиһазлар сатып алган кешегә дә уңайсыз иде. Диван, карават китерүче егетләр күтәреп менгән өчен һәр катка 100-200 сум тирәсе сорыйлар. Кыскасы, җиһазыңны унынчы катка китереп җиткергәннәренә 1000-2000 сумыңны чыгарып бирәсе була. Сабыйлары булган, бала арбасы белән йөргәннәргә дә бик авырга туры килә иде. Лифт эшли башлагач, аның өчен түләтә дә башладылар.Тик менә ни хикмәт, барыбер бик сирәк кабызалар иде аны.
елларда лифтка бар кеше дә түләргә тиеш булачак, дигән сүз таралды. РФ Торак кодексында әйтелгәнчә, лифтлар, шахталар уртак милек булып санала. Шуңа да йорт милекчеләре барысы да, кайсы катта яшәүләренә карамастан, лифт өчен дә түләргә тиеш. Икенче яктан, бу кагыйдә «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» законга каршы килә түгелме? Кулланмаган хезмәт өчен түләтергә тиеш түгелләр ләбаса. ТР Министрлар Кабинеты бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Лифт өчен түләүне икегә бүлделәр: беренче каттан өченче катка кадәр яшәүчеләр бары лифтны тоткан өчен генә (төзекләндерү һ.б.), ә калганнар тоткан һәм кулланган өчен дә түли. Дөрес, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды. . Әмма, ничек кенә булмасын, бу үзгәрешләр гадел булган икән, менә хәзер тагын барыбызны да лифт өчен түләттермәкче булалар, диләр. Чаллы прокуратурасы мондый бүлеп түләүне нигезсез дип таныган, хәзер 1 гыйнвардан лифтны тоткан өчен Чаллыда һәр катта яшәүче дә түләргә тиеш булачак. Ул сумма фатирның квадрат метрыннан чыгып исәпләнәчәк. Бер квадрат метр өчен 3 сум 23 тиен каралган. 60 квадрат метр мәйданлы торакта яшәүче аена 200 сумга якын чыгарып бирергә тиеш була. Әле бу сумма июльдән тагын артачак ди. Чаллы Казаннан ерак түгел. Бездә дә шундый кагыйдәләр гамәлгә кермәс дип әйтеп булмый. Дөрес, бу җитәкчелеккә, идарә итү компанияләренә, торак милекчеләренең үзләренә дә бәйле. Әгәр уртак җыелышта аскы катларга түләтмәскә дип хәл итсәләр, милекчеләргә каршы килә алмаячаклар. Дөрес, андый очракта аскы катлар өчен өстәгеләр үзара бүлешеп түләргә тиеш булалар. Моңа да һәркем ризалашмас шул. Менә шулай, пенсияләрне арттырдылармы, яшәү кыйммәтләнәчәк икәнлеге көн кебек ачык. Юлда йөрү бәяләре үсә, кибеттәге продуктларны әйткән дә юк, газга, утка түләүләр арту дисеңме... Әле, кулланган электр энергиясен дә чикләргә җыеналар икән, тиешле нормадан күбрәк яндырсаң, кыйммәтрәк бәядән түләргә туры килмәгәе... Ходай сабырлык бирсен дә тапкан акчабызны бәрәкәтле итә күрсен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading