16+

Песи-песи, пескәем

Миңа соңгы вакытта песиләр бик акыллы сыман тоела башлады. Әллә цивилизация дигәннәре аларның акыл үсешенә уңай тәэсир итә инде?! Сезнең песиегезне белмим, ә менә безнең Назлы (кушаматы шундый) рәхмәт әйтә белә. Ишек ачып кертсәң, бусаганы шундый эре кыяфәт белән атлап керә дә, борылып, «Мияу» дип китеп бара. Безнең Назлының хикмәтләре...

Песи-песи, пескәем

Миңа соңгы вакытта песиләр бик акыллы сыман тоела башлады. Әллә цивилизация дигәннәре аларның акыл үсешенә уңай тәэсир итә инде?! Сезнең песиегезне белмим, ә менә безнең Назлы (кушаматы шундый) рәхмәт әйтә белә. Ишек ачып кертсәң, бусаганы шундый эре кыяфәт белән атлап керә дә, борылып, «Мияу» дип китеп бара. Безнең Назлының хикмәтләре...

Миңа соңгы вакытта песиләр бик акыллы сыман тоела башлады. Әллә цивилизация дигәннәре аларның акыл үсешенә уңай тәэсир итә инде?!

Сезнең песиегезне белмим, ә менә безнең Назлы (кушаматы шундый) рәхмәт әйтә белә. Ишек ачып кертсәң, бусаганы шундый эре кыяфәт белән атлап керә дә, борылып, «Мияу» дип китеп бара.

Безнең Назлының хикмәтләре шактый. Коридорда калып, өйгә керәсе килсә, ишекнең тоткасына сикерә башлады. «Шылт» иткән тавыш чыгарып, үзенең коридорда калганын, бик тә өйгә керәсе килгәнен шулай белдерә торган булып китте. Без дә моңа ияләштек, тоткыч тавышын ишетүгә, ишекне ачабыз. Ә ул, рәхмәт әйтеп, өйгә уза.

Ә көннәрдән бер көнне, дөресрәге, төннәрдән бер төнне барыбызны да шаккатырган бер хәл булды. Төнге сәгать 3тә ишектә кыңгырау шалтырады. Аның тавышына уянып: «Бу вакытта кем йөри? Юньле кеше булсын инде», - дип ишекне ачсак, берәү дә юк. Ә кыңгырау һаман шалтырый. Ул да булмады, коридордагы шкаф башыннан песиебез сикереп төште. Ул, хәйләкәр, ишек кыңгыравының чыбыкларын ялап, шулай тоташтыра икән. Звонок биреп керү аның үзенә дә ошап китте, күрәсең. Хәзер төнлә өйгә керәсе килсә, чыбыкларны гына ялый. Ә безгә, татлы йокыбыз бүленмәсен дисәк, аны кичен барлап, өйгә керткәч кенә ятарга туры килә.

Шулай да, ара‑тирә, аның кыңгырау төймәсенә «басканын» тың­лаштыргалыйбыз. Бервакыт ирем, шаяртып: «220 вольт тоташтырам бит!» - диде. Шул ва­кытта сез Назлының карашын күрсәгез. Күзләре белән, ул «Син нәрсә, акылыңнан яздыңмы әллә? Миннән башка ничек яшәрсез?» дигәндәй карап тора иде.

Алай дисә дә хаклы. Гади авыл песие генә булса да, без аны табиб дип йөртәбез. Берәрсенең берәр җире авыртса, хәзер шунда килеп ята. Башта йомшак тәпиләре белән үзенчә массаж ясый. Кирәк икән, тырнакларын чыгарып, «энә» дә кадый. Аннары җылытып, мырлап ятып йоклап китә. Аның тавышы сине дә тынычландыра. Ә инде йокыдан торганда, авырту ниндидер хикмәт белән беткән була.

Назлының иң яраткан урыны - аквариум яны. Анда гел ут янып торгач, җылы да, якты да, балыклы да. Мәш килә инде шул балыкларны карап. Күз дә йоммый күзәтә. Менә‑менә тотармын, аннан кабып йотармын, дип хыяллана, күрәсең. Телләрен дә ялап куя хәтта.

Ә суны барлык песиләр шикелле үк яратмый инде ул. Үзе яратмау гына бер хәл, безне дә ванна бүлмәсенә кертми. Берәрсе юына башласа, батып үләрләр дип курыккан сыман, мияулап тора башлый. Бигрәк тә балалар өчен борчыла. Ишекне ачып, үзеңнең исән икәнеңне күрсәтмичә, китми. Менә шундый хикмәтле песи.

Ә менә күршеләрнең песие - Космонавт. Әйе, 14нче каттан очып төшкәч, кем булсын?! Ул песи ачык форточка өстендә утырырга ярата иде. Кергән саен, егылып төшмәсен тагын, дип куркып чыга идем. Юраганым көннәрдән бер көнне юш килде бит - песи егылып төшкән. Күршем эштән кайткач, каршысына йөгереп чыкмаган, эзләп‑эзләп тә табылмаган. Урамга чыкса, шунда җирдә ята, ди. Ярый әле, гомере бетмәгән булган, мальва гөлләре бәрелүне киметкәннәр. Гәүдәсенең зур булуы да ярдәм иткәндер инде, бәләкәйрәк сарык бәтие кадәр ул. Ветеринарга дәваланырга йөрттеләр. Терелде. Ә кушаматы тагылып калды. Хәзер ачык форточка янына якын да килми.

Беркөнне без дә үзебезнең Назлыны югалттык. Балалар, 16 катлы йортыбыз буйлап йөреп, песине эзләде. Ниһаять, 10нчы каттан таптылар. Адашкан. Үзенекеләрне күргәч, каршыларына йөгергән. Хәзер подъезд ишеге ачык булса да, янына да бармый. Борынын гына тыгып карый да кире өйгә чаба, кабат адашасы килмидер инде.

Аннан соң да тагын бер югалды әле ул. Кунаклар чакырган идек. Бөтен эш беткәч, Назлының юклыгын абайладык. Ишегалдын да карадык, хәтта кыш булуга карамастан, урамга чыгып та эзләп йөрдек. Ярты сәгатьләп эзләгәнбездер үзен. Нәрсә уйларга да белмәдек. Шактый вакыт узгач, костюмын эләргә уйлаган әтие­без тапты. Шкафка кереп йоклаган бу. Кунаклар чакырган көн бит: тамагын ныклап туйдырган булгандыр. Юкса күпме чакырып-чакырып та, исе китмәде. Табылганына сөенеп сыйпый башлаган идек, мырларга тотынды. Юкка гына Назлы түгел шул инде ул.

Фото: ruffnews.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading