16+

Президент фәрманы үтәлерме?

70-80 нче елларда башкалабыз Казанда элекке елларда бастырылган, иске (борынгы) китаплар сата, алыштыра, кабул итә торган букинист кибетләр бар иде.

Президент фәрманы үтәлерме?

70-80 нче елларда башкалабыз Казанда элекке елларда бастырылган, иске (борынгы) китаплар сата, алыштыра, кабул итә торган букинист кибетләр бар иде.

Замана шаукымы, фән-техниканың зур адымнар белән алга китүе аларны сәүдә базарыннан кысрыклап чыгарды. Тарихи, кызыклы, борынгы китапларны яратып укучылар шәһәребезнең Кәрим Тинчурин исемендәге паркка җыела башладылар. Ул урын фикердәшләрнең мәгълүмат алышуы, бәхәс мәйданына да әйләнде. Беркөнне мин дә, тарихи китапларны кызыксынып укучы буларак, Тинчурин һәм Татарстан урамнары кисешендә урнашкан шул паркка юнәлдем... Нәрсәләр генә сатмыйлар, кемнәр генә юк монда! Сатучылар баскан рәт араларында китаплар актарып торганда, якында гына балаларның чыркылдап шат көлүләре ишетелде. Яңартылган тигез, матур аллея буйлап шул якка юнәлдем...
Элеккеге ташландык, сазлыклы, чүп өемнәре тезелеп киткән бакча заманча зәвык белән үзгәртелгән, искиткеч күркәм паркка әверелгән. Бакчаның түшәлгән тигез юлларыннан култыклашкан парлар, өлкәннәр, бала арбасы тарткан яшь аналар акрын гына атлыйлар. Сынган агачлар, сазлыклы урыннар да күренми, «адым саен» чүп әрҗәләре куелган. «Балалар мәйданчыгы»нда күңел ачучылар да шактый.

Пролетариат юлбашчысы Ленинның мозаикалы сурәте ясалган урын янәшәсендә саф һавада ял итеп йөрүче өлкәннәр белән әңгәмә кордым. Алар әйтүенчә, быел җәй көне паркта Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманның шушы тирәдә яшәүче халык белән очрашуы булган. Җирле халык үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләгәннәр, эшлекле тәкъдимнәр дә ясалган... Киләсе 2016 елда да бакчаны төзекләндерү, яңарту эшләрен дәвам итәчәкләре, концерт мәйданчыклары, велосипед юллары, Wi-Fi, видеокүзәтү җайланмалары һәм классик драматург Кәрим Тинчуринга һәйкәл куелачагы турында шатланып сөйләделәр...

Шул якларда йөргәндә, Татарстан урамының икенче ягындагы (Тинчурин паркыннан ерак түгел) «Яшь парлар паркы»н да карап китәргә булдым.
«Яшь парлар паркы» Девятаев һәм Порт урамнары кисешендә урнашкан, 25мең квадрат метр зурлыгындагы мәйданны алып тора. Совет чорында бу урыннарда шәһәр чүплеге булган. Кыш көннәрендә урамдагы җыеп куелган карларны да шунда түккәннәр. Караусыз, ташландык урын булганга күрә, бу җирләрне төрле агачлар, куаклар (бигрәк тә өрәңге) баскан, ерып чыгарлык түгел...

2000 елларда бу җирлектә яшьләр өмә оештырып, агач-куакларның артыкларын кисеп, яшь парлар бакчасы ясаганнар иде. Әлбәттә, аларга изге эшләрендә хөкүмәт җитәкчеләре дә булышты. Соңгы вакытта бакча ташландык хәлдә, җәяүлеләрнең юллары чокырлы-чакырлы, утырып ял итү өчен ясалган эскәмияләрнең күбесе ватык-җимерек хәлдә, аллея уртасында «басып торган мозаикалы багана»ның башына юл ремонтлаганда куела торган чикләгеч «менеп утырган». Яшьләр бөтенләй күренми, ара-тирә карт-корылар гына узып киткәли...

Бу паркны Тинчурин бакчасы белән чагыштырып карасаң, җир белән күк арасы кебек!.. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елны Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан иткән иде. Ел ахырына кадәр ай ярым чамасы вакыт калды. Өметсез - шайтан, диләр. Якын киләчәктә өйләнешкән яшь парларның шат йөзләрен күреп, узып баручыларның да күңелләре күтәрелсен, парк заманча яңартылсын, күркәм ял итү урыны булсын иде... Президент фәрманы үтәлер микән?!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading