Тел мәсьәләсен күтәрергә сәбәп чыкты: Россия Президенты рус булмаган туган телләрне укытуны мәҗбүриләп өйрәтүнең кирәк түгеллеге турында югары мөнбәрдән җиткерде. Бу сүзләре өчен шәхсән үзем Путинга рәхмәт әйтәм.
Киң җәмәгатьчелекне: яше-картының игътибарын шул үтә дә мөһим мәсьәләгә юнәлтте бит. Моңарчы туган телебез турында авыз ачып сөйләүчеләр шул татар теле укытучылары, каләм ияләре һәм бер төркем галимнәр генә булгандыр. Ә инде аларны тыңлаучылар һәм аңлаучылар саны тагын да азрак, бөтенләй юк дәрәҗәсендә иде. Табиб авызыннан куркыныч диагнозны ишеткәч, моңарчы кайтып та күрмәгән, хәлен дә белмәгән аналары янына җыелган, кайгылы йөз чыгарып утырган балалар хәлендә без бүген. Ләкин ана телебез күптән авырый бит инде, барлык аналар шикелле, чирен балаларыннан яшерергә, аларны борчымаска тырышып кына яшәде, бахыр. Аны яклап, аның исәнлеген кайгыртып, кайсыбыз нәрсә эшләде соң?!
Белем артык буламы?
Балалар шагыйрәсе буларак, мин республика мәктәпләрендә еш кунак. Үз шигырьләреңне малайлар-кызлар авызыннан туган телеңдә ишетү - автор өчен әйтеп бетергесез зур шатлык. Димәк, алар белән туган телем дә, иҗатыбыз да киләчәккә бара. Болай уйлап сөенергә өлгермисең, ул арада очрашу тәмамлана һәм балалар коридорга агыла. Менә анда инде колагыңны салып тыңласаң да, бер кәлимә татар сүзен ишетәм димә. Кичәдә тырыша-тырыша шигырь сөйләгән балалар да урысча аралашуны кулайрак күрә. Татар теле алар өчен ана теле буларак кадерле газиз түгел, ә бичарадан ничара, укытучы кушканга гына өйрәнергә кирәк бер артык йөк сыман. (Белергә дип махсус язмадым, чөнки өйрәнү белән белү - икесе ике әйбер. Дөресрәге, теләгең булып, тырышып өйрәнгәндә генә белеп була.) Бу фикер сабый күңеленә балалар бакчаларыннан ук салына. Бер танышымның дүрт яшьлек улы: «Безнең өйдә - Татарстан, бакчада - Россия», - дип юкка гына әйтмәгән инде. Сабый теле белән хакыйкать сөйли, диләр, өйләрендә - татарча, бакчада урысча сөйләшкәч, ни дисен инде тагын?! Мин үзем дә күп балалы әни буларак, күзәтүләремә нигезләнеп, «Мин бакчага барганчы сөйли идем татарча...» дип шигырь язган идем.
Туган телнең кеше язмышындагы әһәмиятле роле турында күп сөйләнә, күп языла. Соңгы араларда бигрәк тә. «Кеше күпме тел белә, шуның кадәр ул кеше», - дигән Гете. Республикабызда яшәүче башка милләттән булган әти-әниләрнең үз балаларына татар телен өйрәтүгә каршы булуларын һич кенә дә аңлап булмый, мантыйкка сыймый. Әллә алар үз балаларының кеше булуларын теләмиләрме? Авырлыктан саклыйбыз дигән булып (телләр өйрәнү җиңел эш түгел, билгеле), аларны рухи байлыктан, никадәр яңалыктан мәхрүм итәләр түгелме? Балалары үскәч, моның өчен рәхмәт әйтерләр дип уйламыйм. Акыллылары, әлбәттә. Чөнки аларга шушы халык арасында яшисе бит. Аның тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнсәң, яшәү күпкә җиңелрәк буласын алар белми дисезме? Белә, әлбәттә. Ләкин балаларын сукырларча ярату, аларны авырлыклардан сакларга тырышу ялгыш юлдан атлата. Алай дисәң, бәлки, киләчәктә физика, математика шикелле (химияне әйтмим дә инде) үтә дә катлаулы фәннәрне дә укытып җәфаламаскадыр ул балаларны, бәгырь җимешләрен?! Башларын ватмасыннар. Диванга яткырып, авызларына кәнфит каптырып, кулларына телефон-планшет тоттырып кына үстерсәң, бер мәшәкатьләре дә булмаячак. Гасырдан-гасырга килгән ата-бала проблемасы да арткы планга күчәчәк хәтта. Ләкин ара-тирә башыңны иеп, яннарына килергә генә онытмаска кирәк. Башкасын бик белмәсәләр дә, җилкәңә менеп утырырга өйрәнергә тиеш бит алар. Шуңа да якынрак иелергә кирәк. Ерак булса, авырга туры килүе мөмкин.
Мескенлекләр бер чама
Бу мәсьәләдә мин элеккеге заманның хәреф танымаган, укымаган ата-аналары алдында башымны иям. Алар үзләре, «әлифне таяк» дип белмәсәләр дә, соңгы тиеннәрен тотып, мәдрәсә ишеген кыяр-кыймас ачып, балаларын җитәкләп укырга китергән. Киткәндә: «Ите - сиңа, сөяге - миңа!» - дияргә дә онытмаганнар. «Теләсә ничек өйрәт. Белсен генә, кеше булсын!» - диюләре булган. Нәрсә, алар үз балаларын яратмаганнар дисезме әллә? Киресенчә, яратканга, аларның киләчәге турында кайгыртканга шулай эшләгәннәр. Менә шулай мәдрәсәләрдә тал чыбыгы «ашап», никадәр язучылар, галимнәр чыккан. Әдәбиятыбызның бөтен классиклары да шушы сабакны алган. Хәзергеләрне дә кыйнап укытырга кирәк диюем түгел, зинһар, дөрес аңлый күрегез. Ләкин замана баласының белемгә омтылышын арттырырга өйрәтергә кирәк, бик кирәк. Ничек итеп? Анысын әйтә алмыйм, үзем дә белмим. Тик шунысын ачык беләм, әгәр дә без якын киләчәктә (ничек тизрәк, шулай яхшырак булачак) эреле-ваклы гаджетларга ниндидер бер альтернатива, мавыктыргыч алмаш таба алмасак, туган телебез генә түгел, бөек рус теле дә һәм башка фәннәр дә «белсәң ярый, белмәсәң ярый» торган мескен хәлдә калачак. Нинди генә БДИлар да, ГИАлар да ярдәм итмәячәк инде аннары. Һәм мәктәпләрдән милләтенә, диненә карамыйча, төркем-төркем булып надан кавем чыгачак. Аңа ук барып җитмәскә иде инде шул... Ничектер, куркыныч булып китте.
Әллә сез рус теленең хәле бик шәптән дип уйлыйсызмы? Нык ялгышасыз. Аның хәле дә SOS кычкырудан ерак түгел инде. Милли телләрне өйрәнү дәресләрен киметү хисабына арттырган сәгатьләр генә дә ярдәм итмәячәк. Танылган режиссер-актер Никита Михалковның телевизордан «Бесогон» циклыннан тапшырулары бара иде, хәзер күренми, ябылды, ахры. Анда ул җәмгыятебезнең куркыныч чирләренә бармак төртеп күрсәтеп, курыкмыйча сөйли, үзенең диагнозын куя иде. Ачы булса да, хакыйкать. Диагнозы дөрес куелса, чирне дәвалау җиңеләя. Бер тапшыруында 15 яшьлек үсмерләрнең расписание да карый белмәүләре хакында ачынып сөйләгәне истә калган. Ялган сөйләп утырмый инде ул, эче пошканга, дәшмичә түзә алмаганга экран каршына чыккан. Мәктәп иншаларындагы юлларны укысаң да, чәчләрең үрә торырлык. Хәреф хаталары гына түгел, тарихны, әдәбиятны белмәү (белергә теләмәү дияргә дә була), хронологик ялгышлар да кычкырып ята аларда. Җитмәсә, бу хакта кызык итеп сөйләгән булалар. Наданлык кызык була алмый.
Кризис күңелләргә үрмәли
«Сүз башым бит Шүрәле» дигәндәй, тагын шул туган телебезнең бүгенге хәленә кайтыйк. Чынбарлык безнең файдага түгел. Без үзебез, игелексез балалар шикелле, кадерле әниебезгә - ана телебезгә - бармак аша гына карарга тәмам күнегеп беттек. Татар газета-журналларының көннән-көн тиражы кимүен дә икътисади кризиска гына сылтыйбыз. Бу мәсьәләдә бер дустым: «Күңелләрдә булмасын ул кризис, калганына түзәрбез», - дигән иде. Күңелләрдә дә була башлады бугай шул кризис дигәннәре: бернигә дә исе китми торган «үгез үлсә - ит, арба ватылса - утын» дип яши торганга әйләндек. Татар авылларындагы менә дигән икешәр катлы милли мәктәпләр ябылып, балаларын 10-15 чакрымдагы күрше урыс мәктәбенә йөртсәләр дә, кылыбыз да селкенмәде. Башына төшкәннәр үзләре генә белде үз хәлләрен. Бөек халык телен яхшы өйрәнсәләр, балалар бу катлаулы тормышта югалмас, кеше булыр дип уйлап, коры куанычка юанып, нык ялгыштык. Югыйсә үз телен белмәгәннең, хөрмәт итмәгәннең әле беркайчан да башкаларның телен олылап, яратып өйрәнүен күргән юк. Хәтта кеше аңын тикшерүче галимнәр, үз телен белмәгән баланың чит телләр өйрәнүгә сәләте булмый, дип белдерә. Шуңа карамастан, милли мәктәпләребез бер-бер артлы ябыла, ә ата-аналар шуңа риза булып тора. Кызганыч, аларның башына рус телен белсәң генә зур кеше булып, уңышка ирешеп була дигән фикер тирән кереп оялаган. Балаларын татар гимназияләренә бирмәскә тырышу, татар сыйныфларында укытуга каршы чыгулары да шуннан.
Исемнәре бар. Җисемнәре?
Татар гимназияләре дигәннән, күбесенең шул исемнәре генә. Казанда барлык фәннәр дә татарча укытыла торган берәрсен табып бирегез әле миңа. 1990 еллардагы азатлык хәрәкәте нәтиҗәсе булган әлеге милли уку йортларына мин үзем дә зур өмет баглаган идем. Аларның ачылуын да шатланып кабул иттем. Улларымны да, һич икеләнмичә, татар гимназияләренә бирдем. Ләкин өметләр, сабын куыгы төсле, озакка бармады. Беренче сыйныфта укучы улым татар теле дәресеннән «икеле» алып кайтты шулай. Аның башкаларга караганда туган телне әйбәтрәк белгәнен беләм бит инде, ни булды, дим. Ул җөмләнең дәреслектәге кагыйдәсен әйтеп бирә алмаган. «Тәмамланган уйны белдерә», - дигәнне җиде яшьлек сабыйның теле әйләндерә алмаса, гаҗәпмени?! Аннары ул җөмлә дигәненең кагыйдәсен кем белгән. Җөмлә төзеп сөйли, яза белсәң, шул җиткәндер. Җитмәсә, ул гимназияләрнең кайберләрендә (ярый әле, бәхеткә, барысында да түгел) тәрбия эшләре дә урысча алып барыла. Бервакыт Яңа ел бәйрәме алдыннан кечкенә улым белән Кыш бабайга сөйләргә дип шигырь өйрәндек. Тукайның «Туган теле»н, ике генә яшь булса да, чатнатып ятлады. Кыш бабайдан тәмле бүләк аласы килә бит инде. Бәйрәм буласы көнне якындагы, абыйлары укый торган татар гимназиясенә киттек. Фойега чыршы бизәп куйганнар. Тиздән Кыш бабай белән Кар кызы да килер дип көтсәк тә, гимназия бәйрәмгә махсус артистлар чакырткан булып чыкты. Килерләр дә куяннар, спектакль куярлар дигәндәй, куян киемендәге ике-өч кеше русча җырлап-биеп чыршы тирәсендә сикергәләде дә, бәйрәм тәмамланды да. Шигырь сөйләргә әзерләнеп килгән сабыем тамаша буе: «И туган тел!» дип сөйләнеп утырды. Беләм, ул үзе белгән шигырьне генә кабатлады. Ә миңа: «Шушындый мескен хәлдәме инде син? Бәйрәм үткәрергә дә ярамыйсыңмы, и туган тел?!» - дип әйтәдер төсле тоелды. Туган телебез турында сүз чыккан саен, шушы бәйрәм кылт итеп искә төшә дә, җанның бер кылы өзелгәндәй булып сызлый башлый. Татар гимназиясе бит әле ул, рус мәктәбе булса, бер хәл. Димәк, кемгәдер шулай кирәк, шулай файдалы булган. Әйе, файда, файда дип без аны үзебез үк югалтырга юл куйдык, ярдәм иттек түгелме?
Гаеп атта да, тәртәдә дә
Без бар дөньяны тиңдәшсез батырлыгы белән шаккатырган Җәлил һәм җәлилчеләрне биргән халык дип мактанырга яратсак та, бүген татар бик тыйнык. Ә артык тыйнаклык куркаклыкка китерә. Бүтәннәргә ярыйм дип, аларның көен көйлим дип, яшәп яткан көнебез. Әгәр дә мәҗлестә ялгышып-адашып кына килгән берәр башка милләт кешесе булса, кич буе аралашу, билгеле инде, рус телендә бара, ялгышып та берәү дә татарча авыз ачмый. Хөрмәт итә белә безнең татар башка милләтләрне. Тик менә үзен генә хөрмәт иттерә белми. Хәер, кемдер сине яратсын, ихтирам итсен өчен, башта үз-үзеңне хөрмәт итә белергә, милли горурлыгың булырга тиеш. Анысы да чамалы бездә. Җил кермәсен дип мәктәп тәрәзәләрен Тукай рәсемен кисеп ябыштырмый бит инде милли горурлыгы булган халык...
Гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Татар телен үз балаларыбыз һәм башкалар да яратсын өчен тырыштыкмы соң без? Миңа калса, киресенчә, яраттырмас өчен күбрәк тырыштык бугай шул. Мисал эзләп ерак барасы юк. Бервакыт күрше кызы телефоннан татар теленнән өй эшен сорады. Изафә бәйләнешкә мисал кирәк иде аңа. Университетның татар теле бүлеген яхшы билгеләргә генә тәмамлаган булсам да, бу термин миңа берни дә сөйләмәде. Нинди җәфа инде ул тагын дип, уенын-чынын бергә кушып, рифмалаштырып сорадым да, белмим дип, трубканы куйдым. Ә үземә шундый оят булды. Югары белемле ич мин, шуны да белмимме? Аннары үземне акларга да тырыштым, белгәнмендер дә онытканмындыр. Миңа кирәк булмагач, күршедәге урыс кызына ни пычагыма соң ул?! «Шуның кадәр авыр тел бу, өйрәнмим!» - дип әйтергә, нәфрәт уятыргамы? Башка милләт балаларына телебезне уен формасында, кызыклы итеп, татарлар белән аралашырлык итеп өйрәтергә кирәк. Аның кагыйдәсе белән нишләсен ул? Ә менә сөйләшергә-аңлашырга өйрәнсә, үзе яшәгән дәүләт халкының тарихын әдәбиятын, мәдәниятен дә бераз чамаласа, иманым камил, файдасы күп булачак. Төркия, Үзбәкстан, Казахстан кебек чит илләргә чыкса да, югалмаячак. Аннары, башка фәннәрдән яхшы билгеләренә генә укып килгән балага бер татар теленнән генә «өчле» кую очраклары да юк түгел. Барлык фәннәрне дә яхшы үзләштергәч, бер фәнне генә өйрәнми кала алмый бит инде ул. Димәк, кызыксындыра белмәгәннәр. Гаеп - өйрәтүчесендә.
Форсаттан файдаланыйк
Язмамда Владимир Путинга бер тапкыр рәхмәт әйткән идем инде. Юк, ялгышып та, ялагайланып та язмадым мин ул сүзләрне. Кәгазьгә ихластан төшердем. Милли телләргә халкының үзе тарафыннан шушылай игътибар иттерергә теләгәндер ул. Ә инде бу сәясәтнең ниндидер зур уңышларга ирешүенә ышанмыйм. Бер татар теле генә түгел, милли телләр бик күп бит. Кавказда гына да күпмегә җыела. Югалту куркынычы алдында калса, аларның һәрберсенең үз саклаучысы-яклаучысы булачак. Рус телен барлык милли телләргә каршы кую бер дә ярый торган эш түгел икәнен илбашы үзе дә белә булыр. Бигрәк тә бүгенгесе шикелле катлаулы вазгыятьтә. Һәр яманның яхшы ягы булган кебек, бүгенге хәлләрдән дә файдаланып калырга, моны Туган телебезне саклап калу гына түгел, аны үстерү өчен дә кулланырга кирәк. Дан-мал артыннан абына-сөртенә чабып барган җирдән беразга тукталып, үткәнебезгә борылып, уңышларыбызны барлап, хаталарыбызны төзәтеп, Туган телебезгә ярдәм кулы сузарга вакыт бик җитте! Моны илбашы үзе искәртте.
Комментарийлар