16+

Равил Сабыр: «Буй җитмәгән җиргә хыял җитә»

Машинаны яңарттым. Кроссовер сатып алдым бу юлы. Карап торышка бик кәттә, «крутой» машина үзенә күрә. 21 елга алтынчысы инде монысы. Туза башлагач, искесен сатам да, банк биргән кредит акчасын өстәп, яңасын алам. Хәер, күпчелек кеше шулай итә инде, тик барысы да түгел.

Равил Сабыр: «Буй җитмәгән җиргә хыял җитә»

Машинаны яңарттым. Кроссовер сатып алдым бу юлы. Карап торышка бик кәттә, «крутой» машина үзенә күрә. 21 елга алтынчысы инде монысы. Туза башлагач, искесен сатам да, банк биргән кредит акчасын өстәп, яңасын алам. Хәер, күпчелек кеше шулай итә инде, тик барысы да түгел.

Яңа машинага утыргач, 10-15 еллар элек булган хәл искә килеп төште. Ул чакта «Вечерние Челны» газетасында ике Сергей белән бер кабинетта утырып эшләргә туры килгән иде. Берсе пеләш, ак чәчле һәм ак мыеклы иде, икенчесе озын кара чәчле иде. Без өчәүләп ара-тирә тәмәке көйрәтергә чыккалый идек. Берсендә шулай авыздан төтен болытлары өреп гәпләшеп торабыз, зур гына, бик кыйбатлы бер машина килеп туктады. Безнең күзләр шул мунча хәтле япон автомобилендә.
«Иртәме-соңмы, мин дә шундый машина алам, - дип куйдым мин. - Хәер, миңа мондый ук зурысы кирәкми, бер кечкенә генә джипчик та җитә».
Ике Сергей да рәхәтләнеп, чын күңелдән көлделәр инде миннән. Янәсе, кая инде ул безләргә мондый машиналар алу.
«Әйдәгез алайса, - мин әйтәм, - бәхәс?! Бер-ике елда гына димим, бәлки, ун ел узар, бәлки унбиш, тик мин барыбер үз максатыма ирешәчәкмен!»
Риза булмадылар. Имеш, унбиш елдан кем була да, кем булмый. Чыннан да, ак чәчле Сергей дүрт ел элек бакыйлыкка китеп барды, урыны җәннәттә булсын. Соңгы бер-ике елында «Ока»да йөрде, кара чәчле Сергейның әле һаман да машинасы юк.
Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, аңа үзеңнең планнарың турында сөйләп бир, дигән гыйбарә бар. Аңлавымча, аның мәгънәсе болай: Ходай синең белән алга таба ни буласын сиңа караганда күбрәк белә, шуңа күрә максатларың аңа көлке тоелырга мөмкин. Ләкин бу бит әле кеше план-максатларсыз яшәргә тиеш дигән сүз түгел. Киресенчә, кеше үз алдына мөмкин булганча һәм хәтта мөмкин булмаган зур максатлар куярга тиеш, минемчә. Ә иң мөһиме - моның белән генә чикләнмичә, аларга ирешү өчен, бар көчен биреп тырышырга тиеш.
Ә зур максатлардан бер дә куркырга кирәкми. Мәсәлән, мин авыл мәктәбен тәмамлаганда, Казан университетына укырга керәм дигәч, көлүчеләр дә булмады түгел, булды. Имеш, кая инде ул сиңа анда уку, сине ишектән дә кертмиләр бит, лутчы Минзәләгә барып сварщиклыкка укы, акчалы эшең булыр, ичмасам. Ә мин бардым да кердем университетка.
Урысча яза башлагач та, төрттерүчеләр табылды. Янәсе, син хәзер генә, татар матбугатында гына беренче ракеткалар исәбендә йөрисең, ә анда синдәйләр буа буарлык, шулар арасында батып кына калачаксың. Бер дә батмадым да, югалмадым да. Шәһәр һәм республика күләмендә уздырылган әллә ничә конкурсның җиңүчесе дипломнары һәм кубоклары бар.
Драматургиягә кереп киткәч тә, елмаеп караш ташлаучылар булмады түгел. Имеш, ул бит сиңа гәҗиткә мәкалә язу гына түгел, әдәбиятның иң катлаулы жанры, әнә кайбер олы-олы язучыларның да драматургиядә берни дә килеп чыкмады, ә син кая тыгасың борыныңны? Ә мин тыктым һәм Аллага шөкер, пьесаларым куелды, кайберләре һаман да уйналып тора.
И мактанасың инде рәхәтләнеп, дисәгез, психотерапевт Валерий Синельниковның «Чиреңә гашыйк бул» («Возлюби болезнь свою») китабыннан бик кызыклы бер мисал китерәм. 90нчы елларда, илдә икътисади кризис котырганда, 40 яшьтән узган ике ир-ат, гаилә башлыклары, шактый авыр хәлдә кала: алар эшләгән завод берничә ай буена хезмәт хакы түләми. Беренче ир гәҗитләрдән игъланнар укып карый да (ә анда 40 яшькә кадәр генә хезмәткәрләр кабул итәбез дип язылган була), язмыштан узмыш юктыр инде, мине кем кая алсын, бу эшемнән дә колак кагармын дип куркып, акча түләмәгән эшенә йөри бирә.
Икенчесе үзенең белеме һәм осталыгы барыбер кемгәдер кирәк икәненә ышана. Ул бер бит кәгазь һәм каләм алып, аена ничә сум хезмәт хакы кирәклеген исәпләп чыгара. Бу суммага гаиләсен ашату-эчертү, киендерү, коммуналь хезмәтләр, телефон өчен түләү, җәй көне җылы якка ялга барып кайту - кыскасы, бөтен чыгымнарын да кертә. Килеп чыккан суммадан башта үзе дә куркып кала. Аннары: «Туктале, шулкадәр үлеп китәрдәй акча түгел ич инде бу?! Моннан күбрәк алып эшләүчеләр бар бит», - дигән нәтиҗәгә килә.
Шулай итеп, ул үзенә яхшы хезмәт хакын вакытында түли торган эш эзли башлый. Бер атна чамасы да узмый, урамда күптән күрешмәгән дустын очрата бу. Хәл-әхвәлләр турында сөйләшә башлагач, үзенең яңа эш эзләвен, нинди хезмәт хакы кирәклеген әйтә. Баксаң, дустының танышы яңа предприятие ачып йөри һәм аңа нәкъ менә шундый белгечлеге булган хезмәткәр кирәк икән. Хезмәт хакы күләме дә нәкъ теге кәгазьдә язылган кадәр!
«Бу әкият түгел, тормыштан алынган мисал, - дип яза китап авторы. - Очраклылык, дисезме? Ләкин очраклылык - ул бит аң төпкелендә урын биләп торучы закончалык. Беренче иргә теләгән эшен табарга үзе үк программага салып куйган уй-шикләре комачаулаган, ә икенчесе үз-үзенә, белеменә, тәҗрибәсенә нык ышанган һәм һәркайсы ни көткән, шуңа ирешкән. Без бит үз тормышыбызны үзебез корабыз. Безнең язмыш - ул безнең уйларыбыз».
...Бик кечкенә чакта, әле балалар бакчасына йөргәндә, кайбер кызлар миннән: «И-и-и, бигрәк хыялый инде син!» - дип көлә торганнар иде. Әйе, бала чактан ук хыялланырга ярата идем, хәзер дә алга бик зур планнар корып яшим. Аллага шөкер, бик күбесе тормышка ашып бара. Сез дә хыялланырга курыкмагыз! Хыялсыз кеше - канатсыз кош. Уңышлар сезгә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading