16+

Равил Сабыр: «Үзе дә чүп кеше чүплеккә тартыла инде»

Җан өшеткеч вакыйгалар журналистның юлына очрап кына тора. Бусы - шулар арасыннан иң истә калганы.

Равил Сабыр: «Үзе дә чүп кеше чүплеккә тартыла инде»

Җан өшеткеч вакыйгалар журналистның юлына очрап кына тора. Бусы - шулар арасыннан иң истә калганы.

Күптән түгел Фейсбукта дустым, каләмдәшем Ринат Билалов болай дип язган иде: «90нчы еллар уртасында без Равил Сабыр белән Чаллыда яшьләр өчен «Яңа дулкын» газетасы нәшер иттек. Равил федераль басмаларда урын алырлык вакыйга казып чыгарган иде. «Тогаевская свалка» буларак билгеле шәһәр чүплегенә кеп-кечкенә ике бала белән бер гаилә килеп урнашкан. Мәһабәт чүп тавы түбәсендә, кыргый җәнлекләр сыман, өн казыганнар да шунда яшиләр. Тукланулары да шул таудан: ни табалар - шуны ашыйлар».

«Шәһри Казан»нан Самосырово чүплеген (29 гектарга җәелгән 45 метр биеклектә) чистартырга бюджеттан 274 миллион сум акча бирелде, киләчәктә бу урында яшел таулар барлыкка киләчәк, дигән хәбәр укыгач, коллеганың язмасы һәм 1996 елгы вакыйгалар янәдән искә килеп төште.

* * *

Ул чакта язылган мәкаләнең кайбер өзекләрен китерәм.
«Җылы бәдрәфле фатирлардан җыелган калдык-постык тутырган КАМАЗ автомобиле чүплеккә килеп өлгерми, аның артыннан үләксәдә казынып сасып беткән кешеләр һәм каргалар көтүе өерелә. Машина чүпне бушатып бетермәс борын, алар инде казына да башлый. Һәрберсенең үзенчә эш коралы бар. Шешә, ризык калдыклары, төсле металл (чыкса!) җыялар.


Без чүплеккә барган көнне халык «аз» иде, чама белән өч йөзләп. Якшәмбе һәм пәнҗешәмбе урам себерүчеләр ял итә, шунлыктан дүшәмбе белән җомга көннәрендә кеше дүрт-биш мәртәбә күбрәк җыела икән. «Эш графигы»!

Ә без килгән көнне халыкның аз булуын Володя Коткиннан белдек. Ул шунда полигонда яши. Үзе генә түгел. Хатыны Оксана, биш яшьлек кызы Хрестина һәм дүрт яшьлек Алена.

Удмуртиядә яшәгәннәр элек, Сарапулда. Оксананың әнисе фатирында. Тик хуҗабикә кисәк кенә үлеп киткән. Коткиннар пропискага керергә җитешмәгән, аларны фатирдан куып чыгарганнар. Володяның бөтен һөнәрләре заводта эшләгәндә кирәк. Эш эзләп, ул «КАМАЗ»га килгән. Ә бездә, үзегез дә беләсез, котчыкмалы кыскартулар бара...»

* * *

Анда чүплектә мин күбрәк Володя белән сөйләштем. Аның карашында әллә ни өмет юк иде, тормыш мәгънәсен югалткан кебек тоелды ул миңа. Оксана исә үзенең бу хәлгә калуына бик гарьләнә иде, фотога төшерә башлагач та, арты белән борылып басты. «Нам бы комнатку хотя бы в шесть метров», - дигәне истә.

Мәкалә газетада басылып чыккач, ике хат килде. Мәрхәмәтле татар әбиләреннән. Икесе дә ялгыз гына яшәүләре, Коткиннарны үз йортларына кертергә риза булулары турында язганнар иде. Тик аларның хатларын Коткиннарга тапшырып кына булмады, алар каядыр юкка чыкты. Бераз соңрак белдек: Володя юкка чыккан, Оксана вафат булган, ә кечкенә кызларны балалар йортына урнаштырганнар икән...

* * *

Дустымның Фейсбуктагы язмасына укучыларның кайтавазы да шактый кызыклы. Менә кайберләре генә:

«Ә сарайларда (во дворцах) яшәргә тәкъдим итүче булмадымы?»
«Ире, күрәсең, авырлыкларга түзә алмыйча качкан, ә хатыны, берүзе генә калгач, өзлеккән. Шушы ук вакытта кемнәрдер ваучерлар ярдәмендә үзенә дә, балаларына да, оныкларына да җитәрлек байлык җыеп калды».

«Чаллының иң начар вакытлары иде бу, «КАМАЗ» бөтенләй эшләми дисәң дә була иде. Ул заман турында китап язарга була, моңа охшаш тарих-вакыйгалар берәү генә түгел».

«Алла сакласын! Шулкадәр рәхимсез кешеләр арасында яшибез...»

«Бик куркыныч язмыш! Ул мескен балалар кем булып үсте икән? Алар рәхәт тормышта яшиләрдер, дип өметләник».

«Алла сакласын, теләсә кем шушы көнгә калырга мөмкин».

* * *

Соңгы фикер белән, ягъни теләсә кем мондый хәлдә калырга мөмкин, дигәне белән килешә алмыйм. Коткин кебек, чүплектә өн казып хатының белән ике кечкенә кызыңны шунда яшәтер өчен үз-үзеңне бөтенләй хөрмәт итмәскә, үзең дә чүп кеше булырга кирәк. Әйе, хәтәр 90нчы елларда (хәер, Наина Ельцина аларны изге дип атаган әнә) бик күпләр авыр хәлдә калды. Тик нинди генә хәлдә калсаң да, беренче чиратта үзеңнең кеше икәнеңне онытмаска кирәк бит.

Мин, мәсәлән, берничә ай Питерның тимер юл вокзалында яшәгән кешене беләм. Төньяк башкалага укырга керергә килгән, имтиханнарын уңышлы гына тапшырган, тик тулай торактан урын бирмәгәннәр. Менә шулай, үзенә куыш тапканчы, вокзалда яшәгән. Укуын да укыган, эшләвен дә эшләгән, яшәвен дә яшәгән, чүплеккә барып өн казымаган бит бер дә?!

Медицинада «болевой порог» («авырту чиге») дигән төшенчә бар. Һәркем өчен бу чик индивидуаль. Әйтик, сез, кранны борганда, кайнар суны ялгыш күбрәк ачып җибәрдегез ди. Мондый очракта бармаклардагы нерв тамырлары авырту чиге узылганын сизеп ала һәм сез инстинктив рәвештә кулыгызны үзегезгә тартып аласыз, аңа кайнар су тидермисез. Әгәр: «Әһә, бу су кайнар икән, миңа кулымны үземә таба тартып алырга кирәк, юкса аның пешүе дә бар», - дип уйлап торсагыз, сезнең кулыгыз чыннан да пешәр иде. Ә Коткинда хәтта шул авырту чиге, исән калу инстинкты югалгандыр инде, күрәсең. Ә үзе дә чүп кеше чүплеккә тартыла инде, әлбәттә. Кулыңны эшләтә башлаганчы, башыңны да эшләтеп алырга кирәк икәнен ул белми.

Шулай, иң мөһиме - башың тулы чүп булмасын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading