16+

Римзил Вәлиев: «Мин иске мәктәп журналисты булсам да, эшсезлектән тилмереп утырмыйм»

20 елдан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре кирәк булмая­чак. Дөресрәге, «иске мәктәп» журналистларына ихтыяҗ бетәчәк, дип хәбәр итә «Яңа һөнәрләр атласы»н төзүче тикшеренүчеләр.

Римзил Вәлиев: «Мин иске мәктәп журналисты булсам да, эшсезлектән тилмереп утырмыйм»

20 елдан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре кирәк булмая­чак. Дөресрәге, «иске мәктәп» журналистларына ихтыяҗ бетәчәк, дип хәбәр итә «Яңа һөнәрләр атласы»н төзүче тикшеренүчеләр.

Ки­ләчәктә журналистлар берьюлы берничә эш эшләргә: радиопрограмма да әзерли, фильм да төшерә, китап та яза белергә тиеш икән. «Юкка чыгачак» белгечлекләр исемлегенә икътисадчылар, менед­жерлар, хисапчылар, юл-патруль хезмәте инспекторлары, тәрҗемәчеләр, архивариуслар, нотариуслар, аналитиклар, табиб-диагноз куючылар, диспетчерлар, турагентлар һәм риелторлар, каскадерлар, экскурсоводлар, шахта эшчеләре, тау сәнәгате эшчеләре, урам себерүчеләр, хат ташучылар, сакчылар да кертелгән.

Римзил Вәлиев, журналист, җәмәгать эшлеклесе:
- Үз эшләренең осталары беркайчан да эшсез калмый, шул исәптән журналистлар да. Заманга яраклашкан, технологияләрне үзләштергән тиз эшли белүче журналистлар гел кирәк. Нинди генә һөнәр иясе булсаң да, заман синең алдыңа таләпләрне куеп кына тора. Аягөсте йоклап йөрсәң, булдыксыз булсаң, чынлап та эшсез каласың. Көндәшлеккә сәләтле булырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Мин иске мәктәп журналисты булсам да, видео да төшерәм, монтажлыйм да, интернетка да эләм, социаль челтәрләрдә дә актив утырам. Эшсезлектән тилмереп утырмыйм, эшләп өлгерә дә алмыйм хәтта.

Надежда Секретова, Казан экскурсоводлары ассоциациясе рәисе:
- Экскурсовод хәзер иң популяр һөнәр. Тикшеренүчеләр бу исемлекне ни рәвешле төзегәннәрдер, мин алар белән килешмим.

Алия Сафиуллина, туристлык агентлыгы хезмәткәре:
- Хәзер кешеләр елына өчәр-дүртәр тапкыр ял итәргә йөргәндә, безнең һөнәр ничек бетәр икән ул. Кайсы гына илне алма, төп акча чыганаклары - туризм. Туристларны үзләренә җәлеп итү өчен нинди генә ташламалар ясамыйлар. Халык та кризис дип тормый, юлламалар яхшы сатылып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading