16+

Рәнҗетмәгез аналарны

Мин ишегалдына килеп кергәндә, Кәримә апа бакчада бәрәңге сабагы урып йөри иде. Озак карап торгач кына мине таныды, чөнки безнең дистә елдан артык очрашкан юк иде. Хәл‑әхвәл сорашкач, миңа чәй куеп эчерергә булды. Самавыр кайнагач, чәйнең булмавы беленде. - Чәй барын бар да, тик шкафта ул, - диде апа. Шуннан...

Мин ишегалдына килеп кергәндә, Кәримә апа бакчада бәрәңге сабагы урып йөри иде. Озак карап торгач кына мине таныды, чөнки безнең дистә елдан артык очрашкан юк иде. Хәл‑әхвәл сорашкач, миңа чәй куеп эчерергә булды. Самавыр кайнагач, чәйнең булмавы беленде. - Чәй барын бар да, тик шкафта ул, - диде апа. Шуннан...

Элек Кәримә апа таза, сәламәт иде. Хәзер бирешкән, җыерчыклары күбәйгән, кечерәеп тә калган кебек күренә. Элек уен‑көлке ярата, чын күңелдән көлә иде, хәзер шактый боек, күңелсез.
Кичкә таба Кәримә апаның малае Мәсхүт абый кайтып керде. Кунак барын белгәч, тиз генә «ярты» алып кайтты, әмма аны салырга рюмка табылмады.
- Менә дигән рюмкалар бар, ләкин шкафта шул алар, - диде ул.
- Нәрсә булган ул шкафка, ачкычын югалттыгызмы?
- Юк ла, хатын үзе белән алып йөри.
Караңгы төшкәндә, эштән хатыны Гөлсем кайтты. Кәримә апага беренче сүзе:
- Сабакны урып бетердеңме? Әллә бот күтәреп яттыңмы? - булды. Аннары Гөлсем аш салып ашады да: - Балаларны ашат, малларны кара, табак-савытларны ю! - дип, Кәримә апага боерыклар биреп, йокларга кереп китте.
Мин хәйран калып карап тордым. Ләкин иртәрәк гаҗәпләнгәнмен икән. Бераздан Мәсхүт абый да әнисе белән «ягымлы» сөйләшеп алды. Мин бар дип тә тормады, әнисенә «дьявол», «карт тәре», «кая тыгыласың» һәм башка шундый начар сүзләр әйтеп ташлады.
Кәримә апаның өйдәге «чүпне» бер дә тышка чыгарасы килмәгән иде. Икенче көнне елый‑елый барысын да сөйләп бирде.
Гөлсем килен булып төшүгә, беренче көнне үк әмер бирә башлый. Баштарак Мәсхүт абый хатынын тыя, әнисенә сүз әйттерми. Бервакыт әнисенең елап утырганын күргәч:
- Тагын әнине кыерсыттыңмы? - дип, хатынының битенә бияләй белән суга.
Гөлсем, энә белән тишеп, битен каната да, канны бөтен битенә сөртеп, урамга йөгереп чыга да:
- Коткарыгыз, үтерәләр! - дип кычкыра. Икенче көнне таныш табибы янына барып, тәненең җәрәхәтләнүе турында ялган белешмә яздырып кайта. Ирен судка бирә. Мәсхүт абый штраф түләп котылып кала.
Хурлыкларга түзә алмыйча, Мәсхүт абый аерылырга уйлый.
- Аерыл! Миңа өйнең яртысы тия. Ә сезгә монда яшәргә ирек бирмәячәкмен, - ди Гөлсем, бөеренә таянып.
Бурычка кереп, өйләнер алдыннан гына салынган өйне калдырып кая китәсең? Теш кысып, бергә торырга туры килә. Баштарак Мәсхүт абый әнисен яклый. Аннары хатыны белән бергә аны кыерсыта башлаганын үзе дә сизмичә кала.
Мәсхүт абый үз әнисен шулай кыерсыткач, Гөлсем тагын да аза. Эшкә киткәндә бөтен табак-савытларны, ризыкларны шкафка бикләп куя, ә ачкычын үзе белән ала.
- Шкафта утызлап чынаяк һәм тәлинкә бар, ләкин аларны кунаклар килгәндә дә чыгармый, - диде Кәримә апа.
Гөлсем эштән әзергә кайта, әзерне ашап, чыгып китә. Аның бер тапкыр да көтү куганы, сыер сауганы да юк икән.
- Әле монысына гына түзәр идең. Киленем миңа кул күтәрә башлады, - дип зарланып алды Кәримә апа.
Кышын Гөлсем каенанасын бик каты кыйнаган да, ишегалдына сөйрәп чыгарып, ишекне бикләп куйган. Кимсетү һәм хурлануларга түзә алмыйча, Кәримә апа еш кына ерактагы туганнарына барып тора яки күршеләренә кереп куна икән. Ләкин ике баласын карар кеше булмагач, Гөлсем аны барып алып кайтырга мәҗбүр була ди. Берничә көн түзеп торгач, Кәримә апаны тагын кыерсыта башлый.
Мин киткәндә, Кәримә апа күчтәнәч төреп бирде. Икеләнеп торуымны күргәч:
- Ал, ал. Үз тавыкларым салган йомыркалар ул, - диде. Үзе бу хакта берни әйтмәсә дә, Кәримә апаның күзләрендә рәнҗүле яшьләр күрдем мин. Ә ана рәнҗеше эзсез югалмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading