16+

Сабыйларга сакаллы тәрбияче кирәкме?

...Аннан Кыш бабай тыпырдап, Бик шәп бии башлады. Биемәскә, аягында Безнең апа башмагы. Әлеге һәр кешегә таныш шигырьдәге кебек, быел балалар бакчасындагы Яңа ел тамашалары ак сакаллы, көр тавышлы Кыш бабайсыз гына узарга мөмкин. Эш шунда ки, ата-аналар белән акча җыю мәсьәләсе буенча каршылыкларга кергәннән соң, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе...

Сабыйларга сакаллы тәрбияче кирәкме?

...Аннан Кыш бабай тыпырдап, Бик шәп бии башлады. Биемәскә, аягында Безнең апа башмагы. Әлеге һәр кешегә таныш шигырьдәге кебек, быел балалар бакчасындагы Яңа ел тамашалары ак сакаллы, көр тавышлы Кыш бабайсыз гына узарга мөмкин. Эш шунда ки, ата-аналар белән акча җыю мәсьәләсе буенча каршылыкларга кергәннән соң, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе...

...Аннан Кыш бабай тыпырдап,
Бик шәп бии башлады.
Биемәскә, аягында
Безнең апа башмагы.



Әлеге һәр кешегә таныш шигырьдәге кебек, быел балалар бакчасындагы Яңа ел тамашалары ак сакаллы, көр тавышлы Кыш бабайсыз гына узарга мөмкин. Эш шунда ки, ата-аналар белән акча җыю мәсьәләсе буенча каршылыкларга кергәннән соң, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчеләре, бәйрәмгә акча түләп, профессиональ актерларны чакырмаска дигән карар чыгарган. Димәк, андый бакчаларда тәрбиячеләрнең үзләренә сакал ябыштырырга яки Кыш бабайны әтиләр арасыннан сайлап куярга туры киләчәк. Бер караганда, бу әллә нинди зур проблема да тудырырга тиеш түгел кебек. Ләкин әни-әниләр ягыннан да, тәрбиячеләр арасында да моңа каршы чыгучылар табылган. Балаларга чын, матур, күңелле бәйрәм бүләк итәр өчен үз эшенең остасы булырга тиеш ди андыйлар. Мәгариф идарәсеннән рәсми чикләүләр куелмаса да, бакча мөдирләренең бер тапкыр авызлары пешкәч, икенче юлы өреп кабу яклы шул алар да. Кем әйтмешли, ташка басылмаса да, күңелгә салынган.

Ата-аналардан акча җыялар, дип зарланган әти-әниләр үзләре үк кызык хәлдә кала түгелме соң? Башка вакытта акча җыялар дип лаф оручылар да, Яңа ел тамашасына чын бәйрәм бүләк итәрдәй тәҗрибәле актерлар чакыру ягында. Кыскасы, әлеге четерекле мәсьәләгә карата фикерләр дә, карашлар да төрле.

Дания Гаязова, Казанның 405нче санлы балалар бакчасы мөдире:
- Бөтенесе дә әлеге дә баягы шушы шикаятьләрдән куркып, чарасызлыктан кабул ителгән карар инде ул. Бәйрәм алдыннан кемнең прокуратура юлын таптыйсы килсен? Монда бернинди криминал да юк югыйсә. Тәрбиячеләрнең биек үкчәле туфли киеп, кыяр-кыймас чыгыш ясауларына караганда, чын актерларның чыгышы күпкә матуррак бит инде. Әле үз тәрбиячеләребез арасында да тиз генә ризалык бирүчеләре юк. Балаларга бик матур, күңелле бәйрәм оештырасыбыз килә. Тик әти-әниләр арасында да төрлесе бар. Аннан соң, мөдир белән каршылыкка кергән тәрбияче дә шикаять язарга мөмкин бит әле. Беркемне дә мәҗбүр итмибез, акча түли алмыйбыз дигән әти-­әниләрдән кат-кат сорап аптыратмыйбыз. Мәсәлән, безнең бакчага 140 бала йөри. Якынча шуның йөзе генә бирә ул акчаны. Аннан соң, бәйрәмгә чакырылган актер белән килешү төзелә. Җыелган акчалар артып калган очракта да, ул безнең кесәгә керә, дигән сүз түгел бит инде. Тиененә кадәр бакча өчен кирәк-яракка тотабыз. Мәсәлән, дидактик уеннар ясыйбыз.

Гөлнур Абдуллина, тәрбияче:
- Бездә әлеге мәсьәләне бары тик әти-әниләр үзләре генә хәл итә. Кайсыдыр төркемдә тәҗрибәле актерларны чакыралар, мәсәлән, узган ел К.Тинчурин театрыннан килгәннәр иде. Ә кайсыдыр төркемнәрдә әти-әниләр үз араларыннан берәр әтине сайлап куялар. Әгәр инде араларында андый кеше булмаса, Кыш бабайны да акча түләп чакырырга теләмәсәләр, балаларның күңелен үзебез күрәбез. Кирәк икән, Кыш бабай да, башка әкият герое да, Кар кызы да булабыз. Моңа бер дә зарланмыйбыз, чөнки бу безнең эшебез бит.

Айгөл Җәләева, ата-аналар комитеты рәисе:
- Без әти-әниләр белән киңәшләштек тә, бәйрәмгә Кыш бабай ролен башкарачак актерны чакырырга булдык. Яңа елдан сабыйлар могҗиза көтә! Әле аларның Кыш бабайга чын күңелдән ышанган чаклары. Шуңа күрә аларны чын бәйрәмнән, чын Кыш бабайдан мәхрүм итү дөрес булмас иде. Тәҗрибәле актер өчен һәр әти-әни 100 сум акча бирде.

Исламия Хәйруллина, өч бала әнисе:
- Мин Кыш бабай өчен акча җыюга катгый рәвештә каршы. Гомер гомергә Кыш бабай ролен тәрбияче башкарган. Хәзер генә ул һәр нәрсәгә акча җыю модасы керде. Яңа ел җитә башласа, бакчада акча җыюдан башка эш юк кебек. Костюм алырга, видео, фотографиягә төшергән өчен түләргә туры килә. Яңа елдан соң бакчага түләү бәяләре дә арта, һәммәсенә дә җиткерергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading