Исегездәдер бәлки, физикада берничә саклану законы бар. Шуларның берсе – электр корылмасы саклану законы. Галәмдә уңай корылмалы кисәкчекләр саны тискәре корылмалы кисәкчекләр санына тигез.
Скопировать ссылку
Исегездәдер бәлки, физикада берничә саклану законы бар. Шуларның берсе – электр корылмасы саклану законы. Галәмдә уңай корылмалы кисәкчекләр саны тискәре корылмалы кисәкчекләр санына тигез.
Уйлап карасак, адәм баласы да шул вак кисәкчекләрдән тора лабаса. 13 миллиард ел элек булган зур шартлаудан соң әйләнә-тулгана торгач, йолдызлар, кояш барлыкка килә. Температурасы меңнәр белән исәпләнгән учакта атомнар, молекулалар ярала. Молекулалар укмашып, матдә, планеталар һәм, ниһаять, тереклек, шул исәптән без – акылга ия булган кешеләр ярала. Язмамдагы әйтәсе килгән фикерем галәм турында түгел, аңлагансыздыр, саклану законы турында иде.
Тәрәзәдән карап торам. Урамнан әкрен генә бер кеше узып бара. Әллә нишләп киттем: берничә ел элек вафат булган Миңнегазыйм абыйга охшатып куйдым үзен. Танып алдым, нәкъ аның язмышына дучар булган икенче авылдашыбыз икән! Атлавы да, җилкәләренең салынып төшеп торуы да, башындагы бүреге, өс киеме дә нәкъ аныкы. Атлаган сукмагы да шул ук: кибет ягыннан баш төзәтеп кайтып килүе аның. Эше дә, гаиләсе дә юк. Бар белгәне – аракы. Аны гаепләргә ашыкмыйм. Сәбәпләре бардыр... Һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа. Бер кешегә дә зыян салмый бит ул, үзе генә интегә. Яшисе көннәре санаулы гына калгандыр, мондый яшәү рәвешенә таш та, чүкеч тә чыдамас. Ул мәңгелеккә китүгә, шул ук сукмактан икенче берәү атлый башлар: азмыни шәһәрдән туган нигезенә кайтып егылган бәхетсез сәрхуш җаннар.
Авыл урамы буйлап барам. Мин кечкенә чакта иң матур саналган өйләр инде ямьсезләнгән, искергән. Аның каравы, өч-дүрт өй аркылы гына урамга нур өстәп, өр-яңа ташпулат салып куйганнар, кайберләре төзелә генә башлаган.
Комментарийлар