16+

Сәер бәйрәм

Нинди генә бәйрәмнәр юк дөньяда?! Кем әйтмешли, сәбәп кенә булсын, без теләсә нинди бәйрәм уйлап чыгарырга әзер. Әлбәттә, арада бөтен кешелек өчен мөһим, кадерле саналганнары да бар. Мәсәлән, 9 Май - Бөек Җиңү көне - шундыйлардан. Элегрәк Бөек Октябрь социалистик революциясе көнен дә иң изге бәйрәм дип атый идек. Тик...

Сәер бәйрәм

Нинди генә бәйрәмнәр юк дөньяда?! Кем әйтмешли, сәбәп кенә булсын, без теләсә нинди бәйрәм уйлап чыгарырга әзер. Әлбәттә, арада бөтен кешелек өчен мөһим, кадерле саналганнары да бар. Мәсәлән, 9 Май - Бөек Җиңү көне - шундыйлардан. Элегрәк Бөек Октябрь социалистик революциясе көнен дә иң изге бәйрәм дип атый идек. Тик...

Ә менә Бөек Җиңү көне әлегә гомумхалык бәйрәме булудан туктарга җыенмый кебек. Һәрхәлдә, киләсе елда аның 70 еллыгын аеруча зурлап билгеләп үтмәкче булалар. Ул шулай тиеш тә, чөнки ил азатлыгы өчен яу кырында кан коеп, гомерләрен биргән батырларны онытырга хакыбыз юк.
Әйе, бәйрәмнәр күп. Әле менә быелгы Җиңү бәйрәме уңаеннан яңгыраган салют тавышлары тынарга өлгермәде, бусагада инде тагын бәйрәм - Россия көне. Аның бусы инде ни сәбәптән? Ягъни үзебезнең милли түбәтәйләрне һавага нинди куанычтан чөяргә тиеш булачакбыз? Ә бит болар юктан гына туган сораулар түгел. Чөнки әлеге бәйрәмгә хәтта иң тәҗрибәле сәясәт белгечләре дә төгәл билгеләмә бирә алмый.
Мәгълүм ки, 12 июнь - дәүләт суверенитеты, ягъни Россиянең бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгән көн. Инде менә ничә ел без аны Россия көне буларак билгеләп үтәбез. Сүз дә юк, беренче карашка, бу гаять зур һәм мөһим вакыйга. Ләкин шунысы һич аңлашылып бетми - монда Россиянең кемнән бәйсезлек алуы турында сүз бара? Элекке СССР составында булган союздаш республикаларданмы? Ул чагында бит ул, юләр әйтмешли, үз-үзеннән бәйсезлек алган дәүләт булып чыга түгелме соң?! Чөнки мәгълүм сәбәпләр аркасында җимерелгән СССР - бүген үзендә яңа сәяси-социаль төзелеш башлаган шул ук Россия иде ләбаса.
Дөресен әйтергә кирәк, Союзның таркалуын Россиянең үзендә дә, союздаш республикаларда да халыкның күпчелеге бик авыр кабул итте. Хәтта Россия Президенты Владимир Путин моны: «Гаять зур геосәяси катастрофа», - дип тә атаган иде. Тик бөек державаны әлеге катастрофага дучар итүчеләрнең үзләрен генә бернинди дә җавапка тартырга җыенган кеше юк. Киресенчә, аларны бөек тарихи шәхесләргә тиңләргә тырышу күзәтелә. Ә без исә менә шул фаҗигале датаны ура кычкырып бәйрәм итәргә тиеш. Ягез, бу абсурд түгелме?!
Патриарх Кирилл үзенең бер чыгышында, илһамланып китеп, болай дип әйткән иде: «Россия, Украина, Беларусь - болар бөтенесе бергә Изге Русь!» Менә сиңа мә, соң шулай булгач, без Россиянең Украина белән Беларусьтан да бәйсезлеген бәйрәм итәбез булып чыга ич!
Танылган сәясәт белгече, Мәскәүдәге Карнеги Үзәгенең фәнни советы әгъзасы Николай Петров әйтмешли, «әгәр дә үзләренең бәйсезлеген бәйрәм итүче бүтән илләргә күз салсак, аларда ул илнең колонизаторлардан азат ителүе яки аларны җиңү хөрмәтенә үткәрелә». Ә без, киресенчә, дәүләтнең таркалуын бәйрәм итәбез. Әйтик, шул ук Украина, Беларусь, яки Грузия кебек дәүләтләр үзләренең бәйсезлеген зурлап билгеләп үтсәләр, бусын күпмедер дәрәҗәдә аңларга булыр иде әле. Заманында безнең Татарстан да,
Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин: «Үзегезгә күпме кирәк - шулкадәр суверенитет алыгыз!» - дигәч, үзен бәйсез санап бәйрәм итәргә керешкән иде дә, ни кызганыч, бик тиз чабудан тарттылар.
Ярый, аның бусы икенче мәсьәлә, гәрчә ул безнең өчен күпкә мөһимрәк булса да. Ә сүз әлегә Россиянең бәйсезлеге турында. Шунысы кызык: бу бәйрәмнең сәерлеген Россиянең күп кенә җитәкчеләре үзләре дә яшерми. Мәсәлән, Владимир Путинның югарыда без телгә алган билгеләмәсе дә шуны раслый.
Әлбәттә, Россия көне - халыкны берләштерә торган гомумдәүләт бәйрәме булырга тиеш. Моны беркем дә инкарь итәргә җыенмый. Ләкин иң башта бит аны кайчан һәм нинди вакыйгага бәйләп үткәрү турында уйларга кирәк. Мәсәлән, моннан берничә ел элек Казаннан пенсионер Олег Соколов әлеге бәйрәм өчен иң кулай көн 21 сентябрь (иске стил белән 8 сентябрь) дип тәкъдим иткән иде. Мәгълүм булганча, бу көнне 1862 елда Россия үзенең 1000 еллыгын бәйрәм итә. Ягъни 1000 ел элек Бөек Новгородта Рюрик кенәзлек итә башлаган көн Россиянең дәүләтчелегенә нигез салынган көн булып санала.
Ә бит дөрестән дә, әгәр төптәнрәк уйлап карасаң, дәүләтнең туган көнен Россия халыклары өчен уртак милли бәйрәм итүдән дә отышлырак вакыйга булуы мөмкин түгел. Югыйсә, аның беренчесен, ягъни илнең таркалган көнен бәйрәмгә әйләндерергә тырышу - соңгы еллардагы бихисап күп үзгәрешләрдән инде болай да гаҗиз халыкның башын тагын да бутарга маташуны хәтерләтә. Ул, элекке тугандаш, күрше ил халыклары белән дуслыкны ныгытасы урынга, ике арадагы упкынны тирәнәйтә генә, миңа калса. Ә бу безгә кирәкме?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading