16+

Сез иң гүзәл кеше булгансыз...

Тормышта бик матур, гүзәл кешеләр була. Кемгәдер Ходай тышкы чибәрлек, сөйкемлелекне өеп бирә, икенчеләрне исә эчке матурлык белән бүләкли. Әмма тышкы яктан да, эчке дөнья белән дә чын мәгънәсендә матур кешеләр бар. Авылым мәктәбендә ике дистә еллап балаларга белем биргән, аларда татар әдәбиятына, ана теленә мәхәббәт һәм хөрмәт уяткан Фәридә...

Сез иң гүзәл кеше булгансыз...

Тормышта бик матур, гүзәл кешеләр була. Кемгәдер Ходай тышкы чибәрлек, сөйкемлелекне өеп бирә, икенчеләрне исә эчке матурлык белән бүләкли. Әмма тышкы яктан да, эчке дөнья белән дә чын мәгънәсендә матур кешеләр бар. Авылым мәктәбендә ике дистә еллап балаларга белем биргән, аларда татар әдәбиятына, ана теленә мәхәббәт һәм хөрмәт уяткан Фәридә...

Вакыт узган саен, мәктәп елларын күңелдә яңартканда, аның барлык ки­ңәшләре торып-торып искә төшә. Гаилә тормышын ничек алып барырга, ничек бала тәрбияләргә, теләсә нинди очракта да ничек гүзәл зат булып калырга? Сез безгә, дистәләгән укучыларыгызга, мәктәп программасыннан тыш, әнә шулай тормыш дәресләрен дә кызганмадыгыз. Дүрт балага гомер биреп, аларны җил-яңгыр тидерми тәрбияләп үстергән ханымның тормыш тәҗрибәсе аз булмагандыр. Ана телемне, эшемне ярату, хәтта журналистика юлын сайлавым да сезнең ярдәм һәм хезмәт нәтиҗәсе булгандыр.

Мин Фәридә апаны укытучы гына түгел, ә бик яхшы иптәш һәм тугры дус буларак яхшы беләм. Укытучым әти-әнием белән бер сыйныфта белем алган. Шуңа да алар үзара аралашып, дус булып яшәде. Әни авырып, операция ясатканнан соң, бераз күңел төшенкелеге булып алды. Фәридә апа шул чагында әнигә терәк, киңәшче булды. Сүзләре белән генә түгел, эш-гамәлләре белән дә ярдәм итеп торды. Үзе авыр чир белән көрәшсә дә, әнидә яшәүгә өмет уятырга, алга таба атларга көч табарга ярдәм итте. Фәридә апа, аяк­лары йөрми башлап, урын-җиренә яткач та, әни турында кайгыртты. Чирләп киткәнен ишетсә, һәрвакыт, шалтыратып, хәл сораша иде.

Соңгы тапкыр сезне сентябрь аенда күрдем. Чираттагы ялымда авылга кайткач, чит илдән махсус сезнең өчен дип алып кайткан чәйләр, татлы күчтәнәчләр алып, хәлегезне белергә барган идем. Анда да сез яшәргә өметләндегез, яман шешне җиңәчәгегезгә, аякка басачагыгызга ышандыгыз.

Бу юлларны язарга миңа бик авыр. Чөнки әнием кебек якын, мөлаем, тыныч холыклы һәм гаҗәеп сабыр укытучы апама Соңгы кыңгырау бәйрәмендә чәчәкләрне кулына илтеп бирә алмыйм, каберенә генә китерәм. Күзләрдә - яшь. Авылга кайткан саен, мәктәпкә бара торган балаларны күрсәм, капка төбеннән сез дә узып китәрсез, «Кайттыңмы, Лилия, ничек анда Казан?»­ - дип хәл белешерсез төсле. Сезнең дәресегезгә кереп утырып, татар теле, әдәбияты турында биш, ун минут кына булса да, дәрес тыңлый алмавыма һич кенә дә күңелем ышанып бетми. Сездәй изге затлар җирдә генә түгел, фәрештәләр янында да кирәк, күрәсең... Бу юллар рухыгызга дога булып ирешсен иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading