16+

«Шигъри Сабантуй» талантларны барлый

Кышын Сабан туе буламыни, дип гаҗәпләнерләр күпләр. Студент халкы тотынгач, мондый гүзәл бәйрәм ел фасылларына карап тормый икән шул. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кабат бәйрәм - «Шигъри сабантуй».

«Шигъри Сабантуй» талантларны барлый

Кышын Сабан туе буламыни, дип гаҗәпләнерләр күпләр. Студент халкы тотынгач, мондый гүзәл бәйрәм ел фасылларына карап тормый икән шул. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кабат бәйрәм - «Шигъри сабантуй».

Әлеге чараның максаты - яшьләрдә татар шигъриятенә, иҗатка мәхәббәт уяту. Бәйге елдан-ел үзенең географиясен һәм катнашучылар санын арттыра бара. Быел исә бу конкурста катнашырга 117 кеше теләк белдергән, шуның 29ы - студентлар. «Шигъри Сабантуй»га Татарстанның төрле районнарыннан, Башкортстаннан, Ижевск, Пенза якларыннан да яшь иҗатчылар килгән иде. Конкурста мәртәбәле кунаклар, иҗат юлында зур уңышларга ирешкән шагыйрьләр белән очрашу булды. Мастер-класста алар үзләренең иҗат итү серләре белән бүлештеләр.
Бәйрәм театральләшкән концерт программасы белән үрелеп барды. Тукайның Шүрәлесе һәм Камалның Хәмзә, Биби, Факиһә һәм Гафифәләре хәзерге заманда очрашты. Сабантуйның төп бизәге ул - әлбәттә, милли көрәш. Безнең очракта ул шигырь уку буенча көрәш иде. Сабантуйның баш казыйлары шагыйрьләр - Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Рәмис Аймәт, Ленар Шәех һәм Луиза Янсуар, әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Әлфәт Закирҗанов, «Ялкын» журналының баш мөхәррире, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иде.
Быелгы «Шигъри Сабантуй»ның абсолют батыры дип Казан дәүләт кооперация институтының 4 курс студенты Дания Нәгыймуллина табылды. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашып, мондый чараларның студентлар тормышында зур роль уйнавын билгеләп узды. Әдәби берләшмәнең кураторы, язучы, педагог Халисә Ширмән сүзләренә караганда, озакламый «Әллүки»нең иң актив һәм югары дәрәҗәдә иҗат итүчеләренең шигырьләре тупланган чираттагы китап дөнья күрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading