16+

Разил Вәлиев: «Шәһри Казан» тормышның агын да, карасын да, яшелен дә күрсәтә»

Казандагы яңалыклар, аның рухи дөньясы, гомумән, Казан халкының тормышы белән «Шәһри Казан» газетасы аша танышам. Аның һәр язмасы күңел җылысы биреп язылган. Исеме «Шәһри Казан» булгач, ул Казанны үзенең туган йорты итеп күз алдына китерә.

Разил Вәлиев: «Шәһри Казан» тормышның агын да, карасын да, яшелен дә күрсәтә»

Казандагы яңалыклар, аның рухи дөньясы, гомумән, Казан халкының тормышы белән «Шәһри Казан» газетасы аша танышам. Аның һәр язмасы күңел җылысы биреп язылган. Исеме «Шәһри Казан» булгач, ул Казанны үзенең туган йорты итеп күз алдына китерә.

Газетаның һәр укучысы, кайда гына яшәвенә карамастан, үзен шулай ук Казанга бәйле кеше итеп хис итә башлый. «Шәһри Казан»ның миңа халкыбызның гыйбрәтле язмышлы кешеләре турындагы язмалары ошый. Әсәрдә бит, кеше язмышы чагылмаган булса, ул кешенең күңеленә барып җитә алмыйча, гадәти бер мәгълүмат кына булып кала. Соңгы вакытта «Шәһри Казан»да бу якка игътибар итә башладылар.
 
Газетада җитәкчеләребезнең кайда булулары, нишләүләре генә түгел, дөрес, чама белән анысы да кирәк, республикабызда, читтә яшәгән милләттәшләребезнең һәм башка милләт вәкилләренең бүгенге көндәлек тормышы да киң яктыртыла. Аларның фаҗигаләре генә түгел, ирешкән уңышлары, куаныч-сөенечләре турындагы язмалар миңа бик тә ошый. Күп кенә матбугат чараларыбыз бүгенге тормышның күбрәк кара якларына игътибар итәргә тырыша. Билгеле, проблемаларыбыз искиткеч күп, әмма дөнья гел карадан гына тормый. «Шәһри Казан»ның иң яхшы сыйфатларының берсе - тормышны бөтен төсләре белән бирергә тырышуы: агын да, кызылын да, яшелен дә... шул ук вакытта карасыннан да качарга тырышмый.
 
Һәр заманның өскә кү­тәрелгән темасы, проблемасы була. 90 нчы елларда татар телендәге барлык матбугат чаралары өчен төп проблема - милли проблема иде. Ул заман рухы иде. Бүген бу рух сүнде, дип әйтә алмыйм, күзебез дөньяга киңрәк ачыла төште. Хәзер инде милли генә түгел, дөньяның башка проблемаларына да игътибар арта башлады. Милли проб­лема күкрәк сугып, азатлык, дип кычкырып йөрүдән генә тормый. Ул гаиләләрдә, милли мохиттә, туган телебезне саклауда чагыла. Минемчә, бүгенге көндә дә «Шәһри Казан» үзенең сыйфатларын, милли рухын югалтмады, киресенчә, аны тормышның төрле өлкәләренә таратты. Милләтеңне, халкыңны күтәрергә тырышасың икән, икътисадтамы, мәгарифтәме, авылдамы, бу бит инде милли рух була. Милләт, милләт, дип кычкырып кына, милләт алга китми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading