16+

Спорт – яшәү рәвешебез

Казан - спортка, сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар биргән шәһәр. Хәзер инде яхшы спорт формасында булу модалы санала. Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан 34 нче мәктәп тә моның белән горурлана ала. Мәктәптәге эш системасы, физкультура укытучыларына иҗади эшләү мөмкинлеге биргән яхшы шартлар безгә бу юнәлештә уңышларга ирешергә мөмкинлекләр ача.

Спорт – яшәү рәвешебез

Казан - спортка, сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар биргән шәһәр. Хәзер инде яхшы спорт формасында булу модалы санала. Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан 34 нче мәктәп тә моның белән горурлана ала. Мәктәптәге эш системасы, физкультура укытучыларына иҗади эшләү мөмкинлеге биргән яхшы шартлар безгә бу юнәлештә уңышларга ирешергә мөмкинлекләр ача.

Моңа күп дәлилләр китерергә булыр иде. Мәсәлән, 2014 елның гыйнварында мәктәбебез укучылары Аделя Габдрахманова (10 Б сыйныфы) һәм Марта Матьянова (9Б сыйныфы) фехтование буенча Россия чемпионнары булдылар (тренер - Елена Прохорова). 11 нче сыйныф укучысы - фехтование буенча спорт остасы Линар Вафин фехтование буенча Россия чемпионатының шәхси һәм команда беренчелеге призеры булуга иреште (тренеры - Ирина Радаева). 11 А сыйныфы укучысы Эдвард Каюмов исә - физик культура буенча район олимпиадасының призеры, ул - дзюдо буенча Идел буе федераль округы чемпионы да. Бу казанышлар - фехтование буенча балалар-яшүсмерләр олимпия резервы спорт мәктәбе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе. 7-11 нче сыйныф укучылары Олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева исемендәге турнирларда, «Россия чаңгы юллары» һәм «Милләтләр кроссы»нда даими катнашып киләләр. Мәктәптә фехтование һәм су полосы буенча спорт сыйныфлары ачыла, укучылар спорт секцияләрендә шөгыльләнү мөмкинлегенә дә ия. 34 нче мәктәп спортның хәрби-гамәли төрләре буенча методик үзәк булып тора (җитәкчесе - «Тормыш иминлеге нигезләре» укытучысы Анатолий Бурылов).
Без балаларның спорт һәм белем алу өлкәсендә генә уңышларга ирешүенә түгел, ә аларны патриотик рухта тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәбез. «Россия патриотларын үстерәбез» дигән Бөтенроссия конкурсы кысаларында, безнең «Школьный дозор» отряды, «Форпост» хокук саклау отрядлары арасында, 2011 елда республикада 1 нче урынны алды (командиры - Рамис Вафин).
Укучылардан укытучылар да калышмый. Укытучылар спартакиадасы нәтиҗәләре буенча, безнең коллектив Мәскәү районында 1 нче урынны яулады.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, без мәктәптә стройда йөрү һәм җыр смотрлары, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән очрашу уздырдык. Мәктәпнең Е.А.Боратынский музее базасында «Блокадный Ленинград» фильмын карау һәм аның буенча фикер алышу да оештырдык.
Укучыларыбыз фән өлкәсендә дә тикшеренүләр үткәрәләр. 6 А сыйныфы укучысы Софья Халикова, «Гаиләбезнең фашизмны җиңүгә өлеше» темасы буенча фәнни-тикшеренү эшләре район конкурсында, «Фәнни тикшеренүләрнең башы» номинациясендә җиңүче булды (җитәкчесе - тарих укытучысы Оксана Лебедева).
Мәктәбебез укытучылары һәм укучыларыннан торган 100 кешелек төркем Универсиадада волонтер буларак катнашты. Универсиадага әзерлек барышында укучыларыбыз, Россия Олимпия комитетының генераль
секретаре Марат Мансур улы Бариев белән очрашып, үзләренең уңышлары һәм проблемалары турында фикер алышты.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын да онытмыйбыз.
Олимпия уеннары барган көннәрдә без: «Спорт, Сочи, җиңү. Россия - бары алга гына!» - дидек. Спортта гына түгел, ә үз-үзебезне дә җиңү бу. Бары алга гына!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading