16+

Сәрхуш нарколог НОТЫГЫ

«Чын язучы булсаң, Равил, менә шуны яз син!» - дип берничә кешенең әйткәне бар миңа. Төрлесе төрле тема һәм проблемалар тәкъдим итә, әлбәттә. Берсендә шулай күрше авыл Сабан туена баргач, кызыклы гына бер очрашу булган иде.

Сәрхуш нарколог НОТЫГЫ

«Чын язучы булсаң, Равил, менә шуны яз син!» - дип берничә кешенең әйткәне бар миңа. Төрлесе төрле тема һәм проблемалар тәкъдим итә, әлбәттә. Берсендә шулай күрше авыл Сабан туена баргач, кызыклы гына бер очрашу булган иде.

Бер төркем ирләр (араларында танышларым да бар) машина артына җыелып утырганнар. Яшел чирәмгә зур кызыл чәчәкле җәймә җәеп куйганнар, тәм-томнары да күп, бәйрәм булгач, салырга да бар инде боларның - ничек инде ансыз?!

Мине дә кыстыйлар. «Юк, рәхмәт, - минәйтәм, - мин рульдә бүген». Сөйләшеп киттек. Араларында бер табиб та бар иде - нарколог. Кәефе күтәренке моның, битләре кызарган, сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли...

- Кешенең үз-үзен саклау инстинкты бар бит инде менә, ә бездә аракы түгел, суррогат икәнен белә торып, агу икәнен белә торып, барыбер эчәләр! Нәрсә бу, аңгыралыкмы? Алай димәс идем. Без бит инде авыл малайлары, авыл тормышын бик яхшы беләбез. Менә киләләр инде миңа приемга авыл мужиклары, әйеме, тыңлап утырасың инде аларның сөйләгәннәрен… Билләһи газыйм, үзеңнең дә берәрне салып куясың килә башлый!

Әйтик, алыйк менә тракторист Харисны. Ул, беләсеңме, ничек хоккей уйный иде?! Һи-и-и, кәшәкәсе артыннан күз иярми иде! Катнашкан һәрбер турнирда безнең мәктәп командасы шул бер Харис аркасында гына җиңеп барды! Шул вакытта аны җүнле тренерлар күреп алып талантын үстерергә булышкан булсалар, иманым камил, Зиннәтулла Билалетдинов хәтле генә хоккейчы чыга иде аннан!

Кем арттыра, минме?! Син беләсеңме соң Сергей Бубканы каян тапканнар? Украинаның Алла каргаган бер хуторыннан! Аларның эт оясы хәтле өйләрендә җир идән булган! 11 яшьлек Сергейны интернатка алып китәргә сорап килгәч, әнисе сөенә-сөенә җибәргән, чөнки аңардан башка тагын өч бала ашатасы булган, ә ул - берүзе. Менә сиңа рекордчы, Олимпия чемпионы! 6 метр 14 сантиметр! Һаман рекордын бәрәлмиләр әле, тиз генә булмас та кебек. Ә Харис, Олимпия чемпионы, миллионер буласы урында, тракторист булып йөри. Нишләтәсең, язмыш.

Күптән түгел мин урманга кадәр тракторга утырып барган идем. Бик шәпләп яңгыр яуган иде, гөмбә күпләп чыккандыр инде, минәйтәм, барып кайтыйм әле. Ник утырган көнемә төштем, бүтән якын да килмим дип, антлар эчтем! Андагы тавыш, аның сикертүләре! Сүз белән аңлатып бетерерлек түгел! Ә кеше көне-төне шунда эшли, бүтән чарасы булмаганга эшли һәм үлгәнче шушы тракторда утырачагын аңлап эшли. Бушка эшли! Аңа бит хезмәт хакы түләмиләр диярлек! Көне-төне эшләп тә хәерче калган кешеләр җүнле илдә булырга тиеш түгел бит! Мондый тормышының очы-кырыен күрми ул. Бернинди өмете юк аның, ә өметсез - шайтан, ди халык. Аның бер рәхәте дә юк, аңлыйсыңмы? Ә аракы эчкәч, рәхәт булып китә. Җимерек тракторы, дөнья мәшәкатьләре онытыла, ул үзендә шул дөньяны астын өскә әйләндереп атардай көч-куәт бар дип хис итә башлый.

Менә бер кызык эксперимент уздырганнар галимнәр - күселәрне аракы эчәргә өйрәткәннәр. 15 процент чамасы рәхәтләнеп эчә икән дә икенче көнне, берни булмагандай, рәхәтләнеп йөри ди. Тагын 15 проценты баш төзәтергә аракы эзләнә. Калганнары да алдагы көндә эчкәннән чирли, ләкин кичкә тереләчәген белеп түзә икән. Димәк, эзләнеп йөргән күселәр - потенциаль алкоголиклар. Кешеләрдә дә процентларга бүленеш шул чама килеп чыга. Татарларның зур күпчелеге нәкъ әнә шул икенче төркемгә керә, алкоголизмга тиз бирешүчән халык без. Бу авыруга каршы торырга тиешле иммунитет бик зәгыйфь бездә. Моның белән татарлар Төньяк халыкларына охшаган. Алар эчеп кырылып бетеп бара бит инде.

Без бит Бөек Ватан сугышында гына эчәргә өйрәнгән милләт. Революциягә кадәр, татар дип сөйләшүгә караганда, күбрәк мөселман дип сөйләшкәннәр. Ислам дине тәртәдә тоткан халыкны. «Шайтан сидеге» дигән сүз шул вакытлардан калган бит инде. Минем бер танышым бар, филология фәннәре докторы. Ул 1904 елда Казанда чыккан бер урыс гәҗитендә шул чор өчен сенсацион мәкалә укыган. Беренче биткә бастырганнар, моңа кадәр күрелмәгән хәл, дип язганнар! Беләсеңме нәрсә турында? Казан урамыннан бер татар исерек килеш җырлап барган!

Кешене бит аны яхшы гадәткә өйрәтер өчен шактый тир түгәргә кирәк, ә начарын шундук эләктереп алырга гына торалар. Шул исәптән күрше халыктан да. Буддизм белән ислам эчүчелеккә каршы булса, яһүд һәм христиан диннәре исерткеч эчемлекләрне «Ходай Тәгалә бүләге» дип саный. Христиан динен шактый соң кабул иткән Русиядә - әрмәннәр, мәсәлән, берничә йөз ел алданрак кабул иткән - мәҗүсилек ритуаллары шактый сакланып калган. Әйтик, мәҗүсилектә «беренче көн ырымы» булган. Ул хәзер «как встретишь Новый год, так его и проведешь» дигән мәкальдә ачык чагыла. Шуңа күрә бу бәйрәмдә мөмкин кадәр күбрәк ашап һәм эчеп калырга тырышканнар.

Вакыт үткән саен, христиан диненең чикләүләре азайганнан-азая барган, ә эчү белән бәйле йолалар артканнан-арткан. Ахыр чиктә барлык бәйрәмнәр вакытында да - туймы ул, бала туумы, шул туган баланы чукындырумы, үлгән кешене күмүме йә булмаса атна саен үткәрелә торган берәр чиркәү бәйрәмеме - һәр мәҗлестә күпләп эчү гадәткә кергән. Кунакларга эчәргә тәкъдим итмәү хурлык булып исәпләнгән, ә үзең эчү һәм башкаларны да шуңа мәҗбүр итә белү егетлеккә санала башлаган. Хәзер инде урыслар гына түгел, без дә, кунаклар килгәндә, өстәлгә шешә чыгарып куюны бурычыбыз итеп саныйбыз.

Шунысы бар: безнең татар мужиклары, бүтәннәрдән аермалы буларак, ничек дип әйтим икән, алар… Ничектер ояла алар, эчеп ярамаган эш эшләгәннәрен аңлыйлар. Минемчә, без ул кадәр үк өметсез түгел. Милләтнең үз-үзен саклау инстинкты берзаман барыбер уянырга тиеш бит.

***
Әллә ничә ел элек булган бу очрашу нидән искә төште, дисәгез, күптән түгел бу нарколог турында күңелсез хәбәр ишеттем. Эшеннән куганнар икән. Эчкечелек өчен...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading