16+

Әсәрләре – энциклопедия

Гарәфи Хәсәнов татар әдәбиятына узган гасырның 20-30 нчы елларында килә. Актив иҗат итү чоры исә 60 нчы елларга карый. Әлеге иҗатның төп темасы - табигать һәм кеше бердәмлеге. Табигать биредә төп проблема. Фән һәм техника тизләтелгән үсеш кичергән заманда әдип әсәрләренең актуальлеге арта гына төште. Татар балалары өчен Гарәфи Хәсәновка...

Әсәрләре – энциклопедия

Гарәфи Хәсәнов татар әдәбиятына узган гасырның 20-30 нчы елларында килә. Актив иҗат итү чоры исә 60 нчы елларга карый. Әлеге иҗатның төп темасы - табигать һәм кеше бердәмлеге. Табигать биредә төп проблема. Фән һәм техника тизләтелгән үсеш кичергән заманда әдип әсәрләренең актуальлеге арта гына төште. Татар балалары өчен Гарәфи Хәсәновка...

Гарәфи Хәсәнов татар әдәбиятына узган гасырның 20-30 нчы елларында килә. Актив иҗат итү чоры исә 60 нчы елларга карый. Әлеге иҗатның төп темасы - табигать һәм кеше бердәмлеге. Табигать биредә төп проблема. Фән һәм техника тизләтелгән үсеш кичергән заманда әдип әсәрләренең актуальлеге арта гына төште. Татар балалары өчен Гарәфи Хәсәновка кадәр үсемлекләр, киек кошлар, җәнлекләр дөньясын шулкадәр күпьяклы итеп сурәтләгән язучы юк иде әле. Унике хикәядән торган «Унике матур» китабында автор һәр айның төп билгеләрен, ел фасылына карап үзгәрешен шушы өлкәнең галимедәй, белеп, тәф­сил­ләп сурәтли. Калган китапларында да ул Татарстан җиренең үсемлекләре, кошлары, агачлары, җәнлекләре турында укучыга бай мәгълүмат бирә.
Әдипнең күзәтүчәнлегенә, табигатьне аңлый белү сәләтенә сокланмый мөмкин түгел, ул сурәтли торган предметының гади күзгә чалынмаслык үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен таба. Хикәяләү теле җиңел, җылы, образлы, фикере тыгыз; җае туры килгән саен, хикәя­ләренә «Май салкын - кесә тулы алтын», «Үзләре бишектә - күзләре ишектә», «Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер», «Кыш карлы булса, җәй ярлы булмый» кебек халык мәкальләре һәм әйтемнәрен, канатлы сүзләрне кертеп җибәрә.
Табигатькә мәхәббәт - туган илеңә мәхәббәт дигән сүз. Бу хисләр бер-берсеннән аерылгысыз. «Унике матур» әсәре аша без Га­рәфи Хәсәновның һәр укучыга олы мәхәббәт хисе бүләк итәргә тырышуын тоемлыйбыз. Автор укучыларны Татарстан җирендә яшәүче кыргый җәнлекләр һәм кошларның гадәтләре, үсемлекләр дөньясы белән таныштыра, табигатьне яратырга өнди.
Гарәфи Хәсәнов иҗатында кешенең эчке кичерешләре, аның дисгармония кичерүе, үзен билгеле бер богаулар кысасына кертүе яки тормыш шартлары тарафыннан изелүе чагыштырма планда психолог буларак тирәнтен ачып бирелмәсә, без аларга игътибар да итмичә калган булыр идек. Аның әсәрләрен табигать белеме, ботаника, зоология буенча бәләкәй энциклопедия дияргә була.
Гарәфи Хәсәнов үзенең тирән эчтәлекле әсәрләре белән укучыларны гына таң калдырмый. Аның табигатькә мәхәббәте улы Аязга да күчә. Аяз Хәсәнов та, әтисе кебек үк, үзенең әсәрләрендә әһә­миятле мәсьәләләр һәм проблемаларны күтәрә.
2013 елның 13 июнендә Гарәфи Хәсәновка 92 яшь тулган булыр иде... Әдәбият сөючеләргә әлеге олуг әдипнең буыннан буынга тапшырылып килгән кыйммәтле ядкарен, гаҗәеп бай белем хәзинәсен файдаланасы, саклыйсы гына кала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading