Курск боҗрасында барган каты сугышлар аз гына тынган араларда, Хәсәнша гаиләсенә хат яза. Артиллерия полкы командирының сәясәт буенча урынбасары булу хатларында да чагылыш таба аның. «Кадерлеләрем, үзегез дә кайгырмагыз, авыл халкы да кайгырмасын, без җиңәчәкбез», - дип тынычландыра капитан Әхмәтшин.
Балык Бистәсе районының Күки авылында 1899 елда дөньяга аваз салган Хәсәнша. Урманчы әтисе Шаһиәхмәттән - табигатьне ярату, оештыру сәләте, ә әнисе Шәмсеҗиһаннан сәүдәгәрлек хирыслыгы күчкән аңа. Яңа Арыш авылыннан заманында данлыклы Шәмсевәли бай кызы булган Шәмсеҗиһан. Шәмсевәли байның уллары Казанда кибетләр тоткан. Урманда кораблар төзү өчен имән агачлары кисүче лашманчылар арасында кайнашып, теттереп русча сөйләшергә өйрәнгән Хәсәнша, унбиш яшендә Казанга килеп, кибеткә сатучы булып урнашкан. Хезмәт хакына алган велосипедта Күкигә кайтып урам әйләнгәндә, күрми-күргән техника артыннан бөтен авыл баласы ияреп чапкан. Әти-әнисе олыгайгач, Хәсәнша янәдән төп йортка кайта, Мөхәммәтсафа кызы Фатыймабикә белән гаилә кора.
Окопта йокымсырап китеп, төш күрүе булды, ахрысы. Әнә ул хатыны Фатыйма белән куанып, кызлары Җәмилә һәм Әкълимәнең көзге алдында бизәнүләрен күзәтә. Уллары Нурвахит, Фәрит, Рашат кечкенәләр әле.
Комментарийлар