16+

СӨЙГӘНЕҢ БЕЛӘН КУЫШ ТА ҖӘННӘТ

Һәр кыз кечкенәдән үк ап-ак туй күлмәге кияргә хыяллана. Ә үсә төшкәч, хатын-кыз бәхете насыйп булуын тели. Егетләргә килгәндә исә, алар моны авыз тутырып әйтмәсәләр, үз араларында була торган «җыелыш»ларда сөйләмәсәләр дә, аларның чын, бәхетле гаилә башлыклары булырга теләвен инде күптәннән беләбез. Кеше тормыш юлында югары үрләр яуларга хыяллана. Шулай...

СӨЙГӘНЕҢ БЕЛӘН КУЫШ ТА ҖӘННӘТ

Һәр кыз кечкенәдән үк ап-ак туй күлмәге кияргә хыяллана. Ә үсә төшкәч, хатын-кыз бәхете насыйп булуын тели. Егетләргә килгәндә исә, алар моны авыз тутырып әйтмәсәләр, үз араларында була торган «җыелыш»ларда сөйләмәсәләр дә, аларның чын, бәхетле гаилә башлыклары булырга теләвен инде күптәннән беләбез. Кеше тормыш юлында югары үрләр яуларга хыяллана. Шулай...

Һәр кыз кечкенәдән үк ап-ак туй күлмәге кияргә хыяллана. Ә үсә төшкәч, хатын-кыз бәхете насыйп булуын тели. Егетләргә килгәндә исә, алар моны авыз тутырып әйтмәсәләр, үз араларында була торган «җыелыш»ларда сөйләмәсәләр дә, аларның чын, бәхетле гаилә башлыклары булырга теләвен инде күптәннән беләбез.
Кеше тормыш юлында югары үрләр яуларга хыяллана. Шулай да егет һәм кызларның планнары гадәттәгечә була инде:
- Мәктәпне яхшы бетерергә;
- Югары уку йортын тәмамларга;
- Яхшы эш табарга;
- Торыр урын булдырырга...
Һәм менә аннан соң гына кияүгә чыгу-өйләнү турында уйлап карарга мөмкин. Әйе, күбебез шулай фикер йөртә. Тик арабызда бу кысаларга кермәүче яшьләр дә бар бит. Бүген сүзебез андый-мондый гына егет-кызлар түгел, ә студент вакытында бер-берсен табышкан-кавышканнар турында. Мондый яшьләр өчен беренче урында карьера да, матди байлыклар да түгел, ә мәхәббәт. Шуңа да алар никахларын беркетергә ашыга. Тикмәгә генә: «Яраткан кешең белән куыш та җәннәт булып тоела», - димиләр бит.
Башта рәсми мәгълүматларга күз салыйк. Быелның 7 аенда Татарстанда никах җепләрен 16455 пар ныгыткан, бу 2011 елга караганда, 1199га кимрәк. Казан шәһәрендә исә теркәлү 5 процентка азрак.
Гомумән, Татарстанның Гаилә кодексы буенча, инде 14 яшьтән син олы тормыш юлына аяк баса аласың. Ләкин хәзерге вакытта Россиядә гаилә кору яше «картая бара», ягъни өйләнешүчеләрнең яшьләре олыгая. (Ахрысы, күбесе нәкъ менә матди байлык артыннан куып, рухи байлыкны оныта.) 1980 елларда өйләнүче ир-атның уртача яше 22 булса, хәзер - 24. Ә кызларның кияүгә чыкканда уртача яше 23 санында туктала. Әлбәттә, безне Европа белән чагыштырып булмый. Мәсәлән, Даниядә гаилә коручылар кавышу турында 30дан узгач кына уйлый башлый икән.
Рәсми саннарга ышансак, яшьтән үк өйләнешүче парларның 82 проценты, ни кызганыч, таркала. Моны исә белгечләр ике якның да гаилә корырга өлгереп җитмәве белән аңлаталар.
Әлбәттә, никах җепләрен беркетү-беркетмәүне һәр кеше үзе хәл итә. Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис, диләр бит халыкта. Олы тормыш юлына аяк баскач, үзең өчен генә түгел, ә хәләл җефетең һәм балаларың өчен дә җаваплы буласың бит.

Сез ничек уйлыйсыз?
Рәисә ГАЛИЕВА, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты.
- Әгәр яшьләр бер-берсен яраталар икән, ник әле гаилә кормаска? Студент вакытта да кияүгә чыкмасаң, кайчан чыгасың инде ул?! Йорт мәшәкатьләре, ягъни «бытовуха»га килгәндә, әгәр дә ир белән хатын барлык эшләрне үзара тигез итеп бүлә икән, өйдә ыгы-зыгы, укуда проблемалар килеп чыкмас, минемчә. Укытучы буларак, гаилә корган студентларны башка укучылардан аермыйм, билгеләрен күтәрмим, имтиханда да якламыйм. Бу аларның шәхси эше. Үзем дә икенче курста студент егеткә кияүгә чыктым. Гаиләм укуга комачауламады, вузны «4»ле, «5»ле билгеләренә генә тәмамладым.
Резидә САДРИЕВА, 20 яшьлек кыз һәм 16 яшьлек малайның әнисе.
- Әгәр дә кызым, укып бетермәгән килеш: «Кияүгә чыгам», - дип килсә, әлбәттә, мин каршы. Кулыңа диплом алмаган, төпле эшең булмаган килеш, ничек итеп олылар тормышына аяк басарга кирәк?! Кызыма да бу сүзләрне һәрвакыт кабатлап киләм. Дөнья хәлен белеп булмый, «Үлеп яратам, ризалыгыгызны бирмәсәгез дә кияүгә чыгам», - дисә, килешмичә булмас инде. Ләкин, күп кенә яшь гаиләләр кебек, әти-әни җилкәсендә ятарга рөхсәтем юк. Гаилә коралар икән инде, үз көннәрен үзләре күрәләр, үз тамакларын үзләре туйдыралар.

Мәхәббәт тарихлары...
Мәхәббәт, могҗиза кебек, көтмәгәндә-уйламаганда килә. Беребез дә урамның кайсы почмагында үз язмышын очратасын белми. Кемдер кибеткә ипигә дип чыгып киткәндә дә мәхәббәт «чир»ен ияртеп керә ала. Ә кемдер... Әйдәгез, студент вакытта табышкан парларның мәхәббәт тарихлары белән якыннанрак танышыйк.
Рәзилә + Динар Сөләймановлар
Динар белән Рәзиләнең очрашу вакыты күкләр тарафыннан инде күптән билгеләп куелган була. Кышкы салкын көн. Яңа ел алды. Рәзилә, Яңа ел бәйрәмен әби-бабасы янында каршы алырга дип, Алабуга шәһәреннән Балык Бистәсе районында урнашкан Казаклар авылына юл тота. Шул ук көнне ветеринар булып эшләүче Динарны да көтелмәгән эшкә чакыралар. Эштән кайтышлый, егет юлда машина көтеп басып торган берничә кешене утырта. Алар арасында Рәзилә дә була. Юл озын, вакыт тизрәк үтсен дип, сүз артыннан сүз китә. Яшьләр уртак телне тиз табалар.
Билгеләнгән урынга килеп җиткәч, юлчылар төшеп кала. Динар кабат үз эшләре белән китә. Рәзилә дә юлын дәвам итә. Әбиләренә кадәр әле байтак юл үтәсе бар бит. Ләкин егетнең йөрәге инде мәхәббәт «тозагына» эләккән була. Күңеле тынгысызлана, кызны тагын бер кат күрәсе килү теләге уяна. Тиз генә эшләрен бетереп, кыз әле кайтып җитмәгәндер, дигән өмет белән, янә аерылышкан юлга чыга. Бәхеткә, алар кабат шул ук юлда очрашалар. Динар аны әбиләренең капка төбенә кадәр озатып куя. Менә шулай башланып китә Динар белән Рәзиләнең мәхәббәте. Озак та үтми алар матур гаилә кора. Бүген мәхәббәт җимешләре - кызлары Зәринәгә дә инде 4 яшь.
Динара + Ленар Ханнановлар
Динара элек интернет аша танышып булганлыгына бер дә ышанмаган. Аннан соң, аралашыр өчен, дус кызлары киңәше буенча, танышу сайтларының берсендә теркәлгән. Аз утырган ул анда, бер-ике тапкыр гына кереп чыккан, әмма шул арада бер егет белән танышырга өлгергән. Егет белән кыз аралашып киткән һәм очрашып йөри башлаган.
«Мәхәббәт булгач, студент чакта да чыгасың инде, - ди яшь кәләш. - Белмим, мин һәрвакыт гаилә турында уйлый идем. Менә гаиләм булса, үземне шундый бәхетле тояр идем», - дия идем. Һәркем өчен тормышта үз бәхете бит. Кемдер бәхетне һөнәрендә күрә, кемдер - гаиләдә, кемдер - балаларда. Минем өчен бәхет - гаиләдә. Уку беренче урында түгел. Гаилә белән укуны яхшы алып барыр өчен, вакытны дөрес итеп бүләргә кирәк. Тырышлык сорала, җиңел түгел ул. Өйдә дә эш күп, шул ук вакытта укуны да онытырга ярамый.
Мин әле 19 яшьтә кияүгә чыгармын дип хәтта яз көне дә уйламый идем. Аннары җәй көне бу темага бик җитди сөйләшү башланды да, шуңа бу вакыйгага таба атладык.
PS. Динара белән Ленарның туе 5 октябрь көнне булып узган. Яшь парларны кавышу көне белән тәбрик итәбез һәм аларга гаилә бәхете, имин тормыш теләп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading