16+

Үтермә мине, мультфильм!

Хәзерге заман балаларының мультфильмнардан бәхете бар. Балачакта «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруын, ял көннәрендә берничә сәгать кенә күрсәтелә торган дисней мульфильмнарын көтеп алганны хәтерлим.

Үтермә мине, мультфильм!

Хәзерге заман балаларының мультфильмнардан бәхете бар. Балачакта «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруын, ял көннәрендә берничә сәгать кенә күрсәтелә торган дисней мульфильмнарын көтеп алганны хәтерлим.

Хәзер мультфильмнардан гына торган, бары балаларга гына багышланган каналлар да берничә. Тик телевизор каршыннан аерыла алмаган балаларны күргәч, сөенергәме бу төрлелеккә, көенергәме дип уйлап куясың.

Телевизорны «ваттык»

Woman's Day журналы, сораштырулар үткәреп, балалар өчен зыянлы мультфильмнар исемлеген ачыклаган. Исемлектә күпләргә таныш «Маша и медведь», «Губка БОБ», «Монстр Хай» мульфильмнары да бар.

Гарвард университеты галимнәре үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, анимациягә корылган мультфильмнар балада аутизм билгеләре китереп чыгарырга мөмкин. Экспертлар фикеренчә, мультфильмнар баланың психикасына, үз-үзен тотышына тәэсир итә. Әйтик, Европа илләрендә кайбер гаиләдә ата-аналар балаларына «Свинка Пеппе» мультфильмын бөтенләй күрсәтми икән. Әлеге герой балага тискәре йогынты ясый дип саныйлар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу мульфильмны еш караган балалар бәхәсләшергә ярата, гаделсезгә әйләнә, каршы дәшә башлый.

- Гомумән, баланы әйләндереп алган мохит, шөгыле, кемнәр белән аралашуы аның тормыш турындагы күзаллавына тәэсир итә, яшәү кагыйдәсен формалаштыра, - дип саный психотерапевт, медицина фәннәре докторы Римма Нәбиуллина. - Улыма ияреп, мин дә хәзерге заман мультфильмнарын карый башладым. Андагы агрессия, тискәрелекне күреп, куркыныч булып китте. Телевизорны сүндерергә туры килде. Менә инде биш еллап безнең телевизор «ватык». Баштарак авыррак булса да, тугыз яшьлек улыбыз моңа ияләнде. Телевизор карасам, үземә дә сәер тоела хәзер. Ул үзенә суыра торган монстр кебек. Дөрес, мин телевидениегә каршы түгел түгелен, тик тапшыруларны сайлап, файдалысын карарга киңәш итәм. Мәктәп яшенә кадәрге балаларга көненә бер сәгать телевизор карау җитә. Әти-әниләр баласының нәрсә караганын белергә тиеш. Бала белән бергә карап, мультфильмны шәрехләп барсаң, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлатсаң, тагын да файдалырак.

«Өч яшьлек кызыбыз елый башласа, сүз тыңламаса, «Маша һәм медведь»ны җибәрәбез. Ул шунда ук тынычлана, мин иркенләп үз эшемне башкарам, ашарга пешерәм, кызым көннәр буе да телевизор каршында утыра ала. Ни хикмәт, бер серияне кабат-кабат күрсәтсәләр дә туймый - карый. Хәзер Маша телендә сөйләшә, Маша эшләгәннәрне кабатлый башлады. Усалланды, тәртипсезләнә. Маша кебек кычкыра, каршы әйтә, нишләргә дә белгән юк», - ди газета укучыбыз Ләйлә Фатыйхова.

Психотерапевт фикеренчә, шактый мультфильмнар безнең балалар өчен яраклаштырылмаган. Анда безнең менталитетка туры килмәгән нәрсәләр күп. Мәсәлән, рус әкияте герое Василиса акыллы, сылу, тыйнак булып гәүдәләнә, кызларны нәзакәтле, ягымлы булырга өйрәтә. «Чебурашка һәм Крокодил Гена», «Простоквашино» мультфильмнарында да йорт хайваннарын яратырга кирәклеге турында әйтелә.

- Ә «Маша һәм медведь» мультфильмын гына алыйк, анда Маша - хайваннарны җәберләүче тикшерүче ролендә. Аны күргәч, җанварлар качып бетә, ул аюны газаплый. Кызык, әлбәттә, тик мәгънә дә булырга тиеш бит, - ди психотерапевт.

Баш авырту сәбәбе

«Шрек» мультфильмы алты яшьтән зуррак балаларга исәпләнгән. Хәер, аны олылар өчен дисәң, дөресрәктер. Психотерапевт, шуңа да ул балалар тарафыннан авыр кабул ителә, ди. Анда Шрек үзенең кәләшен ни генә эшләтми, атып та бәрә, күккә дә чөя. Җырлаган кошны юк итү күренеше дә сабыйлар өчен файдага түгел.

Америка мультфильмы «Губка Боб» - зыянлы мультфильмнар исемлегенә кергән мультикларның тагын берсе. Төп герой Спанч Бобның кем икәнлеген аңлавы кыен. Аның каравы, шампунь кабында, тәм-томнар тышлыгындагы сары шакмак образны балалар шунда ук таный.
«Монстр хай» мультфильмнарындагы курчакларга да балалар арасында сорау зур. Дәүләт Думасы депутатлары моннан берничә ел элек бу куркыныч, кызгылт, зәңгәр чәчле, битендә төрле җәрәхәтләр булган курчакларны Россиядә сатуны тыярга да теләгән иде. Кызганыч, кызлар үлемне хәтерләтә торган, вампирларга охшаган курчаклар белән уйнауларын дәвам итә.

Римма Нәбиуллина фикеренчә, агрессив мультфильмнарны озак караган балаларда психик тайпылышлар, невроз, баш авырту, кәеф булмау күзәтелә. Аппетит югалырга мөмкин, бала тиз арый, талчыга. Озак вакыт хәрәкәтсез утыру умыртка сөяге кәкрәюгә китерә. Офтальмологлар исә мультфильмнарны балаларга бары ике яшьтән соң гына карарга рөхсәт итә.

Татарчага җитми

Татарстанда системалы төстә эшли торган бердәнбер анимацион студия дип «Татармультфильм» берләшмәсе санала. Ул 2009 елда оешкан. Студиядә барлыгы 80ләп мультфильм исәпләнә. Бу - бала психикасына начар тәэсир итми торган, курыкмыйча карарга мөмкин булган әсәрләр. Габдулла Тукай, Абдулла Алиш әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар күпләргә таныш. Берләшмә татарча гына мультфильмнар төшерми. Быел эшләнгән «Мирас угы» сериалының төп геройлары - Зөләйха белән Роман - рус, татар балалары өчен дә сөйлиләр.Татар мультфильмнарын Татарстаннан читтә дә беләләр, алар белән аеруча Кытай татарлары нык кызыксына икән. Якын киләчәктә бу мультфильмнарны «Мультимания» каналыннан карау мөмкинлеге дә булачак.

Алсу Мәрданова, «Татармультфильм» берләшмәсенең башкарма директоры:
- Минемчә, чын анимация - рәсем ысулы белән эшләнгәне. Бу технология буенча төшерелгән кадрларны балаларга да кабул итәргә җайлырак. Безнең берләшмә төшергән мультфильмнардан ата-аналар канәгать. Мультфильмны әзерләр алдыннан без педагоглар, психологлар белән киңәшләшәбез. Геройларны ясаганда да рәссамнар белән килештереп, милли орнаментларга өстенлек бирергә тырышабыз. Геройларны тәҗрибәле артистлар сөйләштерә. Тавышландыру вакытында сөйләмдә җитешсезлекләр булмасын өчен, югары уку йортыннан галимнәр чакырыла. Бала кечкенә вакытта һәр нәрсәне тиз отып ала, үзенә сеңдерә, шуңа да ул бары файдалы, яхшыга өйрәтә торган мультфильмнар карап үсәргә тиеш дип саныйм.

Психолог киңәше

Мультфильмнар карау вакытын ничек чикләргә?

Мультфильмнарны караганда балага барысын да аңлатып барсаң яхшы. «Маша һәм медведь»та төп герой бүреләрне укол ясыйм дип куркыта, бу очракта хайваннарны рәнҗетергә ярамый икәнлеген аңлату мөһим. Бу яктан «Аркадий Паровозов», «Фиксики» мультфильмнары файдалы. Анда һәр күренешне диярлек аңлатып баралар.

Мультфильм карауны китап уку, пластилиннан төрле сыннар әвәләү, бергә уйнау, саф һавада йөрү кебек башка шөгыльләргә алыштырырга була.
Юк икән, димәк, юк. Әти белән әни бер сүздә булырга тиеш. Телевизордан аз-азлап биздерсәң яхшы. Мультфильмнарга бәйлелек, нигездә, өч-биш яшьләр тирәсендә формалаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading