16+

Трамвай баласы

Шәһәр эчендәге авыл урамы уртасыннан узган трамвай юлы шул була инде. Шәһәрдә үскән балаларны «асфальт балалары» диләр. Без асфальт баласы булмадык. «Трамвай баласы» булдык. Казанлылар арасында Каравай бистәсендәге Айдаров урамын күргән кеше күп түгелдер. Күз алдыгызга китерегез: тар авыл урамы һәм шуның уртасыннан дөбер‑шатыр трамвай йөри. Кунаклар килеп чәй эчеп...

Трамвай баласы

Шәһәр эчендәге авыл урамы уртасыннан узган трамвай юлы шул була инде. Шәһәрдә үскән балаларны «асфальт балалары» диләр. Без асфальт баласы булмадык. «Трамвай баласы» булдык. Казанлылар арасында Каравай бистәсендәге Айдаров урамын күргән кеше күп түгелдер. Күз алдыгызга китерегез: тар авыл урамы һәм шуның уртасыннан дөбер‑шатыр трамвай йөри. Кунаклар килеп чәй эчеп...

Шәһәр эчендәге авыл урамы уртасыннан узган трамвай юлы шул була инде.

Шәһәрдә үскән балаларны «асфальт балалары» диләр. Без асфальт баласы булмадык. «Трамвай баласы» булдык. Казанлылар арасында Каравай бистәсендәге Айдаров урамын күргән кеше күп түгелдер. Күз алдыгызга китерегез: тар авыл урамы һәм шуның уртасыннан дөбер‑шатыр трамвай йөри. Кунаклар килеп чәй эчеп утырганда трамвай узып китсә, алар, әллә җир тетриме дип, өйдән йөгереп чыгарга мөмкин. Ә без ияләнгән. Трамвай дөбердәп узганын сизмибез дә.

Әнинең иң курыкканы шул иде. «Уенга алданып, трамвайны онытмагыз», - ди иде гел. Ничек кенә бирелеп уйнамадык, трамвайга тапталучы булмады үзе, Аллага шөкер. Хәер, этләр, мәчеләр таптаткаладык. Бик матур песи бар иде. Бала‑чага «любимчигы». Дүрт‑биш бала күз алдында шуның өстеннән трамвай тәгәрмәче узды. Бу бөтенебезгә дә шок булды! Әле генә бер-беребездән талашып алып яраткан сап‑сары песи кып‑кызыл кан эчендә ята иде. Башы бер читтә. Аннан ике ямь‑яшел күз карап тора. Бу күренеш әле дә күз алдымда. Әллә минем әти, әллә кемнеке көрәк алып чыгып, песинең гәүдәсен ике рельс арасына күмеп куйдык. Урынын үзебезчә чәчәкләр белән бизәгән булдык. Әле аннан соң да күпмедер вакыт шул урынны гел билгеләп тота идек. Аннан онытылды инде.

Уен дигәннән, урамда иң яраткан уеннарның берсе хоккей булды. Әлбәттә, тимераяксыз гына, итек белән. Төгәл кагыйдә бар иде: трамвай килеп җитсә, «Трамвай! Замри!» дип кычкырабыз да кем нинди хәлдә булган, шул хәлдә катып калырга тиешбез. Трамвай узуга, уен дәвам итә. Хәзер уйлап утырам: трамвайдагы пассажирлар нәрсә уйлаган икән мондый тораташ балаларны күреп?

Уенга кайвакыт трамвай үзе дә җәлеп ителә иде. Җәй көне иң популяр «аттракцион» - трамвай артына асылынып йөрү. Кыш көне - чана тагып! Кайвакыт трамвай артына бер‑бер артлы унбишәр чана тагыла иде. Әмма бу нәрсә белән хулиган малайлар гына мавыкты (ә мин бит андый түгел). Шәһәрнең зур юлларында трамвайга чана тагып йөреп кара! Борының белән асфальтка килеп төртеләчәксең йә булмаса машина астына. Айдаров урамында исә - иркенлек. 10нчы маршрут Каравай базарыннан (янды ич әле) «Оргсинтез»га кадәр (ул гел яна) йөри. «Шел трамвай 10ый номер» дигән җырны хәтерлисезме? Ниндидер мультфильмнан ул. Кечкенә чакта гел безнең трамвай турындадыр, дип уйлый идем мин аны.

Трамвай белән бәйле тагын бер «аттракцион» - кар чистартучы «чистилка» узу! Әгәр ерактан «чистилка» күренсә, балалар арасында чыр‑чу башлана! Адреналин! Рельска якынрак киләбез дә, аркабыз белән басып «чистилка» узганын көтәбез. Ул баштанаяк карга батыра. Ә берсендә «чистилка»дан атылган таш безнең өйнең тәрәзәсен ватты. Әти депога «разборкага» барган иде.

Бу уеннар ошамаса, тагын берсен әйтәм. Рельска тиен акча салырга була, трамвай узып киткәч, аның диаметры зурая. Шаккаткыч кызык күңел ачу чарасы түгел, әмма эшсезлектән ярап тора. Кайвакыт тиен урынына пистоннар сала идек. Төзелеш патроны да шәп тавыш чыгара. Әмма моны тикшереп карарга берегезгә дә киңәш итмим.

Трамвай ул кавыштыра да, таныштыра да. Күршедә бер кыз яши иде. Трамвай йөртүче бер егет моны узган саен карап китә икән. Бу кыз да трамвай йөртүченең сәер карашын сизеп алган. Аннары күпмедер вакыттан күз кысып китә торган булды бу егет. Монда инде без дә кушылдык. «Әнә синең егетең узып бара», - дип әйтә идек. Шуннан трамвай йөртүче туктап, бу кызны үзенә кабинага ала торган булды. «Оргсинтез»дан әйләндереп алып төшә иде. Менә шундый мәхәббәт.

Еллар узды. Хәзер Каравайдагы йортта гаиләсе белән минем бертуган апам яши. Без анда еш кунак. Беркөнне аларда чәй эчеп утырабыз. Берзаман узып баручы трамвай туктады. Бөтенебез тәрәзәгә карыйбыз: ни булган? Бәттәч, водитель кыз безнең өйгә кереп бара! Андый вакытта күңел яхшыны уйламый бит инде, апай алны‑артны күрми капканы ачарга йөгерде. Нәрсә булган дип уйлыйсыз? «Узган саен, сезнең гөлләрегезне карап узам, үсентесен бирегез әле?» - ди икән теге кыз. Апай атылып керде дә гөленә ябышты. Кая анда үсенте эзләп чемченү, гөлен умырып ук алды бугай - вагон тулы пассажир көтеп тора бит! Казан саналса да, Каравайда халык авылчарак яши. Трамвайлар да авылча йөри. Вагон тулы пассажирның йөртүченең гөл үсентесе алуын көтеп торганын кайда күргәнегез бар тагын?

Менә шундый хәлләр. Быел Айдаров урамында бөтен рельслар сүтеп алынып, яңадан салынды. Шулай итеп, безнең балачакны күргән рельсларны да каядыр алып киттеләр. Хәтта бераз моңсу да булып куйды. Менә мин сезне трамвайга утыртып, балачагыма кунакка алып кайтып килдем. Сак булыгыз, ишекләр ябыла...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading