16+

«Укынсаң да, чукынсаң да бездә аерма юк!»

Миңа - 75 яшь, мин - сугыш чоры баласы. Әти-­әнием 15 бала табып үстергәннәр. Шуларның, мин төпчектән кала, барысы да гүр ияләре инде. Ятим үссәм дә, нинди генә авырлыклар күрсәм дә, рус егетләре кияүгә чыгарга сорасалар да, Раббымның рәхмәте, телемне дә, динемне дә сатмадым, әти-әнием васыятенә дә хыянәт итмәдем. Мин...

«Укынсаң да, чукынсаң да бездә аерма юк!»

Миңа - 75 яшь, мин - сугыш чоры баласы. Әти-­әнием 15 бала табып үстергәннәр. Шуларның, мин төпчектән кала, барысы да гүр ияләре инде. Ятим үссәм дә, нинди генә авырлыклар күрсәм дә, рус егетләре кияүгә чыгарга сорасалар да, Раббымның рәхмәте, телемне дә, динемне дә сатмадым, әти-әнием васыятенә дә хыянәт итмәдем. Мин...

Миңа - 75 яшь, мин - сугыш чоры баласы. Әти-­әнием 15 бала табып үстергәннәр. Шуларның, мин төпчектән кала, барысы да гүр ияләре инде.

Ятим үссәм дә, нинди генә авырлыклар күрсәм дә, рус егетләре кияүгә чыгарга сорасалар да, Раббымның рәхмәте, телемне дә, динемне дә сатмадым, әти-әнием васыятенә дә хыянәт итмәдем. Мин - мөселман, үз динемдә булган кешегә генә кияүгә чыгарга тиеш, дип санадым. Соңгы вакытта безнең татар егетләре уңган-булган, әдәпле татар кызларына карамыйча, гомерлек ярлары итеп урыс кызларын сайлый? Нигә икәне аңлашыла инде, татар кызлары әдәп саклап, тыйнаклык күрсәткәндә, алар бөркет кебек егетләребезне үзенеке итә дә куя. Татар егетенә башка милләт кызын мөселман итү тыелмаган анысы. Бу, киресенчә, хуплана гына. Ләкин марҗа кызын мөселман итү җиңел түгел, ул үзе сине тизрәк үз диненә тартып кертә, муеныңа «каз тәпие»н элеп куярга да озак сорамый.
Баулыда «Иволга» шифаханәсендә Ютазыдан бер хатын белән бергә ял иттек. Улы чуаш кызына өйләнгән. Никах укытканнар. «Мулла китүгә, муенына «каз тәпие»н элеп куйды», - дип, елап-­елап сөйләде. Башка милләт кызларының кайсысының баласына татар исеме кушып, мәчеткә барганы йә намаз укыганы бар? Минем, озын гомер юлы үтеп тә, андыйны күргәнем булмады. Кызганыч, без үз телебез, үз динебез белән хаклы рәвештә горурлана белмибез.

Беркөнне телевизордан Беренче каналдан бер тапшыру карап, телсез кала яздым. Анда исеме дә, фамилиясе дә татар булган бер табиб-гинеколог­ның чиркәүгә кереп чукынуын күрсәттеләр, аның үзенең моңа исе дә китмәде. Алып баручы гына аптырап кат-кат сораса да, «Бездә аерма юк!» - дип җавап бирде. Нишләп соң әле ул бөтен Казан, бөтен Татарстан, бөтен милләт өчен җавап бирә?! Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, бу табиб яман чирдән урысларның «бог»лары ярдәме белән терелгән икән. Ходайдан бирелгән гомерең бетсә, «бог» та, «чурт» та алып кала алмый инде ул. Үлемнән курыктым дип кенә динеңнән ваз кичәргә ярамый. Дөньяга килгән һәркем, Аллаһтан вакыт җиткәч, китәчәк. Без бу дөньяда кунак кына.

Икенче юлы Татарстан районнарының берсендә имам булып торган берәүнең кызының чиркәүгә кереп чукынганын күреп, йөрәгем туктый язган иде. Үз кызына иман байлыгы бирә алмаган мулланың боты бер тиен.
Төрле милләт халыклары белән бергә янәшә яшәгәч, аларның гореф-гадәтләрен алмый да булмыйдыр. Ләкин бу үзебезнең гасырлардан гасырларга килгән изге йолаларыбызны югалту хисабына бармасын иде. Элек хатын-кызга зиратның капкасыннан да атлап керергә ярамый иде. Хәзер курыкмый-тартынмый керәләр дә, кабер өстенә ятып, бүре кебек улыйлар, чәчәкләр ташыйлар, соңыннан аларны җыймыйлар да - зиратны чүплек базына әйләндерәләр. Бу чакта атаклы Рәсүл Гамзатовның сүзләре искә төшә. Ул: «Әти-әниләрегезне исән чакларында кадерләргә, яратырга, бәяләргә, аларга чәчәкләр бүләк итәргә кирәк. Үлгәннән соң аларның каберләрен чүпләргә кирәкми», - дигән иде. Хак сүзләр.

Озын сүзнең кыскасы, без - зур милләт. Горурлыгыбызны югалтмасак, киләчәктә дә шундый булырбыз, иншаллаһ. Тик моны балаларыбызга, оныкларыбызга кечкенәдән, бишектән үк сеңдерергә иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading