16+

Ул баласыз – үзе ятим

Җиһанга бар көченә аваз салып, сабыем туды. Тупырдап торган улымны күргәч, йөрәк түрендәге әле моңарчы сиздермәгән «яңа нокта» «дөп»елдәп куйды. Үземне ана итеп сизү тойгысы иде ул. Бала тудыру йорты тәрәзәсе артында барган мәшәкатьле, шау‑шулы тормыш бер мәлгә туктап калдымы, әллә минем уйларым «юылдымы», бөтен игътибарым шушы кечкенә генә җанга...

Ул баласыз – үзе ятим

Җиһанга бар көченә аваз салып, сабыем туды. Тупырдап торган улымны күргәч, йөрәк түрендәге әле моңарчы сиздермәгән «яңа нокта» «дөп»елдәп куйды. Үземне ана итеп сизү тойгысы иде ул. Бала тудыру йорты тәрәзәсе артында барган мәшәкатьле, шау‑шулы тормыш бер мәлгә туктап калдымы, әллә минем уйларым «юылдымы», бөтен игътибарым шушы кечкенә генә җанга...

Ниһаять, бала тудыру йорты, бала табу тулгаклары артта калды. Ак төенчеккә биләгән сабыем белән, яңа куанычлы мәшәкатьләр өстәп, өйгә кайттык. Кырык яктан кырык сорау килде дә басты алга. Янымда бөтерелеп йөрердәй әнием белән каенанам читтә, ирем миннән дә тәҗрибәсезрәк. Әле дә телефон заманы. Әнкәй үзенең бар белгәнен шуннан «диктовать» итә. Дөрес, шәфкать туташы бер‑ике атна өйгә килеп, кәгазь тутырып китте китүен. Шуннан соң күренгәне юк әле.

Әй, элгәре бишәр баланы ничек үстергәннәрдер, бишек янында ирем белән икәүләп бөтерелеп тә җитешеп булмый. Төнгелеккә «памперс» дигәне ярдәмгә килсә, көндез «ванна»дан чыгып булмый... Зарлануым түгел бу. Юк. Киресенчә, баланың кадере шушы борчу-мәшәкатьләре, һәр көнне күзгә күренеп үсүе, күрсәткән кечкенә һөнәрләре белән арта гына бара икән. Ләкин, кызганыч, бар анага да моны аңлау бирелмәгән шул...

Бала тудыру йортында сабыйларыбызны беренче тапкыр имезергә алып килгәч, бүлмәдәш хатын: «Юк! Имезмим дә, тотмыйм да, күрәсем дә килми», - дип, баласыннан баш тартты. Менә шунда миңа, үзе дә балалыктан чыгып кына килүче анага, тормыш яңа ягы белән ачылды. Ачы ягы белән...

Тәүге тапкыр әнисен күрергә, аның исен сизәргә, аңа дип төшкән сөтне туйганчы ашарга килгән нарасый, нәүмиз калып, ярты юлда кире борылды... Анасына үпкә белән елаган тавышы гына коридор буйлап яңгырап калды... Үз сабыйларыбызны да имезергә кирәк икәнлекне оныттык шул вакытта. Бүлмәдәге бала тоткан һәр ананың күзендә яшь. Һәркемгә читен, оят булып китте. Әйе, мин оялдым, шул нарасый алдында үземне нигәдер гаепле тойдым. Әйтерсең ул, елау аша, баласын кочаклаган һәр анага: «Мин синең балаңнан киммени? Без бит бер көндә тудык. Мин дә әни кочагында иркәләнер, бәхетле булыр өчен тудым. Нигә мине яратмыйлар, чит күрәләр?» - дия төсле. Үз сабыема караган саен, читенсенүем арта гына. Ул зарыгып көтеп алынган, кирәкле, кадерле... Ә теге нарасый - артык, кирәксез, чүп... Бер төндә, бер бүлмәдә дөньяга килгән ике сәламәт баланы ике төрле тормыш көтә. Берсен - бәхетле тулы гаилә, икенчесен - балалар йортының шыксыз ятимлеге...

Җитлекмичә туган баласы өчен ут йотып йөргән, көнен‑төнен Аллаһка ялварып утырган күрше бүлмәдәге хатын кереп:

- Аллаһ сиңа шундый зур бәхет, нигъмәт - сәламәт бала биргән, ничек син аның бүләгеннән баш тарта аласың? Ә башка мондый бүләк ясамаса? Үкенерсең, соң түгел әле, кире уйла! - дип басым ясарга, үгетләргә тырышса да, «ана» кеше «Әниләр һәм бәбиләр»дәгечә, бирешә торган булмады: үзен нык, горур тотты.

- Кияүдә түгелмен әле, бала белән мине кем алсын?! Яшәргә җирем дә юк, кеше өстендә генә торам! Кызганыч булса, үзеңә тәрбиягә ал! - дип кенә кычкырды ул.

- Җирәнәм синең ише хатыннардан! Бала күз яше төшәр әле башыңа, - дип, күз яшьләре белән каргап чыгып китте ана.

Бала табу йортыннан бергә чыктык без аның белән. Мине гаиләм, туганнарым чәчәк бәйләмнәре белән шау‑гөр килеп каршы алганда, ул ялгыз башын горур тотып, ишеккә юнәлде. Мин кыенлыкларга бирешмәдем, мин көчле, имеш. Әйе, ул көчле. Ничә айлар буе карыныңда тибенгән нарасыйдан баш тартыр өчен, чынлап та, зур көч кирәк. Ләкин ул көч аңа күңел тынычлыгы, бәхет китерерме соң? Ялгыз гына чыгып китүен күргәч, аңа булган нәфрәтем юкка чыкты. Юк, ул баланы ятим итмәде, ул баласыз - үзе ятим...

Фото: deita.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading