«Шәһри Казан» газетасы, чыга башлавыннан алып, күренекле шәхесләрне үзенә җыйды. Кемнәр генә эшләмәде яңа газета редакциясендә!
Барчасын санап тормыйча, халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовны әйтү дә җитәр кебек. Шагыйрьнең иҗаты татар дөньясында яхшы мәгълүм. Бу мәкаләмдә мин үзенчәлекле шагыйрьнең үзенчәлекле холкы турында сөйләмәкче булам.
...Мөдәррис Әгъләмов белән танышуым очраклы рәвештә килеп чыкты дисәм дә ярый. «Шәһри Казан» газетасында эшләргә килгәч, бүтән җирдә урын юк дип, мине аның бүлмәсенә утырттылар. Атаклы шагыйрьгә әдәбият бүлегендә аерым бүлмә бирелгән иде. Менә шулай даны киң таралган шагыйрь белән турыдан-туры аралашырга насыйп булды. Уңдым дип әйтәсем килә. Күп еллар газета-журналларда хезмәт куйган әдипнең үземә биргән киңәш-сабакларын һич онытасым юк.
Төрле һөнәр ияләре керә иде аның янына. Билгеле, иң күбе язучы-шагыйрь халкы йөри, чәчләренә чал кергән әдипләр дә сугыла безнең бүлмәгә, исемнәре яңгырамаган яшьләр дә. Шулай ук артистлар һәм җырчылар да урап узмый бүлмәбезне, араларында телевизорда ялтырап алганнары да булгалый... Сүзләре ни турындамы? Тора-бара мин шуны абайладым: күбесе тормышта очраган авырлыклардан зарлана иде. Әлбәттә, үзләрен борчыган кыенлыклар да төрледән. Әйтик, җырчы:
- Гастрольдән акча җыеп алып кайта алмадым, халык йөрми концертка. Анда җыр кайгысымы хәзер, очын-очка ялгауны уйлап, башын салындырган кеше. Өйгә кайткач шуны сөйләгән идем - хатынның ишетәсе дә килми... - дип аптырап сөйли. Гаҗәпләнмәгез, узган гасырның кризислар белән интектергән туксанынчы еллар ахыры бу.
Ә менә яшь шагыйрь кайсыдыр журнал редакторына тирән рәнҗүен белдерергә кергән:
- Ник боера ул миңа? Редактор булдым дигәч тә! Миңа, шагыйрьгә, әмер бирергә хакы юк аның, мин ирекле шәхес ич!
Яңа спектакльдә роль бирмәүләренә сыкранып алган театр артистлары да еш күренгәләде...
Мөдәррис абый барысын да бирелеп тыңлый иде. Ничек түземлеге җиткәндер аның. Әле бит һәрберсенә, тынычландырырдай, сүзен дә таба...
Әйе, үзенчәлекле шигырьләр авторы кешене тыңлый белә иде.
Килешерсез, үзенә бер төрле сәләт дисәң дә ярый аны. Без бит үзебезне генә ишеттерергә тырышабыз: шаулыйбыз-даулыйбыз, бүтәннәрне уздырырга тырышып кычкырабыз да хәтта. Әмма кешене тыңларга теләмибез. Кешене ишетә белү... Безнең заманда сирәк очрый торган тансык сый кебек күренә ул күркәм сыйфат миңа.
Мөдәррис Әгъләмов янына йөрүчеләр дә үзләрен ишетер дип, аңлар дип өметләнгәннәрдер, мөгаен. Күбесенең, аны хөрмәт итеп, Әкә, дип, Мөдәррис-Әкә, дип эндәшүләре истә.
Шулай да бер адәмне тыңлап та бетермичә куып чыгарды ул. Мондый хәлне бүтән күргәнем булмады, шуңа күрә яхшы хәтерлим аны.
Беркөнне бүлмәбезгә озын гына буйлы карт кеше килеп керде. Култык астына катыргыдан ясалган папка кыстырган үзе.
- Мин шигырьләр язган идем, сезнең бүлмәгә керергә куштылар, - диде ул.
- Шигырь иҗат иткәч, минем янга инде. Узыгыз, монда утырыгыз! - дип чакырды аны шагыйрь.
Бабай, пәлтәсен чишә-чишә, урындыкка килеп утырды. Шулчак аның күкрәгендә байтак кына орден-медальләр күренде.
- Әллә сез сугышта катнаштыгызмы? - дип сорады күршем, аның бүләкләренә ымлап.
- Әйе, сугыш ветераны мин. Әмма фронтка бармадым, - дип хәйләле елмаеп җавап бирде карт. Һәм шундук үзе турында сөйләргә кереште: - Минем кебек биек-таза егетләрне җыен юк-бар белән бутыйлармы инде! Военкоматта эчке эшләр комиссариатының аерым командасына җибәрделәр мине. Буем йөз сиксән биш сантиметр иде, үзем таза да әле. Син махсус командага лаек егет, диделәр. Теге юк-барны фронтка кудылар, аяк-кулларын өздереп кайттылар алар сугыштан. Ә мин башта округ штабын каравылладым. Асыллар гына хезмәт итә иде анда, генераллар йөри бит штабта. Аннары мине Бөгелмә төрмәсен сакларга күчерделәр... Анда сәяси тоткыннарны сакладык. Каты тәртиптә бастырып тоттык тегеләрне. Башларын күтәрергә ирек бирмәдек, менә болай кысып тота идек...
Төрмә сакчысы, үзенең катылыгын күрсәтергә теләпме, кулларын сузып, бармакларын тырпайткалап кыландыра ук башлады. Шулчак күршем:
- Мәгез тупланмагызны! - дип, аның сузылган кулына папкасын тоттырды. - Сезнең шигырьләрне безнең газетада бастыра алмыйм. Ишек - әнә!
Мөдәррис абый торып басты. Ул агарынган иде. Мактанчык адәм бүлмәдән чыгып киткәч, калтыранган кулы белән сигаретын чыгарды... Аның болай дулкынлануын минем күргәнем юк иде әле. Һәм бүлмәгә кергәнне тыңларга теләмичә борып чыгаруы да беренче тапкыр булды.
Комментарийлар