16+

Ул көн 30 август иде...

Хәтеремдә, ул көн 1990 елның 30 августы иде. Халкыбызның герой-патриот шагыйре Муса Җәлил тасвирлагандагы кебек, күк йөзен җиргә иелгән кургаш болытлар каплаган.

Хәтеремдә, ул көн 1990 елның 30 августы иде. Халкыбызның герой-патриот шагыйре Муса Җәлил тасвирлагандагы кебек, күк йөзен җиргә иелгән кургаш болытлар каплаган.

Казанның «Азатлык» мәйданына тупланган халык төркеме, кулларына ярымай төшерелгән әләмнәр, 1920 елда коммунистлар идеологиясе бүләк иткән Татарстан автономияле республикасының сәяси һәм икътисади череклеген раслаган, татар халкы бушка чит дәүләтләргә озаткан җир асты байлыкларына дөрес бәя биргән һәм 1552 елдан ук Явыз Иваннан башлап, бүгенгәчә Россиядә яшәүче халыкларның иреген бууларын исбатлаган транспарантлар тотып, Татарстан Югары Советы сессиясе барган идарә итү бинасы ишекләренә ыргылды. Бу вакытта тирә-яктан ярсып-көеп җыйналган халыкның телендә бары тик «Азатлык» һәм «Мөстәкыйльлек» сүзләре генә иде. 

Хәтеремдә, әйе, әйе, ул көн 1990 елның 30 августы иде. Ничектер, күк йөзендәге болытлар да бераз ачылып китте... Гүя бу вакытта җыйналганнар, барлык татар халкы, әйтерсең 440 ел йоклап ятып, яңа гына торып утырган бер нарасый сабыйны хәтерләтә иде. Әмма ул нарасый бик үзенчәлекле һәм нәни Апушы кебек түземле, инсафлы һәм намус-вөҗданлы да күренә иде. Гүя ул үзенең ватанпәрвәрләре – Мирсәет Солтангалиев һәм Гаяз Исхакыйлар кебек, дөреслеккә карау өчен, менә-менә аягына ныгытып басып атлап китәр шикелле тоела. Шул ныклы тәүге адымын ясау өчен гайрәтләнә иде. Шул ук вакытта аның гореф-гадәтләре, инде 1000 еллар буена якты, пакъ тарихы булуын, Кол Галиләре, Зыя Ярмәкиләре, Утыз Имәниләре, Салих Сәйдәшләре һәм Фәнис Яруллиннары булуын да искәртә иде. Моңлы үз Илһамнары, милли коштай Вафирәләре һәм герой канлы Газинурлары бу бөек халыкның мөһерен тагын да сафландыра, сокландыра иде. Әйе, әйе, гүя ул бу фани дөньяга дәррәү торып басып: «Мин дә Аллаһымның бер бәндәсе бит, кайчан үзем теләгәнчә яшәргә бирәсез инде!!!» – дип ялварып сөрән салырга тели иде.

...Уйларымны колонна янында ук ишетелгән тавыш бүлдерде. Борылып карасам, яныма «Шәһри Казан»ның хәбәрчесе (ахырдан «Ватаным Татарстан»да эшләде) Айрат Садыйк килеп баскан икән. 

– Нәрсә, коллега... өйдә ятып булмый дисеңме инде? Мин халкыбыз мәнфәгатьләре ягына бик күптәннән үзгәрә башладым, «ов», «ович»ларны фамилиямнән күптән сызып ташладым. Менә журналистикага, халыкка хезмәт итү уе белән энем дә килде әле.

– Үзеңә охшаганмы соң?

– Юк, минем шикелле юка түгел ул... озын, таза гәүдәле. Каләмен дә ару тибрәтергә охшаган. Әле монда «Аргамак»тан Ямаш Игәнәй дә йөри иде. Яр Чаллының милли хәрәкәт вәкилләре белән барлыгы 42 автобуска төялеп килгәннәр. Рәисләре Зиннур Әһлиуллин да биредә...

Бу вакытта халык төркеме дә, тынып калып, Югары Совет депутатлары Фәүзия Бәйрәмова һәм Марат Мөлековларның сессиянең тәнәфесендә чыгыш ясаган махсус мөрәҗәгатен тыңларга керешкән иде. Ниһаять, алар Республиканың Югары Советы сессиясе «Дәүләт суверенитеты» мәсьәләсен көн тәртибенә керткәнлеген хәбәр иттеләр. Хәбәрне ишетүгә, бар мәйдан халык белән тулды. Колакка тагын шул татлы һәм назлы «Азатлык» сүзләре чыңлап керә башлады. Әйе, бу сүзләр Явыз Иван явыннан соң, ничәмә-ничә тапкыр иреккә ыргылып караган халкыбыз риваятьләреннән, телдән телгә күчә барган Батырша һәм Тимерша качаклары авызыннан да чыкканга охшый иде. Әйе, дүрт гасырдан артык таш астында ятып тишеп чыккан чәчкә кебек, дәүләтле булу ничек татлы иде шул! Әнә бит, кайдандыр моңлы тальян да табып китерделәр. Казанлылар исә, республиканың шәһәр-районнарыннан мәйданга ашкынучыларга кайнар чәй һәм башка ризыклар алып килә башладылар. «Ашагыз, сыйланыгыз, балакайлар, «Азатлык» җиңел бирелми ул...»

...Алабуга Татар иҗтимагый үзәге рәисе Тәскирә ханым Шәрипова кат-кат сорагач, үзем белән алган радиоалгычымны ачып тыңлап карарга булдым. «Каһәре», – димен, аның автобус эчендә сөйләмәгәнлегенә ышангач. Сәвит системасы, имеш, ат башы хәтле «кыштырдавык» эшләгәннәр, моннан 100 метр арада булган вакыйгаларны да тыңлап булмый. 

Хәтеремдә, ул көнне 1990 елның 30 августы иде. Кичке 22 сәгать 45 минут. Татарстан Югары Советы, ниһаять, Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте, һәм ул тарихка алтын хәрефләр белән уелып язылды. «Дәүләт суверенитеты Татарстан Республикасының төп билгесе»нә әйләнде.

Рафис Заһидуллин, Алабуга.
Фото: tatarhistory.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading