16+

ВЕГЕТАРИАН

Пешергән ашларымны, үзем генә утырып, тыныч кына ашарга ярата башладым әле. Һәр ризыкның тәмен татып ашауга ни җитә! Бу гадәтем күптән түгел генә барлыкка килде. Инде җиде ел ит ашамыйм - вегетариан мин. Ит ашау сәламәтлеккә зыянлы дип саныйм. Әти белән әни башта бик кайгырды: ябыгыр, хәлсезләнер дип уйладылар бугай....

ВЕГЕТАРИАН

Пешергән ашларымны, үзем генә утырып, тыныч кына ашарга ярата башладым әле. Һәр ризыкның тәмен татып ашауга ни җитә! Бу гадәтем күптән түгел генә барлыкка килде. Инде җиде ел ит ашамыйм - вегетариан мин. Ит ашау сәламәтлеккә зыянлы дип саныйм. Әти белән әни башта бик кайгырды: ябыгыр, хәлсезләнер дип уйладылар бугай....

Пешергән ашларымны, үзем генә утырып, тыныч кына ашарга ярата башладым әле. Һәр ризыкның тәмен татып ашауга ни җитә! Бу гадәтем күптән түгел генә барлыкка килде. Инде җиде ел ит ашамыйм - вегетариан мин. Ит ашау сәламәтлеккә зыянлы дип саныйм.
Әти белән әни башта бик кайгырды: ябыгыр, хәлсезләнер дип уйладылар бугай. Башта үзем дә шулай куркып йөрдем, ләкин үз фикеремнән баш тартмадым. Бер ел элек анализлар бирергә туры килде. Анализларым бер дигән - шикәре дә, гемоглобины да!
Менә шулай яши бирәм, ә танышлар кайгыра-борчыла. Өстәл янына утыруым була, шундук миңа «һөҗүм» башлана:
- Бөтенләй ит ашамыйсыңмы? Тавык итендәме? Шулпасын гына булса да аша инде. Мин беркемгә дә әйтмәм...
Иң «яраткан» сорауларының берсе:
- Сиңа балык ашарга ярыймы соң?
Бу сорауга бер матур җавап уйлап таптым да гел шуны автомат-робот кебек кабатлыйм:
- Миңа теләсә нинди ризык ярый. Ит яратмыйм, шуңа ашамыйм, - дим. Бу җавап кына аларны канәгатьләндерми шикелле. Сөт ризыклары белән йомырка да ашамаганымны белгәч, алар тәмам аптырашка кала: йогурт, эремчек, сөтле чәй... Ничек бу «деликатес»ларсыз яшәргә мөмкин, дип башларын катыралар.
Элек төшке ашка эштәгеләр белән бергә йөри идем. Ләкин аларның бөтен сөйләшүе минем туклану турында булганга күрә, моннан биздем. Гел акланып утырасы килми бит инде.
- Салатның да җаны бар. Ник аны ашыйсың? - дип көлә иде алар. - Майонезда йомырка юкмыни? Ипигә дә йомырка кушалар. Итле борщ, солянка... Ничек инде рәхәтләнеп ашамыйсың боларны?! Тормышның иң тәмле мизгелләрен ычкындырасың бит син, җүләр!
Хәзер инде мин акыллы: яңа танышларыма ит ашамавым турында әйтмим.
- Бүген ит ашыйсым килми, рәхмәт, - дим дә котылам.
Аннары бу четерекле хәлдән менә шулай җиңел генә чыгуыма сөенеп куям.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading