16+

Яңа ел уңаеннан уйлану

Бирмеш елның һәрберсе дә Бер җәнлеккә аталган. Кайсы аттан, кайсы эттән Һәм дуңгыздан ат алган. Җәнлек-җанвар арасында Кешегә яшәү кыен. Гүя бу яшәү дә түгел, Үзенә күрә бер уен. Ат елында җигелеп, тартып, Аттан артык эшлибез. Эт елында һау-һау килеп, Арттан барып тешлибез. Ә Еланда елышабыз Иң-иң җылы урынга. Юлбарыста...

Бирмеш елның һәрберсе дә

Бер җәнлеккә аталган.

Кайсы аттан, кайсы эттән

Һәм дуңгыздан ат алган.

Җәнлек-җанвар арасында

Кешегә яшәү кыен.

Гүя бу яшәү дә түгел,

Үзенә күрә бер уен.

Ат елында җигелеп, тартып,

Аттан артык эшлибез.

Эт елында һау-һау килеп,

Арттан барып тешлибез.

Ә Еланда елышабыз

Иң-иң җылы урынга.

Юлбарыста - гайрәтле без,

Куркак - Куян елында.

Әтәчтә әтәчләнәбез,

Гүя кикрик чыккан.

Кәҗәдә кәҗәләнергә

Менә дигән җай чыккан.

Аждаһада ни эшләргә

Аптырашып торабыз.

Дию пәрие булырга

Берәр хәйлә корабыз.

Дуңгыз килгәч, сөенәбез -

Дуңгызлык бар һәркемдә.

Бер ел җитми дә калачак,

Әгәр бүлсәң һәр көнгә.

Ә Үгездә сөзешәбез,

Мөгез булса-булмаса.

Маймылланабыз туйганчы

Нәкъ үзебез ләбаса.

Тычкан килсә, куркышабыз:

Алда безне ни көтә?

Ярыкларга посарбызмы,

Япмаслармы читлеккә?

Песи тотып ашамасмы,

Койрыклардан каптырып?

Шул хакта уйлыйбыз менә

Куркудан дер калтырап.

Бу җәнлек-җанвар елыннан

Безгә нинди файда соң?

Кешечә яшисе килә

Кеше елы кайда син?!

Йолдыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading